«Әти янына китәм, үләм», – дип куркыта»

«Әти янына китәм, үләм», – дип куркыта»

– Менә шулай идәндә яшәп ята инде бу бала, – дип каршы алды безне Тәнзилә апа. – Кич белән караватына менгезәбез. Тән тартышуы бик көчле. Караватыннан егылып, аяк-кулларын сындырып бетермәсен, дибез…

Арчада яшәүче Гөлия Гайфетдинованың авыруы турында узган ел бер язган идек инде («Мин кайчан тереләм инде, әни?» БГ. 2020. №08. 26 февраль). Кызда һаман үзгәрешләр күренми. Аннан бигрәк, аның хәлен яхшыртуга адым да ясалмаган, чөнки кирәкле сумманы әле дә җыеп бетерә алмый Гайфетдиновлар гаиләсе. «Безнең гәҗит» укучылары битараф калмас, Рамазан аенда ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Зинһар ярдәм итегез», – дип шалтыратты безгә Гөлиянең әнисе Тәнзилә апа.

28 яшьлек Гөлиянең үзәк нерв системасына бик нык зыян килгән. Шуның нәтиҗәсендә, ул бүген йөри дә, юньләп сөйләшә дә алмый. Таң туганнан алып кара төнгәчә дүрт диварлы фатир идәнендә ятарга мәҗбүр ул. Анысына гына түзәр, тик алтышар сәгатькә сузыла торган тән тартышуы башланса…

– Туганда ук авырып туды, тик 11 яшенә кадәр йөрде әле ул. Бүгенгедәй хәтерлим: мин өй җыештырганда баскычтан чабып менә дә, тиз генә чабып төшә иде. Аннары тез буыннары авырта башлады, соңыннан бөтенләй йөрмәс булды, – дип сөйли Тәнзилә апа, бугазына килеп төртелгән төерне йотмакчы булып. – Өстәвенә, ике эпилепсия учагы да бар анда. Кызымның нигә шулай кинәт авырып китүен берәү дә аңлата алмый.

Гөлияне Мәскәү клиникасына да алып барган Тәнзилә апа. Кыз тикшеренү узган, әмма авыруына дәва табылмаган. Шуннан соң Тәнзилә апа Германиядәге бер клиникага хат юллаган. Анда исә Гөлияне кабул итәргә әзерләр, әмма дәвалау курслары кыйммәт. Авырлыкка тарыган әлеге гаиләдән ике миллионга якын акча сорыйлар. Ә бу сумманы бер Тәнзилә апа гына күтәрә алмый.

– Ирем 1994нче елда ук үлде. Ул чакта Гөлиямә 2 яшь иде. Ярый әле олы кызым Айгөлем бар, ул гел янымда, ярдәм итеп тора. Узган ел Рамазан аенда акча җыя башлаган идек, быелгача бер миллионга якыны җыелды. Әмма тагын бер миллион сум җитми. Аннан соң яшәү, бару-кайту чыгымнары да зур. Шул сумма җыелгач ук, Германиягә китәчәкбез. Паспортларны узган ел ук әзерләп куйган идем инде, – дип сөйли ана.

Гөлия – тормышны ярата торган кыз. Өстәвенә, бик көчле дә әле. Күкрәгенең сул як чите авырта башлагач, ул өстенә ябылган юрганының бер башын каты итеп кыса да, авыртуга түзә… Алтышар сәгать бертуктамый тәне тартышса да, тешен кысып түзә, әмма беркайчан да үз хәленнән зарланмый.

– «Әнием, бүген көн кояшлымы?», «Бүген яңгыр ява, ахры?» – кызымның иртәсе шулай башлана. Айгөлнең ял көне булса, Гөлияне күтәреп урамга һава суларга алып чыгып керә. Хәзер үзем бик бетерештем инде. 62не тутырдым. Дарулар эчәм, шикәрем дә югары, башым да әйләнә… Кая китсен инде бу уйланулар, хафаланулар дим. Бер утырып торам да, нигә болай булды дип сорау бирәм. Аннары бөтенләй урыныннан тора алмаган балаларга карап куям да, Аллаһка шөкер, Гөлия үзен тота ала, аңлый һәм сөйләшкәли әле дип куям. Ул үзе дә Аллаһтан сорый, тизрәк терелим, дип ялвара. Кайчак бик авыртканда: «Әти янына китәрмен әле», – дип безне куркуга да сала.

Бәла аяк астыннан түгел, кеше башыннан йөри. Беркемнең тормыш букчасы буш булмаса да, Гайфетдиновлар гаиләсенә кайгы капчыгы белән килә. Узган елны Тәнзилә апа аяктан егылып, коронавирус белән авырый. «21 көн буе урын өстендә яттым», – ди ана. Ул терелдем генә дигәндә, Гөлиянең тән температурасы күтәрелеп, берничә көн төшми интектерә. «Үпкәсенә төшсә харап була дип куркып йөрдем инде», – ди Тәнзилә апа.

– Яшермим, зарланган вакытларым да булгалый. Кеше бәхетеннән көнләшмәсәм дә, тулы бәхетле кешеләргә бүтән төрле карыйм. Тигезлектә яшисең, балаларың сау-сәламәт икән – моннан да кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин ди? Бу балам үз тормышлы булса, миңа бермә-бер җиңелрәк булыр иде, – ди Тәнзилә апа. – Телевизордан ятим балалар турында еш ишетәбез. Үз балаңны ничек ташлап калдырасың? Нинди булса да, ул синеке. Алар бит наз ярата. Гөлиям булмаса, тормышымның яме булмас иде.

Быел ничек тә Германиягә китәрбез дигән теләк белән яна Тәнзилә апа. Акча гына җыелып бетсен. Кешедән теләнергә яратмаса да, үз кызын аякка бастыру һәм аны бу коточкыч авырулардан азат итү теләге зуррак анда.

– Германиягә килгәч, вертолет белән килеп алырга җыеналар. Белмим, барып җитә алырбызмы. Кайбер кеше 4 миллион сумны да бер көндә җыя. Безнең бәхетебез йозаклангандыр инде, безгә җиңел акча керми, күрәсең.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр яхшылыклар кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз», – дигән. Тамчыдан күл җыела, диләр. Игелек кылыйк, бу яхшылыкларыбыз үзебезгә үк әйләнеп кайтыр. Кулыгыздан килгәнчә матди ярдәм күрсәтергә теләсәгез, Тәнзилә апаның телефон номеры: 89172827746.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы: 2202 2008 2970 4160

Ак барс банк картасы: 4244 3684 1234 8459 (Карта номерлары Тәнзилә Гайфетдинова исемендә)

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии