Мәгънәсез закон

Сугыш елларында шундый бер закон бар иде. Ул әле сугыштан соң да шактый еллар дәвам итте. Өйләнмәгән егетләргә дә, кияүгә чыкмаган кызларга да баласызлык налогы түләттеләр. Халык телендә аны «мәгънәсез закон» дип тә, «юләр закон» дип тә йөрттеләр. Чыннан да, акыллы закон түгел ич: кызлар ул баланы каян алсыннар, чөнки кияүгә чыгарга егетләре юк. 18 яшьтән өлкәнрәк ир затлары бар да фронтта. Авылда фәкать 16-17 яшьлек үсмерләр генә. Әле 1944нче елның июнь аеннан башлап, 17 яше тулганнарны да алдылар, тик фронтка түгел, ә ил эчендәге бандитлар белән сугышу өчен пограничниклар итеп алдылар. Алары нинди бандитлармы? Сугыш башында немецлар илебезнең зур территориясен оккупацияләделәр. Шунда күпләр аларга сатылып, «полицай»лар булып хезмәт итте. Немецлар чигенгәч, алар үз илебезгә каршы сугыш алып барды. Аларны бандитлар дип атадылар. Әнә шуларга каршы сугышу өчен алдылар да инде 1927нче елда туган егетләрне. 1926нчы елда туганнар да 1944нче елны киткәннәр иде.

Сугыш беткәч тә әле авыл егетләргә тиенмәде. Күбесе сугышта һәлак булды, исән калганнары да, 1919нчы елгылардан башлап, барысы да (сугыш елларын да кертеп) җидешәр ел хезмәт иттеләр. Ә 1928нче елгыларга бәхет елмайды, алар 20 яшь тулгач кына өч елга алындылар.

Мондый мәгънәсез законнар хәзер дә җитәрлек. Әйтик, пенсионерларның өй мәйданы яки бәрәңге бакчасы зур дип, юл акчаларын кистеләр. Элек һәр гаиләдә 5-8 кеше яши иде, ә хәзер 1-3 кеше. Ул өйнең артык өлешен җимереп булмый ич инде. Ә юл акчасының бәрәңге бакчасына ни катышы бар? Бәрәңге бакчасында тәгәрмәчләр дә, двигатель дә юк, аңа утырып район үзәгендәге больницага барып булмый. Аннан аңа хәзер бит бәрәңге дә утыртмыйлар, чүп үсмәсенгә печән генә чәчәләр.

Тагын, 80 яшьлек кешеләрне дә үлгәч моргка алып китәләр. Дөрес, моның бер чыгарылмасы да бар икән. Ягъни васыять язып, аны нотариус расласа, алып барасы түгел. Нотариус аның авыру тарихы белән таныш түгел бит. Ник аны авыл фельдшеры яки медсестрасы, балалары кул куеп, авыл советы расламый? Чөнки авыл советында бушлай, ә нотариуста түләүле.

Ә менә акыллы законнарны белә торып та чыгармыйлар. Эчеп, руль артына утыручылар аркасында күпме кешенең гомере өзелә һәм күпмесе гарип кала. Ә ни өчен эчеп руль артына утырган икән, гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итмәскә? Тик андый закон безнең илдә чыкмаячак, чөнки андый очракта зур күләмдә штрафлар түләүчеләр бетәчәк. Андый законнар елдан-ел арта. Ә күпмесе акча алуга гына кайтып кала.

Шулай да СССР заманында акыллы законнар күбрәк иде. Мәсәлән, 1930нчы елда авыл укытучыларын бушлай ягулык һәм яктылык белән тәэмин итәргә дигән закон чыгарыла. Хәтта сугыш чорында да укытучыларга бушлай утын һәм керосин бирделәр. 1960-1980нче елларда мин мәктәп директоры булып эшләдем. Һәр укытучыга, хәтта пенсиядә булганнарына да утын бирә идек. Ә яктылыгы өчен акча бирделәр. СССР таралгач, бу закон да бетте.

Сугыштан соң һәр елның 1нче марты көнне бәяләр төшерелә дигән закон да бар иде. Һәм ул үтәлде дә. Мәсәлән, 1951нче елда тегелгән киемнәргә бәяләр 45 процентка төште. Хәзер дә хәтердә: 1951нче елның 5нче маенда миңа сугыштан соң беренче тапкыр яңа чалбар алган идек. Ул вакытта мин 10нчы сыйныфта укучы 17 яшьлек егет идем. Әле институтта укыганда да шул чалбарны кидем.

Ни әйтсәң дә, өметсез шайтан гына диләр. Киләчәктә халык өчен файдалы законнар чыгып, бүгенге чир афәтләреннән котылып, исән-сау шатланып яшәргә язсын.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии