БТИҮнең* бетүе

БТИҮнең* бетүе

10нчы июнь көнне Татарстан Югары суды Бөтентатар иҗтимагый үзәге* экстремистик оешма буларак эшчәнлеген туктатырга тиеш дигән карар чыгарды. Шуңа өстәп, оешма федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы буенча ясатылган экспертиза бәясен – 858 734 сумны да түләргә тиеш була.

Тема белән таныш кешеләр өчен үзәкне юкка чыгару карары бер дә көтелмәгән булмады. БТИҮгә* ачыктан-ачык кабер казу бер елдан артык бара инде. Татарстан прокуратурасы 2021нче елның гыйнварында иҗтимагый үзәкне экстремистик дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап, Татарстан Югары судына мөрәҗәгать иткән иде. Янәсе үзәкнең «эшчәнлеге гамәлдәге законнарга каршы килә торган һәм экстремистик характерда, бу Русия Федерациясенең конституциячел төзелеше нигезләренә, аның территориясенең бөтенлегенә, дәүләт һәм җәмгыять иминлегенә, кеше һәм гражданнарның хокукы һәм ирегенә, шәхесенә, сәламәтлегенә куркыныч тудыра» – прокуратура дәгъвасында шулай диелгән. Суд барышы турында газетабызда даими язып тордык. Татарстан прокурорының 2021нче елның 17нче октябрендә чыгарган карары нигезендә, Русия Юстиция министрлыгы «экстремистик эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә» БТИҮнең* эшчәнлеген туктатып торды. Шуннан соң үзәк турында язганда махсус тамга куя башлаган идек инде. БТИҮ* рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт аңлатканча, хәзер карарның анысы гамәлдән чыгарыла, ә 10нчы июнь карары «кичекмәстән үз көченә керә» диелгән, шулай да югары инстанцияләргә шикаять итү мөмкинлеге кала.

Узган җомгадагы суд утырышында БТИҮ* рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм адвокат Алексей Златкин катнашты, башка кешене залга кертмәделәр (үзәк рәисе Фәрит Зәкиев апрельдә өйләнеп, хатыны белән бергә Төркиягә күченеп китте). Мәхкәмә былтыр җәй кабат экспертиза билгеләгән иде, аның нәтиҗәләре күптән түгел генә әзер булды. Федераль экспертлар БТИҮ*нең Юстиция министрлыгында теркәлгән уставын, 2019нчы елда Хәтер көнендә ясалган чыгышларны, 2020нче елның 20нче февралендә конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын тикшереп, БТИҮ* эшчәнлеге Татарстанның Русиядән аерылып чыгуын пропагандалый дип тапкан. 43 биттән торган экспертиза 858 мең сумга төшкән. Аерым алганда, федераль экспертлар үзәк эшчәнлеге «урысларга карата тискәре мөнәсәбәт тудыра», «урыслар татар/мөселманнарны коллыкка алган һәм җирләрен яулап алган дигән социаль стереотип булдыра», «урысларга каршы көрәшкә әзер булырга чакыра» дигән фикергә килгәннәр. Шул ук вакытта кешенең милләтенә, диненә карап өстенлеккә ия булуны пропагандалау ачыкланмаган, диелә. Адвокат Алексей Златкин нәтиҗә белән килешмичә, бу федераль экспертизага икенче бер эксперт тарафыннан ясалган рецензиянең килеп җитәргә өлгермәве турында әйтеп, суд утырышын кичектерүне сораган иде. «Илдәге сәясәткә карата әйтелгән шәхси фикер экстремизм буларак бәяләнә алмый», – дип әйтеп карады ул. Ләкин судья утырышны кичектерүне кирәк дип тапмады, карарны шушы көнне үк чыгарды.

