Ачыдан да ачы язмышлар

«Безнең гәҗит»нең узган елгы 26нчы санында (2 июль, 2020 ел) Халисә Шәйдуллинаның «Тал бөресе имәндә булмый» дип аталган мәкаләсе басылып чыккач, күңел кузгалды, йөрәк әрнүләре яңарды. Чөнки моннан 70 еллар элек булган вакыйгаларга «таянып», төгәлсезлекләр җибәреп язылган кебек тоелды. Онытылган хәлләрне барлап, үз-үзем белән шактый бәхәсләшкәч, чынбарлыкны бәян итәсем килде.

Сугыш елларында Иске Минзәләбаш авылы өч колхозга бүленгән иде: «Корыч-Кул», «Чапаев» һәм «Жуков» исемендәгеләр. 1950нче елда, аларны кушып, төп исемдәгесен – «Корыч-Кул»ны калдырдылар. Эреләндерелгән колхозга көчле, белемле җитәкче кирәк булгандыр. Аларны утызмеңчеләр диеп тә йөрттеләр.

1950нче елның кышында Сарман райкомының икенче секретаре булып эшләгән Галиев Миргалим абыйны безнең колхозга рәис итеп җибәрделәр. Галиев абый дүрт баласы – Энҗе, Роза Альберт, Роберт, карт әнисе һәм хатыны Мәүлидә апа белән буш торган йортка килеп урнаштылар. Язгы чәчүләрне уңышлы тәмамлап, көзге уңышка өмет итеп, авыл халкы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булып, бура да юнәтеп куйганнар иде. Ә язмыш барысын да җимереп ташлады…

1951нче елның 22нче август көне. Колхозда урып-җыю эше бара. Миңа 17 яшь, колхозда эшлим. Аръяк ындыр табагына ат белән арыш ташый идем. Мәүлидә апа да шунда эшли. Көндезге икеләр тирәсендә көньяктан дөм-кара булып болыт чыкты. Дөнья кап-кара, көн түгел, төн кебек тоелды. Коеп яңгыр ява башлады, яшене бик көчле иде. Берничә хатын-кыз минем арбага утырды. Ә Мәүлидә апа утырмыйча гына, арбага ябышып йөгерде – күңеле сизгәндер, күрәсең. Яшен бераз басылгач, атны тугарып, урамга чыктым. Идарә янына халык җыелган, Галиев абыйны яртылаш җиргә күмгәннәр. Тик коткара гына алмадылар…

Басулардан йөреп кайткач, Миргалим абый идарәгә кергән. Халисә иптәш язганча, идарә утырышы түгел. Бригадир Нурулла абый, ат караучы Габдрахман абый һәм кассир гына булган. Миргалим абый тәрәзә янына килеп: «Мулла болынындагы борчак күбәләрен урманга тутыра инде», – диюгә, чатырдатып яшен китереп бәргән. «Мулла болыны» халык телендәге атама – хәзерге промбаза урыны. Халисә язганча, «Куҗак» түгел. Куҗак ул вакытта аерым «Киң тормыш» колхозы иде.

Менә шундый коточкыч вакыйга ул – колхоз рәисен, гаилә башлыгын, дүрт баланың әтисен секунд эчендә яшен сугып үтерде. Ачы язмыш дими, ни дисең?

Шушы хәлләрдән соң чит авылда тол калган хатын нишләргә тиеш? Мәүлидә апа бурасын сатып, кечерәк кенә йорт алды, колхозда эшләде – дуңгыз да, бозау да карады, эшнең гаебе юк, яшәргә кирәк.

Авылда тагын бер фаҗига. 1950нче елларда авылга буровой һәм бораулаучылар килә башлаган иде. Булат исемле бораулау мастеры, гаиләсе белән үк килеп (ике баласы һәм өченчегә авырлы хатыны) буш өйдә яши башладылар. Икенче сменада эшләгән иренең кайтуын көтеп, верандада керосинкада аш пешергән хатын һәм ике бала декабрь аенда янып үлде. Тәрәзәләр тыштан ябык капкачлы булган.

Йортсыз һәм ялгыз калган Булат абыйны, мәрхәмәт күрсәтеп, Мәүлидә апа үзләренә сыендыра. Халисә иптәш язганча, бернинди дә интим юк. Булат абый Мәүлидә апаның олы кызы Энҗегә өйләнеп яши башлый.

Язмышлар күктә языла, диләр. Ачы язмышлар. Иренең вафатына әле ел да тулмаган. Икенче коточкыч фаҗига.

1952нче елның 15нче май көне. Эссе көн, көчле җил, ком бураны. Авылда язгы чәчү эшләре башланган, күпчелек халык басуда.

Мин басудагы тракторларга су илтү өчен су тутырырга барган идем. Мәүлидә апаның кече улы Роберт (бик сөйкемле бала иде) арбага менеп утырды һәм өйләре янында төшеп калды. Су тутырып бетерүгә, югары оч урамыннан кычкыра-кычкыра бер хатын-кыз йөгерә. Ныклабрак карасам, 4-5 йорт ут эчендә. Мин сулы мичкә белән ут эченә чаптым. Ялкын, берничә йортны сикереп, алдагы өйләргә күчә, җил шулкадәр көчле. Ул көнге мәхшәрне язып кына бетерерлек түгел. Сәгать ярым эчендә ярты авыл – 45 йорт, мәктәп, икмәк амбарлары, май заводы, кош-корт, мал-туар – берсе дә калмады. Иң аянычы – минем арбадан төшеп калган бала – Роберт янып үлде. Ут Мәүлидә апалар тирәсеннән башланган. Абзарлары яна башлагач, Роберт бозауларын коткарырга кергән әбисе артыннан ияргән булган. Әбисе аны күрмәгән. Абзар ишелеп төшеп, малай ут эчендә калган. Робертның «әни!» дип кычкырган тавышын гына ишетеп калганнар. Бала янып үлгәч, шушы хәсрәтне күтәрә алмыйча, әбиләре дә вафат булды. Миңа да бу коточкыч хәлне карарга туры килде. «Бер бала янып үлгән», – дигәч, барып карыйсы иттем. Иске сандык капкачына салып куйганнар, кап-кара күмер, куллары-аяклары янып өзелгән, сөякләре күренеп тора. Мәүлидә апаны ике хатын ике ягыннан тотканнар, бер сүз әйтә алмыйча, калтырап тора иде. Бернинди яшәр урын калмагач, Булат абый үз якларына кайтып китте.

Өйләре янып, бер казыксыз калган, ирен, баласын, анасын югалткан Мәүлидә апаның, Халисә язганча, «гыйшык-мыйшык» уйнарга теләге булыр иде микән?!

Мәүлидә апа түзде, акылдан язмады. Шушы хәлләрдән соң, өч баласын җитәкләп, Үзбәкстан якларына чыгып китте. Энҗе үзебезнең авыл егетен очратып, кияүгә чыккан, бер кыз үстергәннәр. Роза хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши дип беләм. Мәүлидә апа да, Энҗе дә вафатлар. Бу язма аларның тормышына ачыклык кертер өчен язылды. Рухларына дога булып барсын инде.

Мизхәт ТАЛИБУЛЛИН,

Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылы

Комментарии