Мин «коммунизм»да яшәдем

Безгә – сугыш чоры балаларына төрле-төрле чорларда яшәргә туры килде. Социализм төзедек һәм шул чорда яшәдек. Яңа чорны – коммунизмны төзи генә башлаган идек, СССР дигән ил таралды да, без тагын бер яңа чорга күчтек. Ил башында утырган «коммунистлар» икенче партия ясап, бөтен илнең байлыгын кулларына төшереп, бер елда берничә йөз миллион акча эшләп, оялмыйча, халык алдында матур итеп сөйләнәләр. Без дә эшсез тормыйбыз, эшлибез. Тик без эшләгән бер еллык хезмәт хакы 100 меңгә дә җитеп бетми. Бала вакытта безгә, коммунизм төзеп бетергәч, акчаның кирәге калмый, диләр иде. Мин бит «коммунизм» чорында яшәдем, шул вакытларны язып үтим әле.

Олы апам колхоз фермасында сарыклар үстерә. Комсомолка. Кичләрен клубка комсомол укуларына йөри. Апрель ае башланды. Миңа 4-5 яшь. Бер көнне апам калын, шома тышлы китап тотып кайтты. Китапның тышлыгында дүрт баш рәсеме ясалган. Башка рәсемнәр юк. Мине күбрәк рәсемнәр кызыксындыра. Рәсеме дә булмагач, апама сораулар бирә башладым. «Бу нинди китап?» «Шушы китапны укып чыккач, чын комсомол яки коммунист буласың», – ди. «Кайчан коммунизм була?» – дим. «Кайчан һәрбер кешенең аягына кияргә чабатасы, ыштаны, чалбары, ашарга үз кашыгы, тәлинкәсе, чәй эчәргә стаканы була – шул вакытта», – дип җавап бирә апа. Мине аның бу җаваплары гына канәгатьләндермәде, күзләремне зур ачып: «Ә ул вакытта ипи дә булырмы?» – дип сорадым. Минем сорауларым апаны алҗытты ахрысы: «Син инде болай да коммунизмда яшисең бит. Синең өстендә «коммунизм» күлмәге», – дип, сүзне туктатты. Өстемдә, чынлап та, кызлар кия торган күлмәк иде. Менә бит, мин теге күлмәк тузганчы «коммунизм» чорында яшәгәнмен икән.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии