Фаҗигале мәхәббәтләр

Төрки халыклар арасында борынгыдан таралган хикәят – Таһир белән Зөһрә турында мин яшь чакта кинофильм чыгарылган иде. Аның эчтәлеген бүген дә хәтерлим. Зөһрә – хан кызы, ул гашыйк булган Таһир атлы гади кеше. Хан кызын кияүгә икенче бер зур түрәгә бирмәкче. Әмма кызы ризалашмый, мәхәббәтенә тугры була. Хан, кызып китеп, кызына нык итеп суга һәм кыз үлә. Бу вакытта Таһирны сак астында төрмәгә алып китеп барган булалар. Шулчак асрау кыз: «Таһир, хан Зөһрәне үтерде», – дип кычкыра. Моны ишеткәч, егет үзен алып барган сакчының сөңгесен ала да үзенә кадый. Шулай итеп, бу мәхәббәт фаҗига белән тәмамлана.

Икенче шундый аянычлы мәхәббәт турындагы риваять безнең замангача борынгы татар әдәбияты аша килеп җитте. Ул «Фәрхәт һәм Ширин» хикәяте. Аны күпләр белә торгандыр, шуңа күрә тәфсилләп сөйләп тормыйм.

Инде Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын алыйк. Ул моннан йөз ел элек язылса да, һаман сәхнәдән төшми. Галиябану белән Хәлил мәхәббәте безнең көннәрдә дә күпләрне сокландыра. Галиябану бу авылда иң чибәр кыз була. Аңа авыл бае Исмәгыйльнең күзе төшә. Үз максатына ирешү өчен ул Хәлилне үтерүгә кадәр барып җитә. Галиябануның егетенең үле гәүдәсе янында елаганын дулкынланмыйча карау мөмкин түгел. Бу драма турында рецензияләр күп язылган, мин мәшһүр язучыбыз Туфан Миңнуллинның язганын гына китерәм: «Галиябану яшь кыз булып калыр гомергә, Хәлилне бабай димәсләр бер дә».

Шулай фаҗигале тәмамланган тагын бер мәхәббәт – Фатих Кәрим белән Кадрия арасында булганы. Фатих Кәрим – узган гасырның 30-40нчы елларында танылган шагыйрь. Аны 1939нчы елда, Сталинның шәхес культы котырган чорда ялган яла белән кулга алалар һәм озак кына төрмәдә тотканнан соң үлем баржасына ябып, диңгезгә озаталар. Аңа бер иптәше белән качарга форсат чыга һәм ул 1942нче елда Казанга кайтып, үзен аклата ала. Шагыйрьне фронтка озаталар. Нәкъ шул чорда аның иҗаты чәчәк ата: яугир-шагыйрь сугыш тынып торган араларда, окоп төбенә утырып, автомат прикладына кәгазен куеп, шигырьләр, поэмалар һәм проза әсәрләре яза. Хатыны Кадрия аларны типографиядә бастырып чыгаруга ирешә. Ир белән хатын бер-берсенә мәхәббәт хатлары языша. Аларның һәрберсе гүзәл эчтәлекле. Ә инде Кадриянең Фатихка язган соңгы хаты «Адресат выбыл» дигән тамга белән кире кайта. Ф. Кәрим 1945нче елның апрелендә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була. Кадрия бу хатны ачып укырга үзендә көч тапмый, һәм ул шул укылмаган килеш безнең көннәргәчә килеп җитә.

Фатих Кәрим бәләбәйлеләр өчен үз кеше: ул узган гасырның егерменче елларында Бәләбәйдә педтехникумында укый. Анда аның тәүге шигырьләре языла. 1997нче елда бездә Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия булдырылды, ул дүрт телдә – татар, башкорт, рус, чуваш телләрендә иҗат итүче әдипләргә бирелә.

Тагын шундый аянычлы бер мәхәббәт шагыйрь Хәсән Туфан белән аның хатыны Луиза арасында була. Шагыйрьне милләтчелектә гаепләп, 1940нчы елда төрмәгә ябалар. Луиза аның хәлен җиңеләйтү өчен бик күп тырыша. Эшеннән куылгач, акчасызлыктан интегеп, донор була һәм канын биреп тапкан шул акчага ризык алып, Хәсәнгә төрмәгә илтә. Шагыйрьгә язарга рөхсәт ителми, каләм һәм кәгазь бирү тыела – менә нинди мәгънәсезлекләр була ул елларда. Новосибирск өлкәсенә мәңгелеккә сөргенгә җибәрелгән шагыйрьне 1956нчы елда, Сталин үлгәннән соң гына, тулысынча аклап, азат итәләр. Ул кайта, ләкин инде Луиза үлгән була. Хәсән Туфан бу турыда:

«Кайттым.

– Бусы алкалары,

Бусы – кабере… – диделәр.

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул… дисәләр», – дип яза.

Безнең көннәрдә булган тагын бер фаҗигале мәхәббәт – Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева арасындагы кайнар хисләр. Алар икесе дә бик популяр җырчылар, Хәйдәр хәтта чит илләрдә дә опера җырчысы буларак дан казана. Ләкин аяусыз чир аны яшь килеш аяктан ега. Зөһрә ирен терелтү өчен бөтен юлларны куллана, тик көчсез булып кала. Хәйдәрнең үлеме аны шулкадәр тетрәндерә ки, ул өч ел буена сәхнәгә чыга алмый – каты авырый. Бераз хәл алгач, Хәйдәрнең фонограммаларын җыю, аларны халыкка җиткерү белән мәшгуль була.

Югарыда бәян ителгән чын мәхәббәтләр безнең көннәрдә дә күпләргә үрнәк, илһам көче булырга мөмкин.

Журналистика ветераны Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан республикасы, Бәләбәй шәһәре

Комментарии