Авылым рухы

Авылым рухы

Туган авылым, сиңа кайттым әле

Яшьлек сукмагыннан үтәргә.

Шушы сукмаклардан үтә-үтә,

Гомерем йомгакларын сүтәргә.

Туган авылым Салтык-Ерыклыга 18нче гасырда нигез салына. Ул табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Тирә-ягында чәчәкле болыннары, салкын җилләрдән саклаучы җиләкле таулары җәелеп ята.

Челтерәп аккан чишмәләре сусаганнарга су эчерә. Гөмбәле, чикләвекле, җиләкле, өйләребезне җылытыр өчен утын, өй салыр өчен агач биргән урманы шаулап үсә. Авылыбыз буйлап Шөн елгасы ага. Бу елгада күпләребез йөзәргә өйрәнде, малайлар балык тотты. Балыкка йөрү алар өчен бер шөгыль иде.

Йөзьяшәр әбиләрнең сөйләве буенча, элек авылымда 127 хуҗалык булса, хәзерге вакытта 30дан азрак хуҗалык калган.

ЭЛЕК

Мин – сугыш беткәннән соң 9 елдан туган баламын. Без гаиләдә алтау үстек. Керосин салынган бишле лампа яктысында бергәләп дәрес әзерләдек. Әнием шушы ут яктысында шәл бәйләде. Аның йомшак шәлләре бик күпләрне җылытты. Үзебез мамык кәҗәсе асрадык, мамыгын алгач, кылын чүпләү безгә йөкләнә иде. Кыллы мамыктан бәйләнгән шәл бик йомшак булмагандыр инде. Ә электр уты соңрак, 1968нче елның кыш аенда авылыбызны яктырта башлады. Ул чактагы сөенечне әйтеп, аңлатып та булмый. Мин бу вакытта 7нче сыйныфта идем.

Кечкенә чагымда фермада төрле-төрле кош-корт, мал-туар: сарык, дуңгыз һәм үгезләр асрадылар. Саман сараенда бик күп атлар үрчеттеләр. Саман кирпечен авылым ир-атлары балчык һәм вак саламнан ясый иде. Бу сарай бик күп еллар төзек хәлдә торды. Утарда колыннар чабып йөрде. Без, балалар, аларга карап соклана идек. Ялларыннан гына булса да сыйпарга ярамады. Колынчак типсә, үтерәм дип тибә ул, ди иде әниләр. Шуңа күрә читтән генә күзәтеп йөрдек.

Авылымда бик матур башлангыч мәктәп, ындыр табагы һәм ашлык салына торган амбарлар бар иде. Ә хәзер берсе дә юк инде. Атлар да бик аз, бары тик эре терлеккә исәпләнгән ферма гына тора.

Кечкенәдән әниемә ияреп, сарык фермасына эшкә төшә идем. Сарыкларга пешереп төелгән бәрәңгене салкын су белән болгатып бирәбез. Бәрәннәргә миллек элеп куябыз, утлыкларына печән салабыз. Сарык фермасындагы тиресне сәнәкле-көрәкле эштә йөрүче абый-апалар чистарта. Бу эш иң авырлардан саналды. Апалар тирес куптарудан кайтканда, кул башларына кан төште, дип сөйлиләр иде. Ә хәзер фермада эшләүләре бик җиңел.

Без 5-6 яшьтән үк эш белән тәрбияләндек. Һәр гаиләдә диярлек 6-7 бала үстек. Казлар өчен басудан каз печәне, кукуруз, бәрәңге басуыннан кышка киптерер өчен урак белән печән җыйдык, аны уфалла арбасына төяп ташыдык. Каз көтүе дә сакладык. Алар басуга керсә, «пләвәй» ябып куя иде. Комбайн сукканнан соң калган башакларны казларга ашатырга басуга алып мендек. Иңнәребездә – көянтә-чиләк. Тамаклары кипкән казларга су эчертәбез, янәсе.

Без басуга менеп җитүгә, алар очып төшеп тә китә. Чит-ят җирне тиз генә үз итә алмыйлар, күрәсең. Шулай итеп, бар хезмәтебез юкка чыга. Ә кичләрен көтү кайткач, сыерларны саугач, аларны болынга алып чыгабыз.

Җәй көннәре – җиләк-җимеш пешкән вакыт. Урманнан ике көнгә бер чиләк каен җиләге җыябыз. Аны базарга илтеп сатасы да бар әле. Бер чиләкне сигез чакрым күтәреп барабыз да аннан, этелә-төртелә кереп, автобуска утырабыз һәм Нократ Аланындагы базарда стаканын унбиш тиенгә җибәрәбез. Ул акчага уку кирәк-яраклары, форма, кайвакытта сушки, батон, ипи җыя идек. Ипине икешәрләп кенә бирделәр. Егермешәр ипи җыйган чаклар була иде. Аны аллы-артлы асып кайтырга да кирәк. Ул җилкәләр ничек чыдаган да, эчләребез ничек төшмәгәндер. Болары инде 5-8нче сыйныфка тикле эшләгән вакытлар. Шул ук сыйныфларда укыганда ындырда да хезмәт куйдык. Бер дә олылардан калышмадык, чөнки без – кечкенәдән эш сөеп, чыныгып үскән буын. Әйе, рәхәтләнеп уйнадык та, эшләдек тә. Җәен басуда борчак, печән әйләндерү, печәнне ат арбасына төяп ташу – берсе дә калмады.

Авыл саен диярлек 25-30 гектар бәрәңге утыртыла иде. Ул бәрәңгене көрәк белән казыдык. Көз көне кар явып торганда да бәрәңге чүпләгән чакларны онытып булмый. Без әниләргә булыштык, шулай ук мәктәптән дә басуга алып чыгып китәләр иде. Нинди авыр хезмәт бит! Ләкин басуда бәрәңге казылмыйча калмый иде. Шулай ук мал чөгендерен сирәкләү һәм арасын чүптән утау да, көз айларында казлар, маллар чалгач, бер-береңә ашка йөрүләр онытыламы соң, юк, онытылмый икән алар.

Әле кышларын тавык тизәге, көл дә җыйдык. Малайларга ат җигеп бирәләр, без, авыл буйлап кеше саен кереп, тавык тизәге һәм көл сорыйбыз. Болар яшелчә басуына ашлама булгандыр.

Үземне белгәннән бирле һәм хәзергә кадәр авылымның яшәешен күзәтеп барам. Халык үзара дус яшәде, бер-берсенә ярдәм итә иде. Монда итек басучылар, умарта тотучылар булды. Алар гаилә керемен бал, итек сатып тулыландырганнардыр.

Әбием сөйләве буенча, элек мәчет безнең бакча башында булган. Аның чокыры һәм вак ташлары гына калган иде, сүттергәннәр, күрәсең.

Ул чакта колхозда эшләр гөрләп барды. Атаклы агроном Миннехан абый, колхоз рәисе Ясәви абый, бригадирлар Фариз, Наил, Фәрит һәм Рәхи абыйлар, алдынгы комбайнчы Разак абый, тракторчылар әтием Фаиз, Илдар, Васыйл һәм Наил абыйлар, шулай ук халыкның тырыш хезмәте белән колхозыбыз алдынгы сафларда булды. Әгәр дә хуҗалык алга китсен дисәң, аның хуҗасы шул җирлектә туып-үскән һәм авыл хуҗалыгы буенча укып, үз авылы өчен бар тырышлыгын куючы кеше булырга тиеш.

Ул вакыттагы кичке уеннарның матурлыгы мәңгегә хәтеребездән җуелмас. Үзлекләреннән гармун уйнарга өйрәнгән Имаметдин абый, Фаиз абый, Сәяфетдин, Рашит, Рифкать, Розалия кебек гармунчылар белән буыннан-буынга кичке уеннар гөрләп торды.

Без үскәндә язын-көзен авыл урамнарын озын кунычлы резин итек белән бата-чума йөрисе иде. Ә хәзер...

ХӘЗЕР

Туган авылым, сиңа кайттым әле

Синең яшәешне күрергә.

Матур йортларың бар искитәрлек,

Яшә әле гомер-гомергә.

Авылымның тирә-як мохите үзгәргән. Елга буйларын өрәңге басып бетергән. Агачлар арасында төлкеләр, кош-кортка зыян салучы канэчкеч вак-төяк җанварлар яши. Урманга керә торган түгел. Җиләкле аланнар юк шул инде. Элек урманнарны яңартып, чистартып торалар иде. Аннан соң көтү дә урманда йөрде. Вак-төяк тишелеп чыккан үсентеләрне ашап бетереп бардылар. Алар кергән җирдә эре агачлар гына утырып кала иде.

Аллага шөкер, хәзер авылда юлларыбыз әйбәт. Кукмарадан Кәркәүчкә кадәр асфальт юл бар иде. Аннан соң дүрт чакрым арада заманча дүрт күпер һәм авылыбызга тикле асфальт җәелде. Бу тигез юлда машинаның барганы сизелми дә. Мондый зур сөенечкә халык һаман да ышанып җитә алмый әле.

Авылымда эшсөяр кешеләр яши: мал-туар асраучылар да шактый, җир алып, аны эшкәртүче дә, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Биредә кечкенә генә клуб эшләп килә. Һәр бәйрәмне матур итеп оештыра беләләр. Җәй көне төрле якларда яшәп ятучы авылдашларның кайткан бер мизгелендә «Авыл бәйрәме» гөрләп уза. Шушы бәйрәмнең берсендә: «Юлларыбыз да хәзер искитәрлек әйбәт, әйдәгез, күмәк көч белән чишмәләрнең берсен заманча итеп ясыйк әле», – дип мөрәҗәгать иткән идем. Авылымнан чыгып киткән һәм анда яшәүчеләрнең көче, матди ярдәме белән матур чишмә барлыкка килде. Һәркемгә рәхмәт хисләремне җиткерәм. Сүзләремне аяк астына салып таптамыйча күтәреп алдылар, шулай итеп, авылымда яңа чишмәләр торгызылды.

Мин кечкенә чакта авылымда мәчет юк иде, Нәфисә әби мәрхүм булгач, аның өе мәчет вазыйфасын үтәде. Тора-бара авылым мәчетле дә булды, аннан һәркөн азан тавышы яңгырый. Зиратыбыз да чиста, тирә-ягы заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алынган.

Авылым урамнарындагы матур йортлар «түшләрен» киереп тора. Су, бәдрәф өйдә. Кыскасы, шәһәрчә көн күрәләр. Авылым шулай яши, яшәргә омтыла. Яшьләр укып бетергәч, югары уку йортларына керә.

Салтык-Ерыклыдан атаклы композитор Фасил ага Әхмәтов, табиб, шәфкать туташы, тәрбияче, укытучы һәм башка белгечләр чыккан. Эш бар кешегә дә җитмәгәнлектән, күбесе шәһәрдә төпләнеп кала шул. Әгәр өй саен бер төпчек ир бала авылда гаилә корса, мәктәп һәм укытучыларга эш бетмәячәк. Шулай ук һәрбер хуҗалык сыер, берничә эре терлек тотса, акча эшләү мөмкинлеге дә булачак. Киләчәктә фермалар зурайтылып, эре терлекнең баш саны арттырылса, тагын берничә кешегә эш урыны була дигән сүз. Авыл алга таба да яшәсен дисәң, барын да уйлап эш итәргә кирәктер, мөгаен.

Бик күп еллар узган,

Шул елларга кайтып

Чагыштырдым сине, авылым.

Үткәннәрне уйлап, яшәвеңне теләп,

Синнән тагын китеп барышым.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии