- 11.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сезгә үземнең күңелне тырнаган нәрсәләр турында язмакчы булам. Моның газета битләрендә урын алуына ышанып та бетмим, чөнки замана таләбе буенча, газета-журнал битләрендә берәр җитәкченең яисә депутатның уңай якларын гына яктыртуны хуп күрәләр. Мин үзем берничә дистә ел пенсия яшендә булганга, хәзерге вакытта авылдагы пенсионерларның тормыш хәлләрен яктыртмакчы булам.
Кемнәр алар хәзерге картлар, карчыклар? Аларның күбесе сугыш чоры балалары, ягъни 70-80 яшьлекләр. Әйтергә кирәк, бала вакытында юа, кузгалак, кычыткан суы, черек бәрәңге тәмен татыган кешеләр. Яшь вакытта җитәрлек тәрбия күрмәгән яшүсмерләрнең 70-80 яшьтә нинди хәлдә булулары билгеле. Аларның күбесе группада, кайсы аксак, кайсы туксак, дигәндәй. Хөкүмәт җитәкчеләре инвалидларга карата җиңеллек ясау өчен социаль пакет дигәнне керткән иде. Ул беренче вакытта ярыйсы гына ярдәм итте. Соңгы вакытта аның нәтиҗәсе бетте, чөнки кешегә кирәкле даруларны соц.пакет исемлегенә кертмиләр, табиблар үзләре дә аптырашта. Нәрсә белән кешегә ярдәм итәргә белмиләр. Аптекага барсаң, юк кына даруларны да ала алмыйсың. Акчага алсаң – аласың, алмасаң, 720 сум акчаңны җилгә очырасың. Пенсия фонды яисә социаль яклау бүлегенә барыйм дисәң, кичтән барып кунарга яисә иртәнге 5тән чиратка басарга кирәк. Әле алай да талон ала аласыңмы, юкмы? Андый чират элек мавзолейда гына була иде. Кирәкле даруларның булмавы яки бирелмәве генә аңлашылмый. Күпме кешенең нинди чир белән чирләве, нинди даруга мохтаҗлыгы группа биргәндә үк беленәдер бит инде. Бу чиратлар урындагы җитәкчеләргә билгеле микән? Иртәнге 5тән яңгырда һәм кышкы салкыннарда кичкә кадәр басып торулары, бигрәк тә ерак авыллардан килүчеләргә зур авырлык дип саныйм мин. Ерак авыллардан килүчеләргә талон алуда өстенлек булса әйбәт булыр иде. «Бүгенгә талон бетте, иртәгә килерсез», – дигән сүзне ишетү бик кыен бит ул.
Мин мәкаләмнең баштагы өлешендә авыл пенсионерлары тормышын чагылдырырга тырышкан идем. Хәзер авылда көн күрүчеләр турында әйтмәкче булам. Мин үзем авыл хуҗалыгы өлкәсендә, укыган чорны да кертеп, 46 ел хезмәт куйдым. Бер шигыремдә шундый юллар бар:
40 ел хезмәт куйдым авыл хуҗалыгында
Салам эзләп барып җиттем Волгоград кырына.
Мин генә түгел, йөзләгән эшчеләр төрле чит республикаларга барып, кышларын карлы-буранда салам һәм печән, сугылган кукуруз чәкәннәре һ.б. азыклар ташып, колхоз-совхоз малларын саклап калдык. Казахстан җиреннән үлеп кайтучылар да булды. Мәсәлән, Фәсхетдинов Нәҗип абыйның Казахстан басуыннан үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Шул кыенлыкларны җиңеп, тормыш көйләнә башланганда инвесторлар барлыкка килде. Шуннан соң авылларда тормышның асты өскә килде. Пай җирләре, техника, мал-туар алар кулына күчте, эшсезлек башланды. Яшьләр төрле якларга таралды.
Озак еллар басу-кырларда хезмәт куйдык бергәләп, хәзер ул җирләрдә үсә әрем белән тигәнәк, дип кенә җырларга калды.
Олы яшьтәге пенсионерларның кыен хәлдә калуына ил күләмендә үзгәртеп корулар сәбәп булды. Авылларга инвесторлар килеп, оптимизация дигән булып малларны саттылар. Эш беткәч, авылдагы яшьрәкләр төрле якларга таралышты. Авылда карт-карчыклар гына яшәп калды. Мал-туарны суйдылар, саттылар, чөнки аларны карарга картларның көче җитми. Икенче төп азык булган бәрәңге һәм яшелчә үстерү кыенлашты. Җирне эшкәртәм дисәң, техника юк. Җирләрне инвесторлар алган вакытта нәрсә генә бирмәделәр. Мал азыгы, салам, печән, җир эшкәртү өчен трактор һ.б. Кайбер озын куллар күп техниканы үзләренә, туган- тумачаларына юк бәягә саттылар. 10-15 сутый бакчаңны эшкәртү өчен хәзер бер мең сумыңны бирергә кирәк. Ярый да пенсияң 20-25 мең сум булса. 6-7 мең сум пенсия алучылар нишләргә тиеш? Аның башка чыгымнары да бар бит.
Мин бар җирдә дә инвесторларның хезмәт эшчәнлеге, үз территориясендә булган пенсионерларга карашы бер төсле дип әйтәсем килми. Мәсәлән, Сарман, Мөслим, Зәй якларында бәйрәмнәрдә, Өлкәннәр көнендә алар белән аралашып яшәүләрен, пай җирләре хисабына салам белән печәнне китереп бирәләр дип сөйлиләр. Безнең үзебездә саламны каз оясына да таба алмыйсың. Шәңгәлче СПКсы узган чорда район буенча гел беренчелекне алып, барлык төр яшелчәләр белән Түбән Каманы тәэмин итеп торган. Шунда 44 ел баш бухгалтер булып эшләгән, мактаулы исемнәргә лаек булган Нәсим Хамидуллин 3 ел инде урын өстендә ята. Аның янына берәр җитәкченең кереп хәлен белгәне, ярдәм иткәне бар микән?
Мәкаләмне язып утырганда, Казаннан авыл хуҗалыгы эшчеләренең бәйрәмен күрсәттеләр. Күңелләр сөенеп куйды. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлык тармакларда да зур үсешкә ирешелгән, эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшырган. Бәлки, бу үсеш йогынтысында, узган чорда тырышып эшләгән, хәзер инде пенсиядәгеләрнең тормышында уңайлыклар барлыкка килер, аларга карата караш та уңай якка үзгәрер дигән теләктә калам.
Насрулла ФАХРУЛЛИН,
Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы пенсионеры
Комментарии