Туган җир – изге җир

1949нчы елның июнь ае. Миңа 6 яшь. Әти-әниемне биш баласы белән Себергә сөргенгә озаттылар. Авылдан (Апас районы, Иске Әнәле авылы) чыгып китүгә бер ай чамасы үткәч, Амур өлкәсенә – Тындадан 200 чакрым ераклыктагы Лапри дип аталган җиргә килеп җиттек. Монда 5-6 гына гаилә иде. Безгә буш йорт бирделәр. Әнием эчтә тәртип урнаштырса, әти йорт тирәсендә уңайлыклар тудырырга тотынды. Күрше гаиләләрнең ир-атлары белән мунча төзергә кереште. Тимерчелектә эшләде. Шушында төпләнеп, яхшы гына яши башлаган идек, безне Тында бистәсенә күчерделәр, чөнки апам белән Тындада укый идек.

Тындада илнең төрле төбәкләреннән сөрелгән төрле милләтләр яшәде. Күршебездә яшәүче Надежда Георгиевна Хрубилова мәктәптә укытты. Аның кызы белән без бик дус идек, әле Татарстанга кайткач та озак еллар хат алыштык. Алар белән төшкән фоторәсемнәр гаилә архивында әле дә саклана.

Сталин үлеп, күп тә үтмәде, безгә Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. 1955нче елларда туган якларга исән-имин кайтып җиттек. Әмма күршебездә яшәгән украинкаларга ватаннарына кайтырга рөхсәт булмады, аларга Себердән китәргә ярамады. Дусларыбыз белән аерылышу бик тә авыр булды, бер-беребезгә бик тә күнеккән идек, бер гаилә шикелле дус-тату яшәдек.

Без кичергән фаҗигаләр кабатланмасын, тарих битендә генә калсын иде.

Хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии