Хәзер ничек тә, элек ничек

«Безнең гәҗит»нең 25нче ноябрь санында (№47, 2020 ел) «Тәлгатькә ярдәм кирәк» дигән язманы укыгач, язарга булдым әле. Тәлгать тә нәкъ минеке кебек язмышка дучар булган икән. Үзем турында соңрак сөйләрмен.

Тәлгатькә шашлык кыздырганда ут капкан. Янындагы иптәшләре куркып калган. Үзе исә җирдә аунап, утны сүндерергә тырышса да, тиз генә сүндерә алмаган. Аны Казанга – РКБга алып киткәннәр. Тәненең 80 проценты пешкән булган. Тире күчереп утырту буенча ясалган операция уңышсыз килеп чыккан. Ялгышмасам, биш тапкыр тире күчереп утырталар аңа. Ярый әле авыр чакларында янында әнисе була. Ул аны яшь баланы караган шикелле карый. Ләкин көннәрдән беркөнне, коронавирус, дип, әни кешене больницадан чыгарып җибәрәләр. Тәлгатьне караучы кеше калмый, өч атна буе шәп-шәрә килеш үзе генә ята. Әнисе түләүле клиникада анализлар тапшыра, анда коронавирус тапмыйлар. Әмма аны барыбер улын карарга кертмиләр. Монда тагын бераз ятса, туңып үлә, дип, ул аны больницадан алып кайтып китә. Өйгә кайтканда Тәлгатьнең хәле бик авыр, чын концлагерьдан чыккан кешенеке кебек була.

Мин үзем дә 1955нче елны 18 яшемдә бензин белән яндым. Тәнемнең 50 проценты пешкән иде. Ул вакыттагы Калинин районы Пучы больницасына алып бардылар. Табиб булып яңа гына укуын тәмамлап килгән белгеч – Комиссаров Юрий Иванович кабул итеп алды. Шәфкать туташлары да Мәскәүдән килгән яшь кенә кызлар (ул вакытта диплом алгач өч ел эшләү мәҗбүри иде). Медицина бик ярлы. Шулай булса да, авыруларны бик яхшы карыйлар иде. Рентген Минзәлә шәһәрендә генә. УЗИлар юк әле. Булган дарулары – пенициллин белән глюкоза. Аннан соң электр лампалары куялар иде. Палаталар салкын. Утын ягып, суны урамнан ташыйлар. Ләкин авыруларга бик игътибарлы булдылар. Иртән обходка кергәч, медсестралар төнлә ничә тапкыр керде, дип сорыйлар иде. Алар төнлә йокламыйча, гел яныңа кереп, хәлеңне белеп торалар иде. Ә хәлләр көннән-көн начарлана бара. Аякларның сөяге күренеп тора. Авыртуына түзеп булмый. Ул вакытта «морфий» дигән укол кадыйлар иде. Күп кадаткач, ул да тынычландырмый башлады. Тиреләрне алып, ябыштырып карадылар, ябышмады. Казанга алып бара алмыйлар, бик салкын, самолет ике сәгать бара, дип, аны да туктаттылар. Өч ай шулай яткач, самолет белән Мәрьям Камаловна исемле табиб килеп, мине карап китте. Ниндидер мазьлар алып килеп, аякларга сөрттеләр. Шул табибның ярдәме бик тиде. Самолет белән тагын өч тапкыр кан һәм дарулар китерде. Шуннан соң март аенда хәл керә башлады. Җиде ай яткач – 1нче майда мин өйгә кайттым. Медицина хезмәткәрләре үз машиналары белән өйгә кадәр кайтарып куйдылар. Чөнки йөрүем әле култык таяклары белән генә иде. Менә ул вакытта кешегә игътибар ничек иде!

Җәй буе таяк белән йөрдем. 1956нчы елның октябрь аена ике аякның да тез асты ябылмады, сеңерләре күренеп тора иде. Казандагы Максим Горький урамында урнашкан больницада хирург Нина Владимировна Грубер биш тапкыр операция ясады. Бәхеткә, барысы да уңышлы үтте. Операциядән соң бер ай массаж, физкультура белән дәваладылар. Йөри алмаганнарны үзләре юындырып, мунча кертәләр иде хәтта. Ашау-эчүләр шул кадәр яхшы иде. Атна саен кино күрсәттеләр. Менә нинди дәвердә яшәгәнбез без.

Өйгә кайтканда кабат үз машиналары белән алып килеп, Пучыга самолет белән кайтарып җибәрделәр.

1959нчы елда Калинин районы бетерелгәч, Симәк авылыннан ике ел почта ташыдым. 1960нчы елны әти-әни белән авыл башына йорт салып чыктык. 1962нче елны өйләндем. Чорына күрә бик матур итеп туй иттек. Икебез дә терлекчелектә эшләдек. 1964нче елны башка чыктык. 1967нче елны үз көчебез белән өй салдык, өч кыз үстердек. Өчесе дә кияүгә чыктылар, өчесенең дә эше, машиналары бар. Өч кызга сигез онык, өч турун туды. Хәзерге көндә бик матур гына яшәп ятабыз. 1997нче елны туганнар ярдәме белән таштан яңа йорт салып кердек. Шул елны миңа 60 яшь тулды. Үз гомеребездә өч йорт, өч мунча салдык. Эшләп яшәдек, эшләгәч, тормышыбыз яхшы булды. Әле дә сарыклар, тавыклар асрыйбыз. Өйгә газ, су кергән, бәдрәф бар – яшә дә яшә генә. Үзебезгә җитәрлек яшелчә үстерәбез, җиләк-җимеш бакчабыз бар. Ишегалды тулы чәчәк. 2020нче елның 9нчы декабрендә хатыным белән гаилә коруыбызга 58 ел тулды, Аллага шөкер. Алдагы көннәрдә дә тынычлыктан, саулыктан аермасын.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии