Сугыш газаплары

Сугыш газаплары

Мин Әгерҗе районының Сокман авылында туып үстем. Безнең чор балаларына Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәбездә күтәрергә туры килде.

Сугыш башланган көнне бик хәтерләмим. Ул вакытта минем 1нче сыйныфны тәмамлаган чагым гына иде. Бу көн турында әнкәй Миңлеҗамалдан гына ишетеп беләм.

«1941нче елның 22нче июнь көне кояшлы, җылы булган. Өйлә вакытында авыл өстендә кинәт моңлы азан тавышы яңгыраган. Яшелчә бакчасында чүп утый торган җирләреннән әнкәй һәм башка колхозчылар торып басканнар. Нәрсә булды? Сугыш башландымы әллә? Күңелләрендә шундук шомлык урнашкан. Шулай булса да, алар кичкә кадәр бакчада эшләгәннәр. Авылга кайткач, сугыш башлануын белеп, ис-акыллары китеп, өнсез калганнар.

Яшен тизлегендә килгән боерыкка буйсынып, авылдашларның иң тазалары – су сөлеге кебек ирләр ат арбаларына төялеп чыгып та киткәннәр. Чәж елгасы күперен чыккач, тау башына менеп туктаганнар. Арбалардан төшеп, кыйбла якка карап тезелеп басканнар һәм азан әйткәннәр. Бу аларның әти-әниләре, хатыннары, балалары һәм авылдашлары белән мәңгелеккә саубуллашуы булган икән»,– дип сөйләде әнкәй.

Сугыш башланганнан соң берничә көн узгач һавада аэроплан тавышы ишетелде. Югарыга карап торам. Бер аэроплан авыл өстен ике тапкыр әйләнде. Шул вакытта өйдән абыем Рәшит чыкты. Мин аңарга аэропланның авыл өстен өченче тапкыр урап оча башлавы турында әйттем. Ул миңа: «Кара, немецлар монда кадәр килеп җиткәннәр икән, авылны камап алалар бит», – димәсенме? Ул самолет авылны өч әйләнгәч, Мукшур авылы ягына китте. Шуннан соң, моңа кадәр ваемсыз йөргән күңелемә әллә нинди шомлы уйлар килә башлады. Хәзер нәрсә булыр, немецлар безне нишләтерләр һ.б. Абыемның шаяртып әйткән сүзләренә ышанганмын. Мин 1941нче елның июнь азакларында булган бу хәлне әле дә оныта алмыйм.

1941нче елның җәе бик матур килде. Колхозда печән өсте башланды, 9 яшемдә генә булсам да, тырма тотып эшкә йөри башладым. Сугыш чорында классташым Флүр Мортазин бригадир ярдәмчесе булды. Мине иртән кереп уята да, йә печәнгә, йә утауга, йә уракка, дип әйтә торган иде. Ашлык суккан вакытта, җитәкчеләрнең килеп, иртәнге 3тә шушында эшкә килеп җиткән булыгыз, дип кул куйдыртулары әле дә күз алдымда.

Миңа 11 яшь. Февраль ае. Туганыбыз, олы яшьтәге җиңгәй безгә керде дә: «Әйдә, Фәйрүзә, ябалак урманына утынга барыйк әле», – диде. Чанага балта салдык та, шуны тартып авылны чыгып киттек. Суык көн, җитмәсә, томан. Бераз юл киткәч, кисәк кенә күз алдыбызда өч бүре пәйдә булды. Томан булу сәбәпле ерактан күрмәгәнбез икән. Юлга аркылы басканнар, күзләре ялт-йолт уйный, колаклары торган. Безне ботарлап атарга каяндыр боерык көтәләр кебек.

Мин куркудан катып калдым. Алар – безгә, без аларга карап торабыз. Бераздан җиңгәй ушына килеп: «Бармыйбыз инде», – диде. Борылып кайтып киттек. Ерткычка аркаңны күрсәтмә, дигән әйтемне ул вакытта белми идем әле. Ничек безгә ташланмаганнар?!

Авылдан 1-2 км ераклыкта урнашкан Чәж буе талларын, зирекләрен утынга без ташыдык инде. Ул агачларны сындырганда уч төпләре авыртып бетә торган иде. Иртән 4тә чыгып китеп, 8гә дәрескә барырга кайтып җитә торган идек.

Изображение удалено.1944нче елның авырлыгын барыбыз да бик нык татыдык… Яз ае, колхозның чәчүлек орлыгы җитмәгән. Безгә өч кеше керде дә лардагы бодаебызны бөртеген дә калдырмый алып чыгып киттеләр. Ул 2 капчык чыкты. Өстәлдә уч төбе кадәр язу гына калдырдылар. Көз көне кире кайтарырбыз, янәсе… Ләкин көзен дә бирмәделәр.

Шул елларда кырдан башак җыеп ашадык, кәлҗемәгә йөрдек. Башак ашап сыйныфташым, дустым Фәния Хуҗәхмәтова агуланып үлде. Бездән 1 яшькә зур тагын бер укучы малай агуланды. Шуннан соң басуга каравылчы куйдылар, башка анда бармадык. Удмуртия җирендәге урыс басуына кадәр барып, көзен бөтенләй алынмый калган бәрәңгеләрне җыеп алып кайтып тукландык. Аннан пешергән тәбикмәк бигрәк тә тәмле була торган иде.

Ул чорларда керосин лампасын төнлә кулланырга ярамады. Аны бары тик тәрәзәләрне чаршау белән каплагач кына кабызырга рөхсәт ителә иде. Төннәрен таяк белән койма буйлап шакып та йөриләр иде. Янәсе уяу булыгыз, йоклап ятмагыз…

Сугыш беткән көн аеруча хәтердә. Без, укучыларны, авыл советы каршына тезеп бастырдылар. Радиодан диктор Левитан сөйли. Мәктәп директоры Әюп абый: «Бүген бәйрәм, укулар булмаячак! Өйләрегезгә кайтып, туганнарыгызны сөендерегез!», – диде. Без сумкаларны алдык та: «Ура! Сугыш беткән!» – дип, юл буе кычкыра-кычкыра өйгә кайттык.

Фәйрүзә ӘХМӘДИШИНА

Комментарии