- 15.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1965нче елның 9нчы мае. Без, ул вакытта югары класс укучылары, бөтен мәктәп белән Күзкәй авылының клубы алдындагы мәйданда, митингта. Сугыш беткәннән соң 20 ел үткәч 9 Май ял көне һәм бәйрәм көн дип игълан ителгән иде. Клуб дигәне авылның, 30нчы елларда манарасын кисеп, бераз үзгәртелгән, элеккеге 3нче мәхәллә мәчете иде.
Митинг Бөек Җиңүнең 20 еллыгына багышланып, анда ораторларның, Совет Армиясенең Бөек Җиңүләренә багышланган ялкынлы чыгышларыннан соң, сугышта һәлак булган якташларыбызга багышлап төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Һәйкәл шул еллардагы стильдә, кирпечтән салынып, соры төскә буялган, өске өлеше дүрт яклы пирамида формасында, өлешендә сугышта югалган авылдашларыбызның исемлеге беркетелгән иде.
Тантаналардан соң, Бөек Җиңүгә иң зур өлеш керткән һәм иң зур корбаннар китергән Бөек урыс халкына һәм көнбатыш өлкәләрдәге немец илбасарлары астында интегүләренә карамастан, аларга каршы батырларча көрәшкән белорус һәм украина халыкларына күңелдән рәхмәтләр укып, татар халкының да әлеге җиңүгә әз генә булса да үзенең өлешен керткән булуына сөенеп һәм горурлык хисләре кичереп, транспарантлар һәм флаглар күтәреп, мәктәпкә кадәр колонна белән үттек.
Ул еллардагы безнең, совет сәяси идеологиясе белән сугарылган әдәби китаплардан, тарих дәреслекләреннән чыгып формалашкан үзаң, фикер йөртү дәрәҗәсе шундыйрак иде. Бу тантаналарда Бөек җиңүне күпмедер дәрәҗәдә якынайткан үзебезнең авылдашлар турында сүз артык бармады, алар әлеге тантанада катнашмадылар да.
Сугыштан әйләнеп кайтканнарның күбесе әле исән, чагыштырмача яшь иделәр – 40-50-60 тирәләре. Күпчелек ирләрнең сугышта катнашкан булуы гадәти хәл булгангамы, ул вакытта берәү дә күкрәк сугып, мин шунда булдым, дип тавышланмады. Бары тик сугыш инвалидлары гына, очраганда, үзләренең тышкы кыяфәтләре белән узган сугышны хәтергә төшерәләр иде. Алар аз түгел иде, безнең урамда гына да сул яктагы күрше Насифуллин Мәлик абый агач аяк һәм култык таяклары белән, уң якта берничә өй аркылы Салихов Хәмәтнең бер аягы юк, алардан ерак түгел кулсыз Галимҗан, алардан соң Ярулла абый (фамилияләре истә түгел, танкта янган, бит һәм муен тиреләре янып, ул кеше танымаслык хәлгә килгән иде).
Бүген инде бу кешеләрнең берсе дә исән түгел. Аларны тиешенчә хөрмәт итүче дә, җиңү көне белән котлаучы да булмады, алар президиумнарда да утырмадылар.
1965нче елда 9 Майны бәйрәм көне дип игълан итүне дә фронтовиклар мәнфәгатеннән чыгып эшләнде, дип әйтмәс идем, сугыштан соң үсеп килгән, сугышның нәрсә икәнен аңламаган яңа буынны, совет патриотизмы рухында тәрбияләргә кирәк иде.
Югарыдагы вакыйгалардан соң күп еллар үткәч, Күзкәй авылының Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исемлеге белән тагын бер тапкыр танышырга туры килде. Авылыбыздан фронтка 310 кеше киткән, шуларның 164е һәлак булган, ягъни әгәр 1941нче елның башында авылда 1500 тирәсе кеше яшәгән булса, шуларның 11 проценты сугыш кырларында корбан булган.
Соңгы елларда Бөек Ватан сугышына кагылышлы төрле яңа чыганаклар пәйда булды, азмы-күпме дөреслеккә туры килүче төрле материаллар басылып чыкты, Татарстан Республикасының 27 томнан торган «Хәтер Китабы» нәшер ителде.
Шул ук вакытта, рәсми чыганакларга күз салсак, анда урыс булмаган халыкларның, бигрәк тә татар халкының Бөек Җиңүгә керткән ролен киметеп күрсәтүгә омтылыш күренеп тора. Бу очракка кагылышлы бер мисал буларак, үзбәк журналисты Алишер Таксановның мөрәҗәгатенә госархив җитәкчесенең җавабын күрсәтеп китәргә була: «Глава госархива России Мироненко С.В. заявил, Войну выиграл русский народ вопреки советскому. Вот данные потерь военнослужащих в ВОВ по национальностям (түбәндәге таблица). Попрошу обратить внимание на графу % погибших военнослужащих от общей численности данной национальности. И хватит уже делить покойников по национальным квартирам!»
Әлеге урыс шовинистының әйтүе буенча, сугышны урыс халкы гына җиңгән, совет халкы түгел, йөзләгән мең, миллионлаган урыс булмаган халыклар, шул исәптән татар халкы юкка гына сугыш кырларында ятып калган булып чыга. Әлеге таблицага карасак, чыннан да бөтен урыс халкының 5,78 проценты сугыштан кайтмаган, һәлак булганнар саны буенча урыслар беренче урында тора. Татарларның 4,35 проценты гына, барысы 187,7 мең татар һәлак булган.
Милләт | СССРда 1939нчы елга саны | 1939нчы елгы гомуми СССР халкының өлеше (%) | Һәлак булучылар саны | Һәлак булучы СССР халкының гомуми санына карата % | Шул милләтнең һәлак булучыларына карата %
|
Урыс | 99 591 520 | 58,39 | 5 756 000 | 66,40 | 5,78 |
Украин | 28 111 007 | 16,48 | 1 377 400 | 15,89 | 4,90 |
Белорус | 5 275 393 | 3,09 | 252 900 | 2,92 | 4,79 |
Үзбәк | 4 845 140 | 2,84 | 117 900 | 1,36 | 2,43 |
Татар | 4 313 488 | 2,53 | 187 700 | 2,17 | 4,35 |
Казах | 3 100 949 | 1,82 | 125 500 | 1,45 | 4,05 |
Яһүд | 3 028 538 | 1,78 | 142 500 | 1,64 | 4,71 |
Әзәрбайҗан | 2 275 678 | 1,33 | 58 400 | 1,33 | 2,57
|
Грузин | 2 249 636 | 1,32 | 79 500 | 0,92 | 3,53 |
Әрмән | 2 152 860 | 1,26 | 83 700 | 0,97 | 3,83 |
Чуваш | 1 369 574 | 0,80 | 63 300 | 0,73 | 4,62 |
Таджик | 1 229 170 | 0,72 | 22 900 | 0,26 | 3,37 |
Кыргыз | 884 615 | 0,51 | 26 600 | 0,31 | 3,01 |
Дагестан | 857 499 | 0,50 | 11 100 | 0,13 | 1,29 |
Башкорт | 843 648 | 0,49 | 31 700 | 0,37 | 3,76 |
Төрекмән | 812 404 | 0,48 | 21 300 | 0,25 | 2,62 |
Удмурт | 606 326 | 0,36 | 23 200 | 0,27 | 3,83 |
Марий | 481 587 | 0,28 | 20 900 | 0,24 | 4,34 |
Ләкин әлеге саннарга аз гына анализ ясап карасак та, бөтенләй башка нәтиҗәләргә тап булабыз.
1939нчы елгы халык санын исәпкә алу буенча СССРда татарлар 4 313 488 кеше, Татарстанда халык саны 2 914 200 кеше булып, шуларның 48,8 проценты – татарлар, ягъни 1 422 130 кеше булган. Татарстандагы татарлар СССРдагы бөтен татарларның 33 процентын тәшкил иткән.
Бүген рәсми саннар буенча Татарстаннан сугышка 700 мең кеше алынган, шуларның яртысы, ягъни 350 меңе сугыш кырларында ятып калган. Татарстан Республикасының «Хәтер Китабы»н төзүдәге эшче төркемнең җитәкчесе М.Черепановның әйтүе буенча, әлеге сан тагын да күбрәк – 390нан ким түгел. Әгәр «бронь» дигән әйбернең күбрәк шәһәрләрдә, заводларда эшләүчеләргә бирелгәнлеген исәпкә алсак (ә шәһәрләрдә ул елларда күбрәк урыс халкы яшәгән), 390 меңнең кимендә яртысы – 195 меңе татарлар булган дип әйтергә була.
Әгәр Татарстанда СССРдагы бөтен татарның 33 %ы гына яшәгәнен исәпкә алсак, без әлеге санны кимендә өчкә тапкырларга тиеш булабыз, 585 мең кеше килеп чыга. СССРдагы бөтен татарның 13,56 % һәлак булган дигән сүз, 4,35 % түгел, ә 3 мәртәбә артыграк.
Хәзер шул ук мәсьәләгә икенче яктан килеп карыйк: халык санының үзгәрүе, 1939нчы елгы халык саны алу вакытында Татарстанда 2 914 200 кеше яшәгән булса, 1941нче елның 1нче гыйнварына 2 760 200 кеше кала. 133,4 мең кеше төрле җиргә эшкә дип, 1939-40нчы еллардагы корылыклар нәтиҗәсендә башка регионнарга, шахталарга һ.б. күчеп китәләр (В.Т.Сакаев –КДУның социаль-гуманитар фәннәр буенча өлкән укытучы). Сугыштан кайтмаганнар санын 350 мең дип, шуларның яртысы татарлар дип алганда да сугышта һәлак булган татарлар саны Татарстан буенча татар милләтенең 12,68 процентын тәшкил итә. Бу сан урыс милләтендә бары тик (таблица) 5,78 % тәшкил итә. Хәрби комиссариатларда ул елларда татарлар булмавын да истән чыгармаска кирәк.
Кайдан килеп чыга соң мондый зур аерма?
Бәлки, Бөек Җиңүгә иң зур өлеш керткән, иң күп кан койган, иң зур хөрмәткә лаек булган милләт, әлбәттә «өлкән туганыбыз» – урыс булуы кемгәдер кирәк булгандыр. Икенчедән, билгеле булганча, урыс булмаган, «икенче сортлы», бигрәк тә мөселман халыкларны туган җирләреннән сөрү, алар турындагы мәгълүматларны бозып күрсәтү ул бездә гадәти хәл.
Күзкәй мәктәбендә укыткан РСФСРның атказанган укытучысы һәм язучы Галимҗан Валиевнең «Сугыш еллары көндәлекләре»ннән: «17.02.43. Бүген 25нче елгыларны кырып-себереп армиягә озаттылар». Санап карасак, 43нче елның февраль аенда аларның күбесенә 17 яшь кенә була. Шуны әйтергә кирәк – Герой шәһәр Мәскәүнең 45 % ирләренә «бронь» бирелгән, алар армиягә алынмаганнар.
Югарыда әйтелгәннәрне куәтләп, хөрмәтле язучыбыз Фәнзаман Батталның «Кадерлеләр һәм кадерсезләр» исемле әсәренә мөрәҗәгать итәсе килә. «Сугыш башлану хәбәре килеп ирешкәч, илнең барлык ирләре кебек үк, татар язучылары да юлга җыена. Берәүләре – военкомат чакыруы буенча, берәүләре үз теләге белән фронтка китә… Сугыш чорында фронтка 117 язучы китеп бара. Рәсми тел белән әйткәндә, барлык каләм ияләренең 70 проценты… Сугыш башлануга ук «кара хәбәрләр» килеп төшә башлый: үләләр, һәлак булалар, хәбәрсез югалалар…
Ләкин шунысы гаҗәп: сугышның башында ук Казанга, Татарстанга Мәскәүдән урыс һәм башка милләтләрнең язучылары агылырга тотына. Төрле сәбәпләр белән тылда калдырылган безнең язучыларыбызга, дөресрәге инде бетә язган Язучылар берлегенә телеграммалар, хатлар, күрсәтмәләр, боерыклар ява: Мәскәү кунакларын урнаштыруны таләп итәләр. Аларның бер өлешен Казанда, сугышка киткән татар язучыларының бушап калган фатирларына урнаштыралар. Казаннан көнбатышка, фронтка язучыларыбыз, композиторларыбыз төялгән вагоннар агылганда, Мәскәүдән Татарстанга меңәрләп язучылар, төрле мәдәният эшлеклеләре агыла. Аларны Казанда гына урнаштыру мөмкинлеге беткәч, калганнарын Чистай, Алабуга шәһәрләрендә, Берсут санаторийларында һ.б. урнаштыралар, үзләрен генә түгел, гаиләләре белән.
Алабугага күчеп килүчеләр арасында әле ике ел элек кенә, 1939нчы елда, татарны эткә тиңләп шигырь язган, «Не то злому псу – татарину отдам!» – дигән юлларның авторы Марина Цветаева да була. Ләкин татар җирендә аңа озак яшәргә язмаган була – ике атнадан асылынып үлә.
2002нче елда Алабуга шәһәрендә Марина Цветаеваның тууына 110 ел тулуга багышлап, күп объектлардан торган (аның исемендәге мәйдан, анда 11 көн яшәп калып, аның музеена әйләндерелгән агач йорт һ.б.) мемориал комплексны ачу тантанасында Татарстанның премьер-министр ярдәмчесе З.Р. Валиева катнаша.
Туфан Миңнуллинның моңа җавап итеп язган түбәндәге шигыре бар:
Бөек идек, горур идек,
Нинди көнгә калдык без?
Безне «Эт» дигән марҗага
Һәйкәл куйган халык без.
Инде сүзне йомгаклап шуны әйтергә кирәк: рәсми мәгълүматлар буенча СССРда халык саны 1941нче елның июненә 195 222 000 кеше исәпләнә, шуларның 99 591 520 (1939нчы елгы саннар) – урыслар, калган 49 проценты, ягъни яртысына якыны урыс булмаган милләтләр. С.В.Мироненконың сүзләренә карасаң, болар Бөек Җиңүгә бернинди файда китермәгән булып чыга.
Үзбәк журналисты Алишер Таксановның әйтүе буенча, Үзбәкстаннан 400 мең кеше, яки бөтен Үзбәкстан халкының 8,2 проценты һәлак булган, шуларның 70 проценты, ягъни 280 меңе –үзбәк. Грузиннар белән дә шундыйрак хәл: 350 мең, яки 10% Грузия халкы сугышта һәлак була. Шуларның якынча 70 проценты – 245 меңе – грузиннар. Бу саннарга республикалардан читтә яшәгән грузиннар керми.
Мәгълүматлар булмау сәбәпле башка милләтләргә кагылмыйбыз. Әлеге саннардан Бөек Җиңүгә иң зур корбанны татар халкы биргәне бик яхшы күренеп тора, ләкин татар халкы алмашка нәрсә алды? Шул ук ялган тарих, шул ук ялган саннар, татарны пычрата торган төрле ялган мәгълүматлар, нәфис фильмнармы?
Р. СӘГЫЙДУЛЛИН,
Тукай районы, Күзкәй авылы
Комментарии