Китү авыр, кайту җиңел, диләр

Китү авыр, кайту җиңел, диләр

Илебездә 2020нче ел «Хәтер һәм Дан елы» дип игълан ителде.

Шул нисбәттән мин дә өч сугышта катнашып исән калган, 9 ел хәрби стажы булган (1939-1948), Бөек Ватан сугышы ветераны – кадерле әтиебез Ильясов Муса Идрисовичның (14.01.1914-07.11.1986) «Истәлекләр» дәфтәреннән кыскартылган өзекләрен тәкъдим итәм. Бу хикәяләр дәһшәтле сугыш елларында, үтә дә аянычлы очракларда да кешеләр – нинди ил вәкиле, нинди милләттән булуына карамастан, фашистларны җиңү өчен һәм ул көн килүенә ышанып, бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итешеп, үз мөмкинлекләрен файдаланып, үз илләренең лаеклы вәкилләре булып, булдыралган кадәр көрәш алып барулары турында.

ТЕЛЬМАН КОММУНИСТ – СТАЛИН КОММУНИСТ

…Ниһаять, 1944нче елның кышын чыгып киләбез. Концлагерьның бараклар артындагы почмагында үтмәс кирка белән үз-үземә кабер казыйм. Болай да ачлыктан хәлсезләнгән гәүдәмне туйганчы кыйнадылар да, шушында китереп аттылар. Төнге прожекторлар җан өшеткеч нурлары белән яктыртып-кармалап үтә…

– Гарьләнмичә, шушы кабахәтләр кулыннан шушында үләмме инде хәзер? Бу бит мөмкин түгел!.. Йә Ходаем! Ике әсирлектән котылып чыга алган идем бит инде Синең ярдәмең белән. Тагын нинди сынаулар куйдың бу бичара башыма? Соңгы чигем шушымыни инде? Тагын тереләй күмсәләр, ничек бу кабердә соңгы сулышымны көтеп ятмак кирәк, җаным күкрәгемдә килеш? Бу бит лагерь эче, моннан кая барасың кабереңнән чыгып? Акылга сыярлык могҗиза булуы мөмкин түгел шул инде. Йә Аллам, өзмә гомеремне, коткар мине шушы вәхшиләрдән! – дип, җан өзгеч тавыш белән кулларымны күккә күтәргән идем, «Кто здесь?» – дип, бер немец офицеры яныма килеп басты. Мин немец телендә җавап бирдем. Бу, аптырап: «Нишлисез монда?» – дип сорады. Мин: «Үземә кабер казыйм. Үлә калсам, иртән килеп күмәрсез», – дидем.

Немец кем икәнлегемне, ни өчен мондый җәза алуымны сорады. Мин горурлык белән: «Чираттагы качуым өчен. Бу юлы агач бушатканда, соңгы агачлар белән ишелеп төштем дә, куышлыкта калдым. Эшчеләр кайтып киткәч, поезд составына эләгеп, 60 чакрым китә алдым. Бер җирле полякның бәрәңге буразнасына сузылып яткан идем, күреп калды да, сөт белән ипи чыгарып бирде. Үзе: «Төнгә кадәр шушыннан китмә», – дип, өенә кереп китте. Сезгә шалтыратып хәбәр биргән тизрәк. Аларга бит, әсирләрне тотып бирсәләр, акча вәгъдә итеп, багана саен искәрмә элгәнсез. Мин картка ышанып, бераз хәл алыйм дип, йокымсырап киткәнмен. Сезнекеләр этләр белән килеп, кире лагерьга кайтардылар. Кыйнап, допрос алганнан соң, шушында сөйрәп китерделәр дә, иртәнгә кадәр үземә кабер казырга калдырдылар, фашистлар», – дип, ярсып сөйләп бирдем.

– Немец телен кайдан беләсең? – дип соравына:

– Башкортстанда яшәгәндә күршеләребез ишле балалы немец гаиләсе иде. Без дус булып яшәдек. Мин сугышка кадәр педтехникум бетердем. Татар, рус, немец телен һәм әдәбиятын укыттым. Физика-математика, астрономия фәннәре белгече идем, мәктәп директоры булып эшләдем, – дип сөйләп бирдем.

Бу бүлдерми тыңлап торды да:

– Тельман – коммунист, – дип кулын сузды.

– Сталин коммунист, – дип җавап кайтардым. Шуннан бу:

– Бүтән казымагыз. Прожектор үткәндә генә селкенгән булыгыз да, ял итегез. Мин хәзер киләм… – дип китеп барды.

Шул вакытта миңа күк капусы ачылып киткәндәй булды. Мин корып беткән күзләремнән чәчрәп чыккан яшьләремә буылып, чокырыма йөзтүбән капландым. «Йа Аллам, ишеттеңмени?» – дип кенә әйтерлек иде кичерешләрем.

Немец бик тиз әйләнеп килде дә яныма чүкте. Кесәсеннән бер жетон чыгарып бирде һәм:

– Хәзер сезнең номерыгыз шушы булачак. Бу – баракта үлгән солдатныкы. Ә сезнекен мин аңа тагып куям, онытыгыз бу санны, – диде. Бер кисәк ипи белән дуңгыз салосы ашатты, флягасыннан бер генә йотым спирт кебек нәрсә эчертте һәм консерва банкасы белән су бирде.