Иҗтимагый оешманы ябып кына калмадылар, федераль казнага зур суммада акча түләтү карары да чыгардылар бит әле. Судтан соң Галишан Нуриәхмәттән БТИҮнең* 858 мең сумны каян алып түләргә җыенуы турында сораштык. «Аны берничек тә түләп булмый. Беренчедән, Татар иҗтимагый үзәгенең* банкта хисабы юк. Икенчедән, бернинди мөлкәте дә калмады, чөнки берничә мәртәбә офиска килеп, төяп алып чыгып киттеләр. Оешма әгъзаларыннан алачаклар дияр идең, үзәктә рәсми рәвештә әгъзалык та юк иде», – диде ул.

«ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘКНЕ ТҮГЕЛ, ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕГЕН ХӨКЕМ ИТҮ»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова өчен дә Татарстан Югары суды карары көтелмәгән булмаган. «Һәрхәлдә без, милли хәрәкәт активистлары, бик тырышып карадык. Мин үзем «бу бит – Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән иң борынгы оешмабыз, аны саклап калырга кирәк» дип бик күп җирләргә мөрәҗәгать иттем, Миңнехановка да хат яздым. Әмма Татарстан җитәкчеләре Татар иҗтимагый үзәген* сакларга тырышмадылар. Әгәр тырышсалар, саклап кала алалар иде, чөнки БТИҮ*не экстремистик дип әйтерлек бер әйбер дә юк. Бу бик ямьсез, бик куркыныч карар. Моның артыннан Татарстанга да шушы хәл килергә мөмкин, чөнки Татарстан барыбер Конституциясендә дәүләт дип атала. Менә шушы «дәүләт» дигән сүзне әйтергә ярамый хәзер. Шушы сүзне хәтта минем «Һиҗрәт» романыннан чүпләп чыктылар Татарстан китап нәшриятында. «Дәүләт» дигән сүзне әйткән өчен, иҗтимагый үзәкне яптылар, Татарстанның үзен дә шушы сәбәп белән ябарга мөмкиннәр.

БТИҮнең* әһәмияте турында күп язылды, аерым китаплар да чыкты, мин дә мәкаләләремдә әйттем. Кабатлап әйтәм: Татарстанның бүгенге Татарстан булуының башында БТИҮ* тора. Татар иҗтимагый үзәге* корылтайларында Татарстанның статусын күтәрү, ягъни автономиядән союздаш республикага күчү мәсьәләсе куелды. Без шулай дип йөргән арада, Советлар Союзы таралды да союздаш республика дигән мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калды, суверенитет сүзе килеп чыкты. Мин аны бәйсезлек, мөстәкыйльлек дидем. Татар иҗтимагый үзәгенең* тырышлыгы белән, 90нчы елны декларация кабул ителде. Татар иҗтимагый үзәгеннән* күрсәтелгән һәм Югары Советка үткән депутатлар – мин, Марат Мөлеков һәм башка депутатлар якладык бу декларацияне. 1992нче елда референдумны тулысы белән диярлек ТИҮ* ерып чыкты, милли хәрәкәт аның артыннан барды. Бер яктан Татарстан җитәкчелеге булса, икенче яктан иң күп эшне милли хәрәкәт эшләде, өй саен йөрделәр. Конституция мәсьәләсен дә ТИҮ* күтәреп чыкты, безнең проектлардан да бик күп әйберләр алдылар. Мин Татар иҗтимагый үзәге* дигәндә, бөтен милли хәрәкәтне күрәм. Без мәйданнарда бергә идек. Шуңа күрә 30 елда милләт өчен нәрсәдер эшләдек дип санап китәбез икән, Татар иҗтимагый үзәге*, милли хәрәкәт аның башында торды. Менә хәзер шуларны хөкем иттеләр. Татар иҗтимагый үзәген* түгел, Татарстанның бәйсезлеген, татар халкының иреккә хокукын хөкем иттеләр. Менә шушылай булачак, дип, шуны башкаларга да күрсәттеләр.

Алга таба Русиянең үзенә дә шушы хөкем килергә мөмкин. Без хәзер ил белән утлы упкын өстеннән барабыз. Теге якта безне нәрсә көтә – беркем белми. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Барыбер көрәшне дәвам итәргә кирәк, чөнки хаклык безнең якта. Безнең татар милләтенең ирекле булырга да, дәүләт тотарга да хокукы бар. Без бит әле исән: милләт исән, лидерлар исән, безнең 30 еллык тәҗрибәбез бар, төрле юллар табып сүзебезне әйтәбез. Соңгы татарга хәтле хокукларыбыз өчен көрәшергә кирәк. Ә без әле соңгы түгел, без миллионлаган, үзебезнең көчебезне белик. Башны балта астына куярга ярамый, үзебезнең вакытны көтеп торыйк. Бу суд – әле соңгы суд түгел. Әле Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм тарих хөкеме бар», – дип фикере белән уртаклашты ул.

«БӘЛКИ, БАШКА ЮЛНЫ САЙЛАРГА ЭТӘРГЕЧ БУЛЫР»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та әлеге карарга аптырамаган, хәзер Русиядә барган сәяси үсешнең юнәлеше шушындый гына булырга мөмкин, ди. «Моңа охшаш вакыйгалар булды. Мәсәлән, Башкортстанда «Башкорт»** дигән оешманы ябып куйдылар. Шуңа күрә мин моны хәзер бара торган процессның чагылышы, дим. Димәк, татарлар өчен мондый сәяси юлдан бара торган оешмалар хәзер гомумән мөмкин түгел дигән сүз, алга таба башка төрле юлларны уйларга кирәк булачак.

Мин татар иҗтимагый үзәгенең* иң башында торып эшләгән кеше буларак әйтә алам: аның башкарган эшләре Татарстанның суверенлыгы белән бергә бәйләнеп барды һәм Татарстан суверенитетын барлыкка китерүдә ТИҮнең* өлеше зур булды. Ул иң алдынгы һәм төп оешма дип әйтсәк тә була, чөнки Татарстан сәяси элитасын да шул якка этәрә алды. Оешма сәяси генә түгел, бик күп мәдәни эшләрне дә башкарды. Мәдәният, тел, мәгарифнең үсеш программаларын барысын да ТИҮ* булдырды. Минем уйлап караганым бар: Татарстанның суверенитет юлына басканнан соң беренче ун ел эчендә татарны үстерү буенча эшләгән эшләре барысы да ТИҮнең* программасын тормышка ашыру юлыннан барды. Вазгыять 2005нче еллардан соң гына үзгәрә башлады. Ул вакытка ТИҮнең* башта кабул ителгән программалары тулысынча үтәлгән иде инде. Хәтер көнен билгеләп үтүне дә 1989нчы елда татар иҗтимагый үзәге* башлап җибәрде. Иң беренче карарны кабул иткәндә мин анда рәис идем, бик яхшы хәтерлим. Безне райкомга чакырып, дөрес эшләмисез, дип, тыеп та маташтылар. Ләкин ул барыбер үтте һәм шул заманнан бирле эшен дәвам итте.

Билгеле, мондый оешманың юкка чыгуы бик кызганыч. Әмма ТИҮ* үзенең функциясен инде башкарып чыккан иде. Ул соңгы дәвердә күбрәк картлар җыенына әйләнеп калды, яшьләр аз иде, шуңа күрә мин моны әллә ни кызганыч вакыйга дип санамыйм, бәлки, татарга башка юлны сайлап алуга бер этәргеч булыр, милләт яңа типтагы оешмаларга күчәргә кирәклеген аңлый башлар, дип уйлыйм», – дип сөйләде Дамир Исхаков.

БТИҮ* – Татарстан Югары судының 10нчы июньдә чыгарган карары нигезендә, экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылды һәм эшчәнлеген туктату карары кабул ителде.

«Башкорт»** – 2020нче елда экстремистик оешма дип табылды һәм Русиядә эшчәнлеге тыелды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии