- 13.09.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №36 (7 сентябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Балтач районының Алан авылында яшәүче 61 яшьлек Кәбир Камалов турында тирә-яктагылар яхшы белә. Ул кайбер авыруларны җиңәргә булыша торган могҗизалы мазьлар ясау белән шөгыльләнә. Юлым төшкәч, янына кереп, менә шул үзенчәлекле дарулары хакында гына белешәсе идем югыйсә. Ә аның шәхсән үзе турында калын бер китап язарлык икән. Әле моннан берничә ел элек кенә Кәбир абый чын мәгънәсендә «үзен үзе кулда тоткан», ягъни, тышкы якка чыгып беткән бөтен эчәгеләрен тастымалга урап, муенына асып йөргән…
«Яңадан йөрергә өйрәндем»
– И сеңлем, минем кебек ярымүле кеше белән нәрсә турында сөйләшмәкче буласың инде? – дип, шаярып каршы алды ул мине. – Әле сырхаулап торам бу көннәрдә.
– Кай җирегез авырта соң, Кәбир абый?
– Миндә авыру бик күп. Менә РАПС дигәне бар. Нинди чир икән бу дип аптырап карап торма, рак, астма, псориаз һәм «сахарный диабет»! Ярар, астмасын дәвалап бетердем инде. Үзем ясаган мазьлар белән.
– Менә шул даруларыгыз турында белешергә килгән идем дә инде…
– Ашыкма, хәзер барысын да сөйлим.
Әнә шулай аралашып, өй эченә уздык. Кәбир абый акрын гына үткәнгә кайтты. 2007нче елда эче авырта башлагач, табибларга күренергә була ул. Сырхаулап торуларының сәбәбен «эчәклекләреңдә яман шеш» дип аңлаталар. Бер елдан соң 92 см озынлыкта эчәгесен алып ташлыйлар. Тик кызганычка каршы, операция уңышсыз уза.
– Башта эчәгеләрне үз юлы белән җибәрү өчен, тарттырып куйганнар иде, аннары ул тыгылды. Икенче мәртәбә операция ясап, корсакта тишек калдырып, чыгу юлын шунда «көйләделәр». Әле дә оныта алмыйм. Эссе җәй – шыр ялангач ак җәймә белән генә капланып ятам. Бер мәлне бот төбем тишелеп, шуннан саргылт сыекча күренә башлады. Бөтен ашаганым хәзер корсакта калдырылган торбадан гына түгел, әнә шулай ботта хасил булган тишектән дә агып ята. 15 ай буе урын өстендә генә яттым, гел тора алмадым, бераз гына утыртып куялармы – бөтен дөнья батып бетә. Табиблар: «Берни эшләтә алмыйбыз, эчәгеләрең бик зәгыйфь, операция ясарга да мөмкин түгел, чөнки су кудырып чистартыйк дисәк, тишелеп бетәргә мөмкин», – диде. Ярар, болай булгач, үләрмен инде мин дип, язмышыма буйсынып тик яттым шунда.
Юньләп ашый да алмагач, гемоглобины тәмам төшеп беткән Кәбир абыйның. Аны күтәрү өчен ни генә эшләмәгәннәр. Өшкерүчеләрне чакыргач, берсе, ат ялын иттарткыч аша сарымсак белән чыгарып, шуны бер йомырка сарысы белән бутап ашарга кушкан. Ә хатыны Тәзкирә апа бодай шыттырып, шуның уҗымын сыгып, көн саен бер кашык бодай суы эчертә торган булган.
– Икесенең дә ярдәме бик тиде. Бот төбендәге тишектән агу да тукталды, яхшы гына ашый башладым, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Елдан артык урында яткач, йөрүемне дә оныткан идем, торып баскач, башым әйләнә дә, егылып китәм. Яңабаштан атларга өйрәндем әле мин. Шуннан соң, бермәлне корсагым аска таба төшә башлады бит! Әкренләп, тезгә чаклы төшеп җитте бу. Инде аптырагач, корсакны сөлгегә урап, муенга асып йөри башладым. Урамга чыга алмыйм, аның авыртуларын белсәгез сез! Гел дару эчеп кенә тордым инде.
Балтач һәм Казан табиблары бу корсак төшүнең нинди хикмәт икәнен генә аңлатып бирә алган. Яман шештән соң ясалган операция урыны юньләп тегелеп бетмәгән булган, шуңа күрә Кәбир абыйның бөтен эчәклекләре дә бүсер булып асылынып төшкән. Тик менә операция ясап, аны тиешле урынына «тутырырга» җөрьәт итмәгән табиблар.
«АК ЧЫРШЫ САГЫЗЫ БЕЛӘН ЯСЫЙМ»
55 яшьлек кенә чагында әнә шулай чарасызлыкта калган әңгәмәдәшем. Табиблар да ярдәм итәргә алынмый икән, нишләргә? Бүсереңнең җиргә тигәнен көтеп яшәп булмый бит инде! Менә шуннан соң ул Мари Иле республикасының Бәрәңге районында яшәгән Ания Габдуллина исемле хирургны эзләп таба. Бу ханым турында шактый яхшы сүзләр генә ишеткән була ул.
– Ания ханым мине карады да, «Кәбир абый, ипи ашый аласыңмы син?» – ди. «Алам, – минәйтәм, – бөтен нәрсәне ашыйм». «Димәк, эчәклекләрең сәламәт бит синең», – диде. Операция ясарга ризалыгын бирде. 5 сәгать буе ясадылар, эчәгеләрне өлешләп корсакка тутырдылар. 44 көн больницада ятып чыккан идем шул вакытта.
Инде бу вакыйгаларга да 5 ел вакыт үткән. Озак вакытлар яшәү белән үлем арасында көрәшкән Кәбир Камалов үз кулы белән файдалы мазь ясарга нәкъ менә больница ятагында яткан вакытында өйрәнә дә инде. Ул, акрынлап, бу эш белән ни рәвешле шөгыльләнә башлавы хакында сөйләүгә күчте.
– Бервакыт Балтач больницасында ятып чыгарга туры килде. Палатада бер кеше бар иде, тездән аягын кискәннәр, ә өске өлеше каралып, үлекләп килә, чери башлаган, кыскасы. Хирург Наил Зарипов әйтте шунда миңа: «Камалов, тәпиегезне селтәсәгез, урманга тия инде, урман янында гына торасыз, ак чыршы сагызы бардыр сездә, аннары сарык мае да бардыр, – ди. – Шуларны алып килсәгез, икесен кушып дару ясар идек тә, моның аягын кисмәс идек». Хатынга нәрсәләр кирәген әйтеп шалтыраттым да, алып килде. Хирургка әйтәм: «Син сөйләп кенә тор, кулыңны тыкма, мин үзем эшләп карыйм әле моны», – дим. Ул сөйләп торды, мин эшләдем. Соңыннан теге кешенең аягына сыладык моны. «Авырта», – дип, зарланып утыра бу. «Син бит ир кеше, нәрсәгә улап утырасың, – минәйтәм, – үлеген суыра бит ул, суырсын!» …Өч көндә аягы агарды, дүртенче көнне ярасын элпә каплады, бер атнадан сәламәтләнеп, больницадан чыгып китте бу кеше. Мин калдым әле. Шуннан соң палатага тагын берәүне керттеләр. Аяк йөзе күренми, шешкән. Кан тамыры өзелгән булган икән. Сарык йонына бәвел куша да бәйли бу. Минәйтәм: «Энем, җаным. Инде бу искә палата янына килми башладылар, хәзер «отделение»гә аяк басмый башлый табиблар, бар әле аягыңны сабын белән юып кил!». Юып килгән. «Пешермәс тә, үтермәс тә, агулы әйбер түгел, сиңа да сылап карыйк әле», – дип, теге мазьне моңа да сыладым. Өч көндә шеше бетте дә, чыгып та китте бу. Мазь аягына җыелган үлекләрне юешләп өскә чыгарды. Менә шулай итеп беренче мәртәбә мазь ясарга өйрәндем.
УЕННАН УЙМАК ЧЫККАН
Кәбир абыйның астма дәвалый торган дарулары да бар. Анысын ясарга Казандагы онкология бүлегендә ятканда өйрәнгән. Дөресрәге, табиб кеше үзе өйрәткән.
– «Гыжлап беткәнсең инде, менә моны эчеп карале», – дип бер әйбер биргән иде. Аннан соң тәнгә сылый торганын да китерде. Ничек ясарга икәнен белешеп калдым. Шушыларның икесен бергә 45 көн буе кулланырга кирәк. Ярдәме тиде бит! 1985нче елдан бирле астмадан интегә идем, юып алган кебек булды. Табиблар үзләре дә шаккатты хәтта. «Камалов, кая куйдың астмаңны?» – диләр. «Саттым», – мин әйтәм. Шушы даруларны ясап, үзебезнең райондагы Шеңшеңәр дигән авылда яшәүче бер баланы дәваладым. Моның әнисе килгән иде. «Кәбир абый, үлә инде безнең бала, – ди. – 7нче сыйныфта укый, ни суга керә алмый, ни елга буена бармый – буыла да, лапаска кереп утыра шунда», – ди. «Борчылма, сеңлем, бетерәбез чирен!» – дидем. Бардым боларга, бу малай күңелсезләнеп кенә утыра, мин килгәч тә тереләчәгенә ышанмады инде, кул гына селтәгән булды. «Әй, булмый барыбер!» – ди. «Алай димә әле, яшик, энем. Иртән ач карынга менә монсын эч, монысы белән аркаларыңны уып, төренеп йокларга ят», – дип өйрәтеп кайтып киттем. Ике ел вакыт үтте шушы хәлдән соң. Быел Сабантуйга чыккан идем, берәү арттан килеп кочакламасынмы! «Ай Аллам, энекәш, кем син?» – дим. Танымадым тегене. «Кәбир абый, үзең дәваладың бит, оныттыңмыни? Менә хәзер кояшка да чыга алам, Алланың рәхмәтләре яусын, мине үлемнән алып калдың!» – диде.
Әңгәмәдәшем белән сөйләшә-сөйләшә чоланга чыктык. Кәбир абый «хәзинәләрен», ягъни үзе ясаган даруларын биредә саклый. Бер банканы ачып, иснәтеп тә карады әле – нарат сагызы исе бөтен бүлмәгә таралды. Хәзерге вакытта язва, астма, остеохондроз һәм геморрой кебек авырулардан әнә шундый майлар ясый белә ул. Ә соңгысын ничек ясый башлавы турында «уеннан уймак чыкты» дип, көлеп искә ала.
– Геморройдан даруым бөтенләй көтмәгәндә, үзеннән-үзе генә килеп чыкты. Яныма бер авылдашым килгән иде. «Кәбир абый, синдә геморройдан да берәр мазь юкмы? Кодага кирәк иде», – ди. «Ярар, – мин әйтәм, – ясап бирермен». Әйтүен әйттем дә бит, эшли белмим. Хәзер тотындым китаплар укырга, кешеләрдән дә сораштырам, бик күп белештем инде. Тома балавыз (прополис), спирт һәм сыер маен кушып ясап бирдем тегеңә. Соңыннан, авылдаш килеп, рәхмәтләр укыды үземә: «Юып алган кебек булган, өч көн узуга кан килүе туктаган», – ди.
Даруларның файдасы турында бик озак сөйләде әңгәмәдәшем. Аның кулларыннан дәва алган кешеләрнең саны да шактый икән инде. Тик араларында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар, ди. «Орлык салуга, шытып та чыксын», – дип фикер йөртүчеләр инде болары. Ике-өч мәртәбә генә сөртеп карыйлар да, «файдасы юк», дип туктыйлар икән.
– Һәр нәрсәгә вакыт кирәк. Алай ашык-пошык кына эшләнә торган эш түгел. Күп итеп сылап, көн саен кулланганда бөтен кешегә дә файдасы бар. Нишләп булмасын ди – бер генә химикат та кулланмыйм, бөтенесе табигый продуктлардан ясала. Аннан соң мин аны махсус сатар өчен дип тә ясамыйм. Ярдәм сорап киләләр икән, бушка да биреп җибәрәм – иң мөһиме файдасы тисен! – дип аңлата әңгәмәдәшем.
Кәбир абыйның ясаган даруларын кулланып карыйсыгыз яки берәр төрле авыруыгызга дәва табасыгыз килсә, телефон номерын сишәмбе көн дәвамында, чәршәмбедә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр редакциягә шалтыратып белә аласыз. Тик шулай да, алдан табиблар белән дә киңәшергә онытмагыз.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан- Балтач – Казан
«Эчәгеләремне тастымалга асып йөрдем»,
Комментарии