Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары

Бу язма сугыш чорында туып, сабый чакның һәм үсмер чорның барлык авырлыкларын күреп үскән, алга таба да илебезгә намуслы хезмәт иткәннәр хакында. Узган гасыр истәлекләре дияр идем мин аны.

Еллар узган саен сугыш чоры авырлыклары әкренләп җиңеләя бара. Бу инде безнең Саба районында да сизелә. Районда халыкка хезмәт итә торган күп төрле оешмалар барлыкка килде. Шуларның берсе – район җитәкчеләренең зур тырышлыгы белән оештырылган Саба автомобиль хуҗалыгы иде. Ул оешма район үзәгеннән читтәрәк торган иске каралтыларга урнашты. Аны оештыру һәм җитәкләү өчен техник белеме, яхшы оештыру сәләте булган Шәйхулла Ибәтуллин, Фәрит Җәлиловләр билгеләнгән иде.

Эшне башлау, дип әйтергә генә ансат. Ремонт эшен алып бару өчен бернинди җиһазлар булмаган җирдә эш башланды. Район авылларыннан колхозда эшләп, тәмәкелек тә акча ала алмаган шоферлар җыелды. Бу оешма район өчен бик тә кирәкле иде. Эш бик авыр, юллар начар, машиналар иске, запчастьләр юк дип әйтерлек. Шундый авыр шартлар булуга карамастан, эшләр әкренләп алга барды. Шушы шартларда да хуҗалык җитәкчеләре алга карап эш итте. Эшче кадрлар әзерләүне дә кайгыртты. Казандагы шоферлар әзерли торган мәктәпләргә үз хисабыннан укучылар җибәреп укытты.

Еллар уза торды, әз-әзләп булса да яңа машиналар, автобуслар кайтты. Оешманың дәрәҗәсе үсте. Казан шәһәренә районның берничә урыныннан автобус маршрутлары ачылды. Хуҗалык машиналары район оешмаларына зур ярдәм күрсәтә башладылар.

Хуҗалык Казандагы автотранспорт берләшмәсенә буйсынганлыктан, урып-җыю вакытында район хуҗалыкларына эшләүдән тыш, республиканың башка районнарына да җибәрелә иде. Хуҗалык республикадагы төрдәш хуҗалыклар арасында алдынгы урыннарны алып эшләде.

Миңа – бу язманың язучысы Шакиров Габделәхәткә дә – 1964нче елдан 1972нче елга кадәр бу оешмада эшләргә туры килде.

Хезмәт авыр булса да, ул елларны, бергә эшләгән иптәшләрне сагынып искә алам. Аларның күбесе бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын. Исән калганнары бик аз, аларга Аллаһ хәерле гомер бирсен. Бу урында аларның исемнәрен атыйсым да килә, ләкин алар бик күп, берсен язсам – берсе кала.

Хәзерге заман кешеләренә гыйбрәт өчен, ул еллардагы берничә генә юл вакыйгасын тасвирлап үтәсем килә.

Кыш көне Шәмәрдәнгә юл турыга булмый, авыл шоферлары язга кадәр йөри алмый иде. Сабадан Шәмәрдәнгә юл урман эчләтеп салына иде. Урман эчендәге юлларны кыш йөрү өчен тигезләп туңдыралар иде. Автохуҗалык шоферлары – Сталинның штрафной батальоны кебек, бирелгән приказны берсүзсез үтәүчеләр. 10 машина Шәмәрдәнгә барып, он төядек, арада өр-яңа ЗИЛлар да бар. Яхшы машиналар алдан китеп, турыга кайтабыз дип, 5 машина урман сазына кереп баткан. Кышкы көн кыска, баткан машиналарның онын бушатып, аларны чыгарып, бушаткан онны ташып төяп, икенче көнне сәгать 8гә пекарьняга Галимҗан абыйга онны бушаттык. Ул вакыттагы төяү-бушату тарифы: 1т төяү 1 сум, бушату 1 сум. Төне буе урманда эшләгәне бушка.

Икенче очрак – шул ук он алып кайту. Шәмәрдәннән онны төяп кайттык, урман эчендә буран юк. Сабага кайтып җитеп, урманны чыксак, котырган буран. Сабага җитәргә бер чакрым кала юл бетте, кояш баеп, караңгы төште. Безгә юл ачу турында уйлыйсы да юк. Машиналарның суын агызып, пекарьняга кайтып кундык. Иртәгесен сельпо атларына бидон белән сулар төяп, машиналар янына киттек. Аларны кар астыннан табарлык та түгел. Дорожныйдан 2 трактор килеп, юлны ачып, сәгать 1гә кайтып, оннарны бушаттык.

Өченче вакыйга. Язгы ташу вакыты. Безгә кичтән Ленин совхозына барып кунып, иртәгесен дуңгыз төяп, Казанга илтергә. Колонна белән юлга чыктык. Совхоз юлына борылып, бер чакрым чамасы кергәч, юл юк. Безнең белән АТП начальнигы Васил Галиев та бара. Кыш көне совхоз машиналары болын аша йөри иде. Болынны су баскан. Вентилятор ременьнәрен ычкындырып, болын аша совхозга кереп, гостиницада кундык. Ул ягылмаган, суык.

Безнең белән 5 ел сугышта йөреп исән кайткан Хәмит абый Хәбибуллин да бар. Иртә белән бер кеше килеп керде. Ишек төбендә Хәмит абый ята. Ул кеше Хәмит абыйның одеялын ачып эндәшә: «Егетләр, әйдә, маллар төяргә барыйк». Хәмит абый олы кеше, торып утырды да: «Сез кем буласыз?» – дип сорады. Теге кеше: «Мин шушы совхозның директоры Галиев булам», – диде. Рәхмәт яугыры, Хәмит абыйга нинди илһам килгәндер, ул болай диде: «Сез безнең килгәнне белдегезме? Кайларда кунганны белдегезме? Ашаттыгызмы? Мин 5 ел фронтта йөреп тә, мондый хәлне күрмәдем», – диде. Галиев бер сүз әйтмәде, борылды да чыгып китте. Ул вакытта совхозда управляющий Державин дигән кеше иде. Галиев аны чакырып алган да, сораган: «Син белдеңме машиналар килгәнен?» Ул, белмәдем, дигән. «Белмәсәң, хәзер кайт та, хатыныңа ашарга әзерләтеп, шоферларны туйдыр, аннан машиналарга дуңгызларны төятеп, Казанга озат. Бүген күземә күренмә, иртәгә планеркага килерсең», – дигән.

Бу язмам бергә эшләп бакыйлыкка күчкәннәргә дога булып ирешсен. Исән калган бергә эшләгән кешеләргә истәлек өчен булсын.

Ул заман кешеләренең берсенә дә җиңел булмады. Хәзерге тормышта яхшы юллар, яхшы йортлар, яхшы машиналар да үзеннән-үзе килмәде. Шуның өчен халык әйтеме бар: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел».

Бүгенге көндә районны, Татарстанны, илебезне җитәкләүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.

Тормышыбызда нинди зур үзгәрешләр. Алга таба да илләребез имин, елларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын.

Габделәхәт абыегыз ШАКИРОВ,

Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии