Петербург халкы рәхмәт әйтә: Ленинградны коткаруга 77 ел

Петербург халкы рәхмәт әйтә: Ленинградны коткаруга 77 ел

Ленинград камалышында калган халыкны эвакуацияләү – Бөек Ватан сугышы чорының иң фаҗигале битләреннән берсе. 872 көн камалышта булган шәһәрдән 1,7 миллионнан артык кеше киткән. Аларның урнашу географиясе дә киң: балалар оешмалары Ярославльдә, ерак Новосибирск өлкәсендә урнашкан; уку йортлары Саратовка, Ташкентка күченгән; театр, филармонияләр Пермь, Кировка төпләнгән… Санап бетереп булмас. Һәр шәһәр халкы ярдәмгә ашыккан. Шул исемлектә Татарстан да бар.

КҮҢЕЛГӘ ТИГӘНЕ – АЧЛЫК

Блокада вакытында 900дән артык кеше Дәрвишләр бистәсенә эвакуацияләнә. Әмма ленинградлыларның күбесе Казанга 1941нче елның җәендә килә. Бу күпчелекне Ленинград дәүләт оптика-механика заводында эшләүче 2800 хезмәткәр били. Рәсми мәгълүматлар буенча, җиде эшелон белән кешеләр һәм җиһазлар китерелә. Дәрвишләр ул вакытта зур булмаган бистә була һәм тиз арада бараклар төзелә. Кечкенә генә бүлмәләрнең һәркайсында ике-өч гаилә яши, сыймаганнарга брезент палаткаларга күчәргә туры килә. Ә Ладога күле буенча эвакуацияләнгән блокадачыларның эшелоны 1941-1942нче еллардагы аномаль салкын кыш вакытында күченә. Күбесе Казанга килеп җитә алмыйча ачлыктан һәм салкыннан үлә, шуңа да аларның рәсми саны бөтенләй билгеле түгел.

Казанда яшәүче Татьяна Петрова бу хәсрәтле вакыйгаларны ачык хәтерли. Бөтен гаиләсенә кагылып үткән сугыш җиленең әле дә үзен сиздерүен ассызыклый, бу катлаулы вакыйгалар аның башыннан үтмәсә дә, әтисе сөйләгәннәрдән чәчләр үрә тора иде, дип искә ала ул.

– Мин – блокадачылар гаиләсеннән. 1942нче елда әтием дә, аның бертуганнары да, әби дә Казанга эвакуацияләнгән. Бабаем оптика заводында эшли иде, ул да бу исемлектә бар, тик ул Казанга кадәр барып җитмәгән – юлда ук үлгән, – дип сөйли Татьяна ханым.

Ачлык… Татьяна ханымның әтисе Николай ул елларны шул сүз белән сыйфатлый. Сугыш турында ишеткәч үк, әле кечкенә булуына карамастан, коткыга бирелә ул. Икенче көнне үк кибет киштәләренең бушавы турында да сөйли, бодай складларыннан тузан гына бөркеп калганын да ачык хәтерли.

– Әтием сөйләве буенча, алар бер шикәр кисәген дә унга бүлгәннәр. Кыш көнендә бозны эретеп, аңа шикәр болгатып эчкәннәр. Бу – алар өчен алтынга тиң су булган, – дип дәвам итә Татьяна ханым. – Бабай Ленинградның оптика заводында эшләде дидем. Әти аның турында да еш сөйли иде. Бабай заводта яшәгән, өйгә бик сирәк кайткан. Әби басудан урып-җыюдан соң калган яфракларны җыеп йөргән һәм аш пешергән. Әтинең бертуган апасы Аняның кулына карточка тоттырып ипи артыннан җибәрә торган булганнар. Ул кечкенә булса да, ач кешенең нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы аңлый. Ул елны бер-берсен талап кына да ничә дистә кешеләр үлгән бит.

Николай әфәнденең күңеленә иң тигәне – ачлык була. Аны сүз белән генә аңлатып булмый, билгеле. Ләкин кечкенә Таня ул сөйләгән бер вакыйганың һәр сүзен генә түгел, һәр өтеренә кадәр хәтерли:

– Ачлык елы, дидек бит инде. Әтиләргә дә ашарга ризык булмый. Шулчак аларның йортлары янына бер эт ияләшә. Якын итәләр бу этне. Әтием аны гел иркәли, аның белән уйнарга вакыт та таба торган була. Көннәрдән беркөнне бу эт югала. Эт югалган көнне әби итле аш пешерә… Әти еллар үткәч кенә эт итен ашаганлыгы хакында белә. Шул вакыйгадан соң хуҗасыз этләргә әз булса да ярдәм итим дип, гел ипи каптырып китә иде ул.

Блокада гаиләнең берничә буынында чагылыш тапкан. Петровлар гаиләсе барысы да тыйнак, эмоциональ кешеләр. Балаларны кече яшьтән үк эшләргә һәм бары тик үз көчләренә генә ышанырга өйрәткәннәр.

– Кечкенәдән үк безнең күңелләрдә азык-төлеккә сакчыл караш тәрбияләделәр, – дип сөйли Татьяна ханым. – Экономияләдек, тәлинкәдә беркайчан да ипи валчыгы калмый иде. Ипинең кадерен аңлый идек. Артык күп ашамадык, кирәклесен генә. Әйтергә онытканмын: бабам артык күп ашаудан үлде. Ничә ай ачлыктан интеккән ирнең организмы Казанга күченгәндә ике-өч көнлек ризык ашауга түзә алмый. Без әле дә аның кайда җирләнгәнен белмибез. Кайберәүләр үзенең туенганын сизмәгән ул чорда.

Николай Петров блокададан соң гаиләсе белән Ленинградка әйләнеп кайтырга тели, әмма аларны кертмиләр. Фатирларын да дәүләткә бирәләр. Шул вакытта Петровлар гаиләсе Татарстанга сыена, монда төпләнеп кала.

ЛЕНИНГРАД ИПИЕ ӘЛЕ ДӘ САКЛАНА

Сәнәгать предприятиеләреннән тыш, Казанга балалар йорты, һөнәр училищелары, техникумнар эвакуацияләнә. 1942нче елның беренче яртысында – «тормыш юлы» буенча Ленинградтан бик күп баланы чыгаралар.

Дәүләт архивында эвакуацияләнгән балаларга аш-су һәм медицина хезмәте күрсәтү турындагы документлар саклана. Белешмә буенча, 1942нче елның 30нчы маена Казанда 24 балалар интернат-мәктәбе булган. Аларда барлыгы 2706 бала яшәгән. Эвакуацияләнгән балалар һәм өлкәннәр Казанда гына түгел, Алабуга, Бөгелмә, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Минзәлә һәм Татарстанның башка районнарында да яшәгән. Алар кечкенәдән үк колхозда эшли. 8 яшьтән башак, дару үләннәре, каен бөресе җыюда катнаша. 1941-1945нче елларда Ленинград һәм Ленинград өлкәсеннән барлыгы 52241 кеше Татарстан АССРына килгән.

Әти-әнисез калган күп балаларны асрамага алганнар. Тик ТР Дәүләт архивында күпме Ленинград баласының гаиләле булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Хәер, бу хакта хикәяләр Татарстанда буыннан-буынга тапшырыладыр.

Узган ел «АиФ» порталы Казанда яшәүче Лилия ханым Бәшированың әтисе турында истәлекләрен язган иде. «Минем әтием Илдус Хәйрулла улы Бәширов Ленинградтан Казанга эвакуацияләнде, аңа ул вакытта өч яшь булган, – дип сөйләде ул. – Ул үзенең исемен дә белми: үзен бер таныштырганда Сергей, икенчесендә – Илья дип атый. Аның әнисе – Хәбибҗамал Минневәли кызы Бәширова. 1942нче елның кышында ул көдрә сары чәчле малайны чанага салып, өенә алып кайта, уллыкка ала». Лилия, әтисе олыгайгач кына, әнисе Хәбибҗамал аңа Ленинград тамырлары турында сөйләде, ди. Илдус Хәйрулла улы чын әти-әниләренең язмышы турында белергә тырышса да, нәтиҗә булмый, ә Хабибҗамал апаны гомере буе үз әнисе итеп күрә.

Сугыш елларында Ленинград балаларын Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 101нче мәктәп үз кочагына ала. Биредә бүген дә блокадачылар өчен даими очрашулар оештырыла, балаларга да патриотик белем бирелә. Камалышта калган Ленинград музееның нәкъ менә шушы мәктәп нигезендә ачылуы да очраклы түгел. Мәктәп директоры һәм музейны оештыручы Татьяна Петрова сүзләренчә, «бу – ленинградчылар турында онытмау һәм алар турында киләчәк буынга сөйләү мөмкинлеге».

Әлеге музей 2001нче елдан бирле эшли. Татарстанга эвакуацияләнгән, Ленинград камалышында катнашканнар турында истәлекләр һаман туплана. Бу геройларны бармак белән генә санарлык булса да, бу истәлекләрне барларга аларның туганнары ярдәм итә. Татьяна ханым үзе дә шундыйлар рәтеннән бит. Ул әтисе сөйләгәннәрнең барысын да хәтерли һәм Ленинградның нинди корбаннар бәрабәренә җиңүен онытмауларын тели. «Оныту – куркыныч», – ди ул.

– Музейда үзем экскурсияләр оештырам. Нинди ачы язмышлар турында сөйләнелсә дә, син үз илеңнең тарихын белергә тиеш. Әлегә бу өлкә аксый. Бервакыт балалардан: «Холокост нәрсә ул?» – дип сораган идем, «Клей», – дип җавап кайтардылар. Имин илдә яшәгән балаларга сугыш чорын күз алдына китерү кыен шул, – ди Татьяна ханым.

Музейда сугышчыларның киемнәре, Ленинград камалышында калган халыкның эш кораллары, язышкан хатлары саклана. Иң мөһим әйбер – 125 граммлы ленинград ипие. «Шуңа карап, балалар ипи кадеренә төшенә», – ди музей җитәкчесе.

Блокадачылар үзләрен сыендыручыларны, күрсәтелгән ярдәмне онытмыйлар. Шуны исбатлап, «Рәхмәтле Ленинград» акциясе кысаларында ел саен үзенә ярдәм кулы сузган ил һәм шәһәрләргә рәхмәт җиткерәләр. 27нче гыйнвар көнне Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 77 ел тулу уңаеннан тагын бер шундый чара оештырылды.

Үзе күрмәгәннәр бу авыр вакыйгаларны башыннан үткәрә алмас. Үткәрергә дә язмасын. Әмма сугыш елының канкойгыч битләрен күз алдында ачу күңелебездә илебезгә һәм халкыбызга карата хөрмәт тәрбияләмәсме?.. Һәрхәлдә, үз тарихыңны белү һәм календарьның кызыл даталарына гына түгел, ә илебез тарихында булган истәлекле вакыйгаларга караш ташлау комачау итмәс иде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии