Кызыл миләшләр

Кызыл миләшләр

(Язучы һәм журналист әтиемә багышлыйм)

Сентябрь һавасы әбиләр чуагына гына хас басынкылык, сафлык белән сугарылган иде. Мәктәп бусагасыннан төшүе булды, Галимҗанның борынына әнә шул һаваның тыгыз агымы бәреп керде. Аның карашы табигатьнең барлык төсләрен үзенә туплаган урманга төште. Баеп баручы кояш нурлары астында урман, бинокльдән карагандагы шикелле, якынаеп күренә, эре буяу төшерү ысулы белән язылган картинаны хәтерләтә иде.

«Көзнең бу күренешен мин былтыр да, аннан элекке елларда да күп тапкырлар күзәттем, – дип уйлый Галимҗан. – Нигә һәр елны кабатланып торучы бу күренеш мине ялыктырмый, нигә аңа караган саен карыйсы килеп тора икән?» Һәм шунда ук, ачыш ясагандай җанланып: «Ә бит моның сере бик гади бугай: табигатьнең һәр сурәте – шедевр. Әнә теге миләш куагын гына алыйк…»

Ул шып туктады:

– Менә сиңа мә! Хикәямдәге егет белән кызны кайда очраштырыйм икән дип күпме баш ваттым! Ничек мин бу миләш куагын моңарчы күрмәгәнмен? «Аларның иреннәре, ике миләш тәлгәшен хәтерләтеп, башта бер-берсенә йомшак кына кагылып алды, ә аннары җил-давыл куптымыни…»

Шундый уйларга бирелгән хәлдә, тыкрыкта башка беркем дә булмаудан файдаланып, Галимҗан ниндидер күңелле көйгә сызгырып ук килә башлады. Аның борын төбеннән генә, көмештәй ялтырап, үрмәкүч пәрәвезе очып узды…

Бераздан Галимҗан авылның үзәк урамына килеп чыкты. Авыл советы бинасы янында берничә ир сөйләшеп тора иде. Галимҗан да алар янына килеп, белдерүләр тактасына эленгән газетаны караштыра башлады. Аның игътибарын Сталинның чит ил хәбәрчесе белән әңгәмәсе җәлеп итте. Бер сорауга юлбашчы шундый тапкыр җавап биргән иде, Галимҗан, үзе дә сизмәстән: «Ну эт тә инде бу Сталин!» – дип ычкындырды. Ирләр шым булды. Галимҗан исә, аларга әйләнеп тә карамыйча, мәкаләне азагына кадәр укып чыкты һәм өенә таба юнәлде…

Төн урталарында ул кемнеңдер бик каты ишек кагуына уянып китте. Моның шаярту түгел икәнен ишеген ачу белән үк аңлады…

Ә бит Галимҗан 1937нче елда төрмәдә утырырга тиеш иде. 26 яшендә мәктәп директоры. Яшьлек җилкенүләре, һәрбер яхшыга охшарга тырышу, аспирантура турындагы хыяллар, язучы булырга ант итү. Гадәте буенча, үз фикерен, алдын-артын уйлап тормыйча, ярып салу…

Берничә ай сорау алулардан соң, 1937нче саны аның йөрәгенә утлы күмер белән көйдереп язылган иде инде… Төрмәдән аны сугыш коткарды. Ул, ышанып корал тоттыруларына рәхмәтләр укып, Ватанын яклады.

***

Төрмәдә үткән еллары инде куркыныч төш кебек кенә искә алына иде. Ә менә бүген… Эштән кайтып керү белән ике кызы Галимҗанны йөгереп килеп кочаклап алды. Хатыны, дәшми генә каршылау гадәтен онытып: «Әйдә, юын да, ашыйбыз», – диде… Башка вакыт булса, шулкадәр игътибар билгеләре аны күкләргә чөяр, дөньяда иң бәхетле кеше итәр иде. Ләкин бүген ул, нигәдер, артык уйчан…

Кичке аштан соң ул, көндәгечә, радио алдына утырды һәм тагын үз уйларына чумды… Соңгы хәбәрләр дә бетте. Кызлары, арып, йокыга китте. Хатыны да алар янына барып ятты. Галимҗан, портфеленнән ниндидер кәгазь алып, инде ничәнче кат андагы язуга текәлде:

«Мәктәп директоры Галимҗан Нуриевка. Укытучылар Хөсәенова һәм Һадиева Октябрь бәйрәме уңаеннан Почмак төзеде. Ләкин монда зур политик бозу бар. Ул бозу, Почмак өчен дип, иптәш Сталинның бик яхшы портретын кискәләп әрәм итүдә чагыла. Йә, чагыштырып карагыз инде: төзелгән Почмак иптәш Сталин портреты берүзе биргән тулы эффектны һәм тәрбияне бирә аламы? Юк, әлбәттә! Монысы аңлашыла. Башкасы аңлашылмый: политик яктан гади сукырлык күрсәтүме бу әллә чынлап һәм максат белән эшләүме? Мин бу мәсьәләнең педсоветта тикшерелүен сорыйм. Парторг Садриев».

Ул инде катгый карарга килгән иде: кәгазьне вак кисәкләргә ерткалый башлады. Кисәкләрне учына кысты, мич янына килде һәм кулына шырпы алды. Шулчак морҗага карга оялаган булуы, шуны чистартырга һаман вакыты булмавы исенә төште. Кәгазь кисәкләрен портфеленә тыкты. Портфельдә, аннан башка, берничә тапкыр бөкләп салынган зур гына кәгазь дә ята иде. Буй-буй соры кәчтүмен киде, портфелен алды һәм өеннән чыгып китте…

***

Ай урагын болыт йотты. Әрәмәлектән бер кеше чыкты һәм, як-ягына каранып алганнан соң, авылга таба юнәлде. Өстендә таушалып беткән буй-буй соры кәчтүм… Хәер, күзгә төртсәң күренмәслек бу караңгыда кәчтүменең буй-буй икәнен дә, башындагы кепка белән кулындагы портфеленең нинди төстә булуын да аерырлык түгел иде. Карачкы, йөгереп диярлек болынны үтте, бакча башына якынлашты. Иелеп, киртә арасыннан ихатага узды. Абзар эченә керде. Капшап, кадакка эленгән бауны тапты һәм баскыч буйлап чормага күтәрелде. Шулчак көчле яшен бөтен дөньяны яктыртты. Сарыклар почмактан почмакка йөгергәләшеп алды. Ә кеше… Бауның бер очын бәпкәгә бәйләде, икенче очына элмәк ясап, муенына киде һәм чормадан төшә торган уем кырыена килеп басты…

***

Төн уртасында, ишекне шакып та тормыйча, ике кеше килеп керде. Хатын, ирем, ниһаять, кайтты дип, тыныч кына икенче ягына әйләнеп ятты. Ләкин шунда ук ят тавыш ишетеп, дертләп китте.

– Ирең кайда?

– Белмим… Ә сез монда нишлисез? Нәрсә кирәк сезгә?

– Аңгырага салышма! Лампаңны кабыз! Стена газетасы кайда?

Балалар, уянып, еларга тотынды. Өйнең асты өскә килде, эзләгәннәре табылмады. Берсе тышка чыгып китте. Бераздан, кереп, икенчесенең колагына нәрсәдер пышылдады. «Абзарда», дигән сүзе генә ишетелеп китте.

Шуннан, инде яшермичә: «Портфеле буш, үзеннән төтен исе килә», – диде. Икенчесе: «Ярар, мәшәкатеннән котылдык», – диде һәм икесе дә чыгып китте. Хатын, нәрсә булганын әле аңламыйча, ләкин ниндидер зур кайгы килгәнен сизеп, кызларын кочагына алды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии