- 03.03.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Утырып уйлар уйладым...
Мәгариф системасын (аеруча татар мәгарифе тарихы, үсеше, мөстәкыйль яссылыкта татарча (туган телдә) белем бирүне яңарту, төпле белгечләр тарафыннан аңлаешлы бердәм дәреслекләр булдыру, уку-укыту системасыннан уен методикасын кырыйгарак кую, ЕГЭ-БДИның безнең ил, халык, нәкъ менә татар халкы өчен, яраксызлыгы, бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен үтергеч яман хәтәр йогынтысы хакында күп яздым, сөйләдем, тәкъдимнәр юлладым. Инде боз кузгалды, дигән идем. Нигә дисәгез, күпләргә мәгълүм ки, ЕГЭ – БДИдан арыну мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән югары (дөресе, пешеп җитмәгән «югары») даирәләрдә күтәрелде. Әмма Президент та, депутатлар да, чүлмәкчедән күрмәкче, регионнарның җитәкчеләре дә, бишкуллап, үзгәрешләр генә кертеп котылырга ниятлиләр. Укытучыларның да шактые үзгәрешләр кертүгә парә-парә каршы тора. Инде тәмен белеп алган, акча исен сизеп, дәртләнеп киткән репетиторларның БДИ-ЕГЭ бетсә, кирәкләре калмаячак. Репетитор-гувернант байлар өчен (депутатлар да шул исемлектә!) кулайның да кулае инде...
Хәтерләсәгез, бердәм дәүләт имтиханнарына күчүнең төп аргументлары булып, илнең, дәүләтнең бәйсезлеге формалашып бетмәве, көчле коррупция саналды. Бүген инде Русия дәүләтчелегенең бәйсезлеге берничек тә шик астына алынмый. Һәм... кызганыч ки, коррупция дә!!! Мисаллар китерүнең мәгънәсе юк.
Шулай да бер өзек. Казан педагогика институтына 4 имтихан биреп, 8 кешелек конкурс аша кердем. Ике классташым конкурстан уза алмады, ике ел Совет армиясендә хезмәт иттеләр. Кайткач, барыбер керделәр, укыдылар, яхшы табиб, баш табиб булып, 40 ел халыкка хезмәт иттеләр. Мәрхүм абыем Хәбибрахман беренче елны керә алмады, кире кайтып, больницада санитар булып эшләде. Икенче елны да бәхет елмаймады. Әмма максатыннан чигенмәде, тагын бер ел хастаханәдә дезинфектор булып эшләп, медицина институтының көндезге бүлегенә өченче елны кабул ителде. 6 ел укыды, 6 ел 6нчы шәһәр больницасында төнлә медбрат булып эшләде. Укыганда өйләнеп, такта вагонда яшәп, хатыны (медик) белән малай үстерделәр. 30 яшенә җиткәнче үк үпкә авырулары диспансерының республика баш врачы иде инде. Шул чорның миллионлаган мисалларының берсе генә бу... Йә әйтегез, кайда монда коррупция?
Әлбәттә, мәгариф министрлыгын Фурсенко, Кравцов һ.б. шуның ише «белгечләр» җитәкләгәндә үзгәрешләр булмаячак. Президент та бу мәсьәләне әле үзәккә куя алмый. Шунысы тәгаен мәгълүм: мәгарифнең ялгыш юлы бүген үк, иртәгә инде әйткән дә юк, упкынга килеп төртеләчәк...
Бүген Русия, Татарстан мәктәпләрендә нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия укытучыларына кытлык булуның сәбәпләре БДИ-ЕГЭ имтиханнары белән бәйләнмәгәнме икән? Ә 9нчы сыйныфтан уптым-илаһи котылгач, мәктәпкә аяк басмау ягын карауга ни диярсез? Әлбәттә, Татарстанда гасырлар буе укытучылар әзерләгән, дөнья биеклегендәге югары уку йортына йозак салу да биниһая зур зыян китерде. Күрше Башкортстан бу җәһәттән акыллырак булып чыкты.
Әйе, йөз-кыяфәтне, вакытлыча гына булса да, үзгәртеп була әле, тик җанны түгел. Бүген җәмгыятьнең җаны – мәгариф... Аңлаганнарга...
Рамазан КӘБИРОВ,
Казан шәһәре
Комментарии