– Бушагач, савытын күмәрсез, аз-азлап кына эчегез, – диде. Мин капкалаган арада үзен Жорж дип таныштырды. Мин исә, Ильясов Муса Идрисович булам, дип әйттем.

– Иптәш Муса, озакламый сугыш тәмамланачак. Бүтән качарга ашкынмагыз. Башыгызны саклап, исән калырга тырышыгыз. Фашизм белән монда да көрәшеп була. Иртәнге перекличкада сезнең номер «үлгән» була инде. Сезне атмаячаклар. «Ни өчен җәза алдыгыз?» – дип сорасалар, «Тимерчыбык аша бер хатыннан ипи алып ашаганны күрделәр. Аны аттылар, мине чокыр казырга куйдылар», – дип җавап бирерсез. Немец телен аңлаганыгызны сиздермәгез», – дип кисәтте дә, мин сезне үзем эзләп табармын, дип китеп барды.

…Немец телен белгәч, яңалыклар ишетермен, фронт хәлләрен белермен дип, иртәнге парашаны (баракта бәдрәф юк бит) үзем чыгарып түгәргә тырыша идем. Аны лагерь буйлап аккан ясалма су каналы буендагы бер чокырга сала идек. Шунда чиләкне дә чайкап кайтабыз. Берәр атна үткәч, тулы чиләк белән бара идем, янымда теге офицер пәйда булды. Чүпрәккә төргән бер әйбер бирде дә:

– Канау янында иске көймә капланып ята, алдыңны-артыңны карап, шуның астына шудыр. Ашыгып эшләмә, чиләгеңне ахырдан түгәрсең. Килгәндә дә очрашырбыз, – диде дә, миннән калды.

Мин эшемне башкарып, кире килгәндә, немец куеныма газетага төрелгән тагын бер төргәк тыкты да:

– Монысын иптәшләрең белән бүлешерсез. Сак булыгыз, эшкә чыкканчы юк итегез, – дип китеп барды. Аның эчендә бер буханка ипи, шуның кадәрле сало һәм өч шоколад иде! Бу эшебез гадәти гамәлгә әверелде. Берәр айдан баракта чакта яныма бер яшь кенә егет килеп утырды да: «Муса абый, иртәгә парашаны мин чыгарам, шулай кирәк», – диде. Ул Гобәйдулла исемле 16 яшьлек башкорт егете иде. Хәтта без райондашлар да булып чыктык. Иртән бу балакай чыгып киткән җиреннән кире кермәде. Бик борчылган идем, кич баракта кабат күреп, шатландым. «Булды, абый, иртәгә үзегез чыгасыз», – диде. Эш тагын үз уңаена күчте. Жорж мине атнага бер тапкыр күрергә тырыша, эшен дә, күчтәнәчен дә бирергә өлгерә.

Тагын бераздан яныма тагын бер иптәш килеп утырды да, исемем белән эндәшмичә: «Иртәгә мин чыгам. Мин украин егете Георгий булам», – диде. Конспирация көчле, бер-беребезгә артык сорау бирергә тырышмыйбыз. Шулай да Жорж белән очрашканда: «Без күпме, нәрсә белән шөгыльләнәбез?» – дип сорарга җөрьәт иттем. Ә ул: «Иптәш Ильясов, мин сезнең ярдәм белән әсир офицерларга качу оештырам. Мин бик сыналган кешеләр белән генә эш итәм. Артыгын сорамагыз. Эшебез изге. Без күп. Хәтта берничә төркем», – дип тиз-тиз әйтте дә, төргәген биреп, бу корал, сак булыгыз, дип өстәп куйды. Мин аның белән башка очрашмадым.

Без Польша җирендәге «Майданек» дигән лагерьда идек. 1944нче елның җәй урталары. Мин немецларның сөйләшүеннән фронт якынлашканын абайлап алдым. Бүген безне эшкә чыгармадылар. Мәетләрне дә җыеп машиналарга төямиләр. Штаб тирәсендә ыгы-зыгы бара. Мин дә чыгып карарга базмый тора идем, барак ишекләрен кадаклаганнары ишетелә башлады. Аннан-моннан ату тавышлары да ишетелгәли. Мөгаен, чыгып караучыларны аталар булыр. Немецларның: «Руссишь швайн! Хайль Гитлер! Руссишь капут!» – дигән акыру-бакырулары арасыннан чытыр-чытыр агач бараклар янганы аңлашылды. Безгә дә төтен исе керде һәм паника башланды. Иптәшләремнең ачынып-өзгәләнеп кычкырулары, сүгенүләре бер тоташ гарасат тавышына әверелде. Бәргәләнеп, сугылудан файда юк, ишекләр нык итеп кадакланган. Мин үзебезнекеләргә, чабуларыгызга «пес» итеп, башыгызга каплагыз да, шуның аша сулагыз, дип, кычкыра-кычкыра янгын чорный башлаган барак эчендә йөрдем. Димәк, фашистлар баракларга ут төртеп качты… Якынайган танк тавышлары ишетелә башлады. Калганын хәтерләмим, үзем дә исереп ауганмын…

Шулай итеп, бу лагерьны Совет гаскәрләре җимереп кереп, ут эченнән солдатларны коткарганда, алар арасында мин дә бар идем. Безнең яраларны бәйләп, машиналарга төяп, тыл ягына озаттылар. Гобәйдулланың тәне бик нык пешкән булган, ул тоташ ак тукымага чорналган иде. Георгий да безнең машинага эләкте…

(Дәвамы киләсе санда)

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии