Өлкәннәр хәер сораша: яшәү өчен көрәшме, әллә акча эшләүме?

Өлкәннәр хәер сораша: яшәү өчен көрәшме, әллә акча эшләүме?

Хәер бирергәме, бирми генә узып китәргәме? Кулын сузып, теләнеп торучыларны күрсәк, ирексездән шушы сорау туа. Кеше рәхәт тормыштан урамга чыкмый, дип жәлләп, кесәдәге тиеннәрне сәдака итеп бирсәң дә ярар иде үзе, тик япь-яшь, күрер күзгә сау-сәламәт кешеләрнең дә соранып торуы шик уята. Статистика да гаҗәпкә калдыра: хәер сорашучыларның нибары 10 проценты гына чыннан да ярдәмгә мохтаҗ икән бит…

Илдә фәкыйрьләр күп. Мескен пенсия акчасына гына гомер асрый алмаучылар да бихисап. Аларның күбесе дәшми генә яши, дәшми генә дәүләтне сүгә һәм дәшми генә үлә… Үләргә теләмичә, тормышка теше-тырнагы белән ябышканнар исә теләнергә чыга. Хәер, аның өчен генәме соң?..

«ТӘМЛЕ АШЫЙСЫМ КИЛӘ!»

Бауман урамыннан Тукай мәйданы метро тукталышына төшеп барам. Халык ташкыны баскыч буйлап агыла. Шул баскычта ак яулыклы бер әби утыра. Татар әбиләренә генә хас ниндидер бер чалымы да бар. Түзмим, кесәмнән алып, әбинең учына акча салам һәм юлымны дәвам итәм. Тик ерак китә алмыйм – нидер туктата. Әби янына кире барам. Үзенә эндәшүләрен көтмәгәнгәме, ул сискәнеп куя. «Салкын түгелме сезгә?» – дим. «Юк, юк, улым, рәхмәт. Салкын түгел. Аллаһның рәхмәте яусын. Бар!» – ди ул соравыма аптырап һәм куркуын яшерергә тырышып. Ә минем сорауларым күп әле…

Әби үз исемен әйтмәде. Казанда туган булса да, яшьлеге Үзбәкстанда узган икән. 23 яшендә апасы артыннан киткән ул анда. Гомере буе Андижан шәһәрендә икмәк пешерү йортында башта ипи, аннан перәннек пешергән. Картлык көннәрен уздырырга кире туган ягына кайткан. «Үзбәкстанда да калырга була иде. Тик үзләре безгә килсәләр дә, анда читтән килгән кешене яратмыйлар. Гел кыерсыталар. Шуңа кайттым», – ди ул.

Хәер сорашырга чыгуының төп сәбәбе – акча җитмәү. «6 мең сум пенсиягә бер ай яшәү мөмкин түгел», – ди әби. Шул акчадан коммуналь хезмәтләр өчен дә түлисе бит. Сүзләренә караганда, Казанга ул Ә. районыннан килеп йөри. Такси белән! Җыелган акчаның яртысы таксига китә икән. Ягъни 200 сум тирәсе. Калганына ашарга ала. «Мин алкаш хатын түгел! Явыз ниятләрем дә юк. Тәмле ашыйсым килә! Ипи, май, кофе алу – минем өчен бәхет», – ди ул. «Тешләр куйдырырга исәплим әле», – дип тә өсти күземә карап. Күренеп тора: әбинең, күп дисәң, 4 теше бардыр. Бер теш куйдыру бәясе – 20 мең сум икәнен исәпкә алсаң, аңа ничә ел хәер сорашырга туры килер икән?

Әби кибетләрдә вак акчаны алмауларыннан да зарланып алды. Шуңа күрә 10 һәм 50 тиенлекләрне – баскычка, ә башка тимер акчаны учына аерым җыеп бара. Өенә кайткач, биргән кешеләргә багышлап догасын да укыйм, ди. Салкын булмасын өчен, баскычка кат-кат катыргы җәеп куйган. «Мин шушында почмакта гына утырам. Кеше каршына чыгып, соранып йөрмим. Бирәсе килгән кеше – бирә, бирмәгәне – юк. Менә үзең кара: үтеп китәләр, кемнең бирәсе килсен? Берәү дә атлыгып тормый. Ә авылда бөтенләй берни юк инде! Бар, чыгып кара асфальт салынмаган авыл урамына, бирерләр микән?!» – дип кызып-кызып сөйли әби. Апасы әле һаман да Үзбәкстанда яши икән аның. Үзенең балалары юк. Ә апасының кызлары – Ташкентта, улы Америкада төпләнгән. «Алар сезгә ярдәм итмиме?» – дигән сорауга яңа танышым урысчалатып: «Когда человек богат, он не помогает», – дип кенә җавап бирде. «Русиягә иртәрәк кайтасым калган. Горбачев акчаны алыштырган вакытларда… Ул чакта кайткан булсам, хәзер Казанда ике бүлмәле фатирым булыр иде. Горбачев безнең акчаларны алыштырды да үзе Германиягә качты!» – дип хәзерге тормышында үткәннәрне гаепли ул.

Әңгәмә өчен рәхмәтемне әйтеп, саубуллаша башлагач, әби миннән кайда эшләвемне, кем булуымны сорады. Студент икәнемне белгәч, елмаеп куйды: «Сораша башласалар, куркып калам, улым. Әйбәт кенә укып, яхшы эш тап. Ә иң мөһиме: матур, акыллы хатын ал! Сине яратсын, әти-әнисе дә акыллы булсын. Алдан тикшер, яме? Саубул, җаным!». Кофе яратучы бу әбинең йөзе хәзер дә күз алдымда тора.

ҺАМАН ДА БЕР СӘБӘП…

Җир асты кичүеннән метрога таба атлыйм. Флера Сөләйманова башкара торган «Әниемә» җырының көе ишетелә. Бигрәк матур уйный! Секунд эчендә әниемне уйлап куям. Кем уйнаганын күрер өчен, адымнарымны тизләтәм. Метрога керә торган иң җилле урында калын итеп киенгән бер абый гармун уйнап утыра. Янәшәсендә акча салыр өчен тартма да бар. Әзрәк тыңлап торгач, мин дә акча салам. Әмма абыйның кылы да селкенми, уйнавын дәвам итә. «Исәнмесез!» – дим, кыюлыгымны җыеп. Гармунчы, уйнавыннан туктап, миңа кулын суза: «Исәнмесез, исәнмесез!».

Марат исемле икән. Тартмасына акча салганга игътибар итмәвенең дә сәбәбе бар: күзләре күрми булып чыкты. Хатыны да үзе кебек – якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Биш бала үстергәннәр – өч кыз һәм ике малай. Биш оныклары бар, тиздән алтынчысы туачак, ди.

Марат абыйның да хәер сорашырга чыгып утыру сәбәбе акча җитмәүдә. Хатыны белән икесенең дә пенсияләре бар барын, әмма ул фатир өчен түләргә генә җитә икән. «Балаларыгыз булыша алмыймы?» – дим. «Алардан ничек сорыйсың инде? Үзләренә дә күп кирәк бит», – ди Марат абый. Хәер җыярга атнага бер яисә ике тапкыр килә икән. Йөри-йөри юлны өйрәнеп бетергән инде, үзе генә дә килә ала. «Акча төрлечә җыела. Көнгә 500-600 сум җыелса, рәхмәт инде… Бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Корбан, Ураза гаетләрендә күбрәк тә керергә мөмкин», – ди гармунчы.

«Берәр җиргә эшкә урнашырга уйлаганыгыз юкмы соң?» – дип кызыксынам. Марат абый исә күрмәүчеләр оешмасында яше 50дән артканнар өчен эш тәкъдим итмәүләрен, күбрәк яшьләргә игътибар бирүләрен әйтә. Ничек итеп гармунда уйнарга өйрәнүен дә сораштым. «Әтием уйный иде. Аның уйнавын тыңлап, үзем баскалый-баскалый өйрәндем инде. Махсус өйрәтеп утыручы булмады», – ди.

Саубуллашып, юлымны дәвам итәм. Кабат «Әниемә» көе яңгырый. Ике апа шул көйгә кушылып җырлап узып китәләр…

Марат абыйның эшкә урнаша алмау турында әйткән сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. Ачыклык кертергә теләп, Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасына шалтыраттым. Анда болай дип җавап бирделәр: «Без эш тәкъдим итмибез, инвалидларны исәпкә генә алабыз. Һәм аларның тормышын кайгыртабыз, төрле сорауларына җавап табарга булышабыз. Эшкә урнашыр өчен башта безнең оешмага исәпкә басарга кирәк. Катыргы эшләнмәләр җитештерә торган «Электроконтакт» оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез, инвалидларның күпчелеге шунда эшли. Эшкә урнашу буенча шунда яки безнең оешманың кадрлар бүлегенә шалтыратыгыз».

«МЕТРО АРТИСТЫ»

Берничә көн узгач, шушы ук метро тукталышында икенче бер хәер сорашучыны очраттым. Тагын әби кеше һәм тагын татар милләтеннән иде ул. Кечкенә генә гармунында татар көйләрен уйнап утыра. Янында кечкенә чиләге дә бар. Акча салып киткән кешеләргә башын гына селки. Миңа да башын селкеде һәм, кем булуымны аңлагач, «Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим», – дип әйтеп тә куйды. Әмма шунда ук сөйләшеп киткәнен сизми дә калды. Озак кына уйлаганнан соң, исемен Әнисә диде. Бу инде хәер сорашуыннан оялмый торган Марат абый түгел.

«Әнисә апа»ның сүзләренә караганда, ул бирегә хәер сорашырга түгел, ә гармунда уйнар өчен килгән. «Кешеләр мине хөрмәт итә, уйнавымны яраталар, шуңа күрә акча да салалар», – ди ул. Ике ел ярым чирләп урын өстендә яткан, беркая да чыга алмаган. Хәзер менә савыккан. Шушында килеп, рәхәтләнеп уйнап кайтып китә икән. Җиңү проспекты метро тукталышында да еш уйныйм, ди. «Тукай мәйданында акча җыеп утыручы күп, бирүчесе дә күбрәк. Ә Җиңү проспектында гармунда уйнаучы мин генә», – ди ул горурланып. Исемен дә һавадан гына алган әбинең фотога төшәргә риза булмавы аңлашыла инде. Сүзен дә тиз тотты, мине онытып, «концерт» бирүен дәвам итте.

Менә шулай, җәмәгать. Берәүләр тормыш алып бару өчен хәер сорашырга мәҗбүр булса, икенчеләр «метро артисты» булып акча эшли.

Илгиз ШӘКҮРОВ,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең

1нче курс студенты

Комментарии