Нинди токымлы бал корты яхшырак?

Нинди токымлы бал корты яхшырак?

«Быел кыш нинди иде?» – дигән сорауга һәркем иң элек: «салкын булды», – дип җавап бирер мөгаен. Ягъни элеккеге вакытлардагы сыман, чын кышка охшап килде: суыгы да, кары да мулдан булды дибез… Ә менә шактый умартачылар өчен ул бал кортларының күпләп үлүе белән истә калачак. Үземнең дусларым-танышларым арасында да умартачылык белән шөгыльләнүчеләр байтак. Аларның да күбесе кышлау чорында кортларының исән калмаулары турында борчылып сөйлиләр. Нәрсә ярамаган, нигә шулай? Чын Русия кышы тискәре тәэсир иттеме? Алай дисәң, умартачылык илдә борын-борыннан дәвам итеп килә. Кышның гаять кырыс вакытларыннан диюем. Аллаһы Тәгалә яраткан изге җан ияләре бит ул бал кортлары. Шулай булгач, үзләре яшәгән табигать шартларына яраклашкан булырга тиешләр…

«Төп бәла – токымнарның чиста булмавында», – ди тәҗрибәле умартачы, Менделеевск районының умартачылык буенча Дәүләт инспекторы Халит Кәримов әлеге хәлгә үз аңлатмасын биреп. Бишенче буын умартачы бүгенге көндә Алабуга районында «Түбән Кама» милли тыюлыгы янәшәсендә үз крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. 70 баш умарта тота, 100 гектарга якын җирдә баллы чәчәк культуралары чәчә. Кортларның токым чисталыгын саклау – аның иң төп максаты. «Татарстанда гына түгел, хәзер Үзәк Русия умартачылары өчен төп бәла ул», – ди Халит Кәримов. Быел кышлаганда кортларның үлем сәбәбен дә токымга бәйләп аңлата ул. Үзенең умарталыгында исә, 70 ояның берсе генә үлгән. Тәҗрибәле умартачының фикере түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– Табигатьтә һәр нәрсә меңәр, ә бәлки миллионлаган еллар дәвамында көйләнеп, яраклаштырылып барлыкка китерелә бит. Мисал өчен, бездә ак тәнле кешеләр яшәсә, эссе якларда – кара тәнлеләр. Төньяк полюста ак аюлар булса, Австралиядә – көнгерәләр. Һәрбер климат поясында һава торышы да үзгә, үсемлекләре дә, тереклек тә. Бал кортларына килгәндә дә, Аллаһы Тәгалә аларны табигать үзенчәлекләренә яраклаштырып, һәр климат поясы өчен үз токымын булдырган. Безнең табигать өчен ул – Урта рус (среднерусский) токымы. Кызганычка каршы, умартачылык буенча тирән һөнәри белеме булмаган, үзе каяндыр тапкан китаплардан, интернет челтәреннән укып өйрәнеп, тәҗрибәсез килеш әлеге кәсеп белән шөгыльләнә башлаган умартачылар еш кына алданалар. Чөнки җиңел акча артыннан куучы сәүдәгәрләр контрольсез рәвештә төрле төбәкләрдән әллә нинди гибридларны кертеп тутырдылар. Ничек кенә мактап, кайда гына реклама бирми алар. Ә тәҗрибәсе, белеме азрак булган умартачылар шуңа ышана. Нәтиҗәдә тулаем умартачылыкка гаять зур зыян салына.

Беренчедән, сәүдәгәрләр читтән керткәндә, ветеринария таләпләре нигезендә кортларны 30 көн карантинда тотарга тиешләр. Бу үтәлми. Шуның аркасында гына да күп төрле чирләр үтеп керә. Гомумән, умартачылыктагы чирләрнең, корткычларның абсолют күпчелеге чит төбәкләрдән йоккан. Бер генә мисал: Канаданың шактый өлкәләренә чит илләрдән, башка территорияләрдән кортлар һәм кортчылык продукциясе кертү тыелган. Нәтиҗә буларак, ул өлкәләрдә хәзер дә варроатозның ни икәнен белмиләр.

Икенчедән, токымнар һәр төбәкнең үз шартларына яраклашкан була дибез. