Сукыр килеш кушканны үтәү

Сукыр килеш кушканны эшләүчеләр арттымы әллә активлашып киттеме, дип куркып торам. Әниләрегезнең башларын кисеп китерегез, дип, балаларыбызга куша гына күрмәсеннәр инде. Аллам сакласын, анысын да үтәүче табылыр. Әнә телебезне кисеп алдылар, анысын да кушканны үтәүчеләр башкарды.

Сайлау дигәнгә мин ышанмыйм. Дәүләт башында ике дистәдән артык бер үк кеше утырса да, алга китеш күренми. Әйе, шул кушканны үтәүчеләр күп өстенлекләрдән файдаланалар инде. Мондый өстенлекләр гади халыкка тәтеми шул. Эшләгәннәрен хуҗалары ашап бара. Шуңа хәерчеләр бетми дә. Әнә бездән җиңелгән Германиядә халык бездән ничә тапкырга яхшырак яши. Аларда урлау, талау, ришвәт дигән әйбер ят икән. Бездә киресенчә, арта гына бара бугай.

Хөрмәтле үтәүчеләр, ялтыраган һәр әйбер дә алтын булмый ул. Кушучылар арасында кемнәр генә юк. Бәлки кайберләрен үтәргә дә кирәкмидер?

Мин 29 ел урманчы (лесник) булып эшләдем. Урманга кергән кешеләргә, тырнак астыннан кер табып, штраф сугарга кушалар иде. Кушалар дип, мин дә берәүгә яздым. 1972нче ел, эшли башлаган елым. Янәсе, эш күрсәтәм. Ул кеше техник иде. Миңа кушучының машинасын ясады да, мин төзегән актны ертып ыргытты. Урманны саклаучыга бер файдасы да булмады. Башкача андый әйбергә катнашмадым. Урман үстерим дисәң, акт язуны шул кушучыларның үзләреннән башларга кирәк. Кушучылар иртән эшне нәрсәдән башлый? Урман сатарга клиент эзләүдән башлый. Безгә кадәр үстереп киткәннәрдән калган урман 80-85нче елларга кадәр җитте (үзем эшләгән чор турында язам). Шул еллардан соң авылларга урман материаллары читтән кайта башлады. Акча читләргә китте. Башкалар урманны читкә сатарга да үстергән. Без, Чирмешән, үз ихтыярыбызга да үстермәдек. Менә кушучылар нәрсәгә китереп җиткерде. Урманны бетереп кенә калдырмадылар, урманда эшләүчеләрне хәерче итеп калдырдылар. Чирмешән урманчылыгында эшләүчеләр аена 60-80 сум алсак, Саба урманчылыгында эшләүчеләр 300-400 сум алды. Хаклык эзләп, барлык баскычларны үтеп, Югары Советка кадәр барып җиттем. Югарыдагылар прокурор тикшерәсе эшне Пенсия фондына җибәргән. Бүген пенсиям, сиксәнгә җиткәч, 16905 сум. Илфат әфәнде әйткәнчә, бу бит Русия! Бу дәүләткә ышанычым калмады. Минем кебекләр күптер.

Әллә бу дәүләт урлау-талаудан кергән керем белән генә яшиме соң? Авылда яшәүчеләрнең йорт артларында бакча бар. Минеке 0,27 гектар. Ул дәүләт акты белән расланган, авыл советы рәисе Гарифуллин Р. кулы куелган. Менә шул җир бернинди сәбәпсез 0,03 гектарга үскән дә, хәзер бакчам 30 сутыйга әверелгән. Салымны да 30 сутый өчен түлибез булып чыга. Бу миндә генә түгелдер, бөтен авылыбызда шулайдыр. Монда мәкер ята, түләгән квитанцияне бирмиләр. Судка мөрәҗәгать итеп караган идем, дәүләт актын күрсәткәч, бу бит 2004нче елда бирелгән, хәзер фәләненче ел, диделәр. Шулай булгач, бакча үсә булып чыга инде. Түләгән турында кәгазь булмагач, аны елына ике дә ала алалар. Ничек исбатлыйсың? Узган елларда күпме түләгәнемне хәтерләмим, сиксән үзенекен итә. Аннары аягында йөри алмаган әби-бабайлар ул бакчаны сөреп, чәчә аламы? Мәчет картлары ярдәм сорап, бәрәңге, суган җыеп йөри, дәүләт миннән салым сорый. Аңламассың бу илне.

Хөрмәтле редакция, сезгә үтенечем бар. Газетаны 2006нчы елдан укып барсам да, Илфат Фәйзрахмановтан башкаларның берсен дә танымыйм. Сезне бик тә күрәсе, танышасы килә. Газетада бер фоторәсемнәрегезне бастырып чыгарсагыз иде. Без сезне укый гына түгел, күрә дә алуыбызга бик шат булыр идек.

Әсхат САФИН,

Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы

Комментарии