Гыйбрәтле хәлләр

Һәр иртәдә, нинди һава торышы булуына карамастан, балалар бакчасына бара торган юлда шактый өлкән яшьтәге Садыйк белән очрашам мин. Икебез дә изге юлда, нәселебез дәвамчыларын хәлчә тәрбия кылырга тырышабыз. Ләкин күңелемә тигән бер начар гадәте бар Садыйкның. Оныгы белән русча гына сөйләшә, ә минем кисәтүләремә игътибар да итми. Әңгәмәсе катнаш телдә аның. Синең ни эшең бар, дип кенә җибәрә. Пыр тузып китми, һәрвакыт тыныч кала. Ана телебезнең хәлен аңласа да, гел үзенчә. Тагын икенче килешмәгән ягы бар: оныгы янында тәмәкесен көйрәтә. Тиргә, тиргәмә, ун яшемнән бирле тартам инде мин, ди. Балалар янында тәмәке тарту тыелган, дигәнемә, әнә япь-яшь аналар авызында да сигарет дип, үзе дә әрнеп куя.

Газетага язам, дип әйткәнемә, яз, яз, фамилиямне генә белгертмә, диде. Хәзерге чорда газета укучыларның күплеген белә ул.

Җөрьәт итеп язып карадым. Садыйк белдергәнчә, гыйбрәт алырлар бәлки яшьләр. Кешенең шәхси тормышына кагылырга ярамаса да, язылды инде, хәерле булсын.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии