Бәхәсле тема

Бәхәсле тема

Сугыш һәм Сталин турындагы язмалар кешеләргә тынгылык бирмичә, гел кабатланып торалар. Бөек Ватан сугышында югалган корбаннар саны буенча да төрле фикерләр бар. Галимнәр һәм язучылар сугышта безнең яктан 26 миллион кеше һәлак булды, дип яздылар. Соңгы елларда СССРның сугышта 40 миллионнан да артыграк кешесен югалтуын сөйлиләр. Хәтерем ялгышмаса, Германия 7 миллион кешесен югалтуын белдерде. Ә Сталинның әйтүе буенча, җиңүнең бәһасен киметмәс өчен, безнең илнең 7-8 миллион кешесен югалтуы турында мәгълүмат булган иде. Бу турыда хәзер дә тулы мәгълүмат юк бугай.

Шулай ук «Безнең гәҗит»нең 2нче сентябрь санында (№35, 2020 ел) Нурислам Галиевның Хаҗи Әхмәтҗановның фикерләре белән килешмичә, Сталинны яклап, Хрущевны яманлап язган мәкаләсе бар иде. «Хрущев Сталин культын ачты. Шуннан партия какшады, идеологиягә зыян килде, халык җитәкчеләргә ышанмый башлады», – дип язган иде ул. Сталинның явызлыкларын фаш итеп, нахак бәлаләр тагылып, гаебе булмаган миллионлаган кешенең кулга алынып, Гулаг лагерьларында газап чигүчеләрнең беразын гына булса да аклап, иреккә чыгарган өчен, Хрущевка рәхмәт укыйсы урында, аның белән килешмәүчеләр булуы акылга сыймаслык гамәл булып тоела. Милләтебезнең каймагы булган язучыларның, галимнәрнең, сәясәтчеләрнең юк ителүен дә белмәүчеләр бар икән әле дисең. Идеология мәсьәләсенә килгәндә, нәкъ шул халыкчан булмаган идеология аркасында, коммунистлар хакимияткә килгәч, бөтен дөньяда коммунистик система булдыру хыялы белән көрәш алып барып, сугыш китереп чыгардылар.

«Сталин тимер куллы, җитәкче урыннарда эшләүчеләрне биш елдан артык тотмады, башка җиргә күчерде», – дип яза Нурислам әфәнде. Башка җиргә күчерде дигәнне Гулаг лагерьларына җибәрү дип аңларга кирәктер. «Райком секретарьлары, колхоз председательләре үзләренә өй түгел, бәдрәф тә сала алмады», – дип яза Нурислам әфәнде. Яшәү өчен үзенә торак та булдыра алмаган райком секретаре халык белән ничек җитәкчелек итә алды икән? Монысы инде хәерчелекне яклау була торгандыр.

Хрущевның уңай яклары да булды. Хәзер «хрущевка» дип йөртелгән йортларны мактап бетермәсәләр дә, бушлай бирелгән ул фатирларга күчүче эшчеләр үзләрен оҗмахка килеп эләккәндәй хис иткәннәрдер. Аның вакытында колхозда эшләүчеләргә 8 сум гына булса да пенсия түли башладылар. Колхозчыларга да хезмәт хаклары бирделәр. Армияне кыскартты, кешеләрнең җелеген суырган заемнарны бетерде. Болар уңай гамәлләр түгелмени?

«Әгәр дә Жуков, Сталин кебек полководец-стратеглар булмаса, без бүгенге көндә коллар булган булыр идек», – дип яза ул. Сталин булмаса, сугыш та булмас иде, бәлки. Бу турыда тарихчылар күп язды. Коллык дигәндә, милләтебезне бетерү хыялы белән, мәктәпләрдә балаларга үз ана телебездә укытуны тыеп, 80 процент байлыгыбызны кайларгадыр күчереп баруларны коллык халәте дими, ни дисең?

Сталинның явызлыклары турында язган Хаҗи Әхмәтҗановның фикере белән килешә алмавыгызга карата да әйтим әле. Бәләбәй шәһәрендә яшәүче, үзенең гомерен журналистикага багышлаган Хаҗи әфәнде минем якын танышым. Без аның белән гел элемтәдә торабыз. Башкортстанда чыга торган газеталарда 25 ел буе баш редактор булып, илдә, дөньядагы барган хәлләрне безгә караганда яхшырак белә торган, милли җанлы җәмәгать эшлеклесе, Бәләбәй шәһәрендәге татар иҗтимагый оешмасын оештыруда актив катнашучы да әле ул.

«Безнең гәҗит»нең 10нчы санында (13 март, 2019 ел) Салих Зиннәтов «Дөрес аңламадыгыз бугай?» дигән мәкаләсендә минем узган елның 26нчы сентябрь санында басылган («БГ», № 39, 2018 ел) «Коллыкмы, наданлыкмы?» дигән язмамдагы фикерләр белән килешә алмавын белдергән иде. Шуларның да кайберләренә кабат тукталасым килә.

«65 ел элек үлгән кеше турында әйткәндә коллык турында нинди сүз булырга мөмкин? Наданлык диюен ничек аңларга?» – дип сорау куйган иде Салих әфәнде. Үлгән кеше дигәнен Сталин дип аңларга кирәктер. Сталинның үз халкына эшләгән әшәкелекләрен, үлгәненә 65 ел узганга карап кына язмыйча тормаслар бит инде. Коллык мәсьәләсенә килгәндә, колларны эшләтү өчен ашатканнар, киендергәннәр, торак урыны биргәннәр. Ә безгә анысы да булмады дияргә була. Сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы елларда, Сталин исән вакытта, авыл халкын колхозда бушка эшләтү генә җитмәгән, үстергән бәрәңгесе белән абзардагы малын да хөкүмәткә бирергә мәҗбүр иттеләр шул, Салих әфәнде. Авыл кешесе буларак, бу хәлләрне үзегез дә күргәнсездер бит. Наданлыкмы, дигәндә, үзенең тарихын һәм хәзерге вакытта илдә, дөньяда барган хәлләрне аңлый белмәүчеләрне күздә тотуым.

«Мин – завод эшчесе, югары белемем юк. Бар кеше дә югары белемле булса, бәлки, күптән дөнья беткән булыр иде инде», – дигәнсез. Укымышлы кешеләрнең дөньяны бетерер өчен түгел (атом бомбасы һәм башка куркыныч сугыш коралларын уйлап чыгаручыларны санамаганда), киресенчә, дөньяны алга җибәрер өчен тырышулары аркасында бүген техниканың, фәннең котырып алга киткәнен күреп торабыз. Югары белеме булып, үз эшен башкара алса да, гомерендә бер китап яки гәҗит укымаса, аны белемле кеше дип әйтә алабызмы? Илдәге сәясәтне аңламаган яки милли җанлылыгы да булмаган укымышлылар да бар.

«СССР Германияне җиңде. Китапны ахырына кадәр укымадыгызмыни?» – дип сорый Салих әфәнде. Кайсы китап турында әйтелмәсә дә, язмасында Г.Жуковның «Воспоминания и размышления» китабын телгә алгач, шул китап турында сүз барадыр дип уйладым. Әлбәттә, укыдым бу китапны. Гомумән, шундый тарихи китаплардан, гәҗитләрдән укып алган белемемне кулланып язам мәкаләләремне. Әйтәм бит, мин дә югары белемле түгел. 7нче классны тәмамлагач, токарь, шахтер, шофер булып эшләдем.

«Сталин исән вакытта, сугыш беткәннән соң булган ачлык белән килешә алмыйча, сезгә өстәлләрнең сыгылып торуы кирәк булган», – дигән сүзләре бар Салих әфәнденең. Өстәлләрнең сыгылып торуы турында түгел, үзең үстергән бәрәңгене туйганчы ашау мөмкинлеге булмау турында бара сүз. Мин армиягә киткән 1955нче елда гына ипи белән сөт ашый башлаган идек бит.

Салих Зиннәтов биргән сораулар берсеннән-берсе сәеррәк тоела миңа. 1921нче елгы авылның барлык азык-төлек запасын талап алганны каян беләсез, дип сорый ул. Тарихи язмалардан укып һәм ул вакытта яшәгән кешеләрдән, әниләр сөйләгәннән ишетеп беләм, Салих әфәнде. Үзегез үк язасыз бит: «Минем бабайның ике аты, ике сыеры бар иде. Бөтен әйберен алып чыктылар. Өен дә сүтеп, колхоз рәисенә бирделәр. Бабай амбарга мич чыгарып, шунда яшәде», – дисез. Бу талау түгелмени? Үзегез исә 1930нчы елларда кемнәрдән алынган малларның кемнәргә бирелгәнен исемләп әйтә алам, дип шаккаттырдыгыз.

Аннары репрессияләр китте, дисез. Моны әйтеп, Сталинны яклап язуыгыз бик сәер. «Сугышның килеп чыгуында Сталинны гаеплисез. Ул аны ничек булдырмый калсын иде соң? Сталин СССРның гына җитәкчесе, бөтен дөньяныкы түгел», – дигән соравыгызга: гаделлек белән идарә иткән илләрнең җитәкчеләре дипломатик юллар белән сугышны булдырмау ягын табарга тырышырлар иде. Чит илләрне басып алу нияте белән, бу илләр – миңа, болары сиңа, дип, килешүләр төзеп утырмаска кирәк булгандыр.

«Дөнья яралганнан бирле, халкын рәхәттә яшәткән җитәкченең кайсы илдә булганы бар?» – дигән сорау куя Салих әфәнде. Андый алга киткән илләр күп алар хәзер. Финляндиянең, СССРдан аерылып чыгып яши башлагач, дөньяның иң алга киткән илләре рәтенә басканын үзегез дә беләсездер.

«Хәзерге вакытта Русиядә 20 миллион хәерче булуга да Сталин гаеплеме?» – дисез. Нишләп анысына да Сталин гаепле булсын инде? Үзегез язасыз бит, аның үлгәненә 65 ел үтте, дип. Гомумән, минем мәкаләмдә андый сүзләр юк иде.

«Сугышта җиңелгән Германия белән Япониянең дөньяда иң алга киткән илләр икәнлеген күреп, шаккатарлык. Монысы нәрсәне аңлата инде», – дип язасыз. Сугышта җиңелгән булсалар да, бу илләрнең акыллы җитәкчеләре дөньяның иң алдынгы урынында торуын аңлата, Салих әфәнде.

«Президентлыкка сайланасы кандидатлар арасында безнең күңелгә ятышлысы К.Собчак белән Г.Явлинский дигәндә, «без» дип кемне күздә тотасыз?» – дигәнсез. Әлбәттә инде, аңлы, белемле, илдә һәм дөньяда барган сәяси хәлләр белән танышып барган, гаделлек белән эш итүче кешеләрне күздә тотам.

«Сталин урынында мин булсам, нишләр идем, дип уйлап караганыгыз юкмы? Сез югары белемле, ә Сталинның анысы да булмаган. Бер кеше дә күтәрә алмаслык нинди авыр йөк алган ул үз өстенә», – дип, Сталинны мактап куя автор. Алмасын иде, халык сайлап куйган җитәкче түгел бит ул. Аның үз халкына Гитлерга караганда да күбрәк начарлыклар эшләгән җитәкче булуын белеп торырга кирәк.

Дөньядагы иң зур илнең уйламаганда-көтмәгәндә юкка чыгып, таралу сәбәпләре турында да уйлап карасагыз иде, Салих әфәнде.

Кыскасы, Сталин темасы бик бәхәсле тема булып кала бирә. Европа илләрендәге кебек, законнар үтәлеп, тигез хокуклы булып яшәүләр безгә дә насыйп булсын иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии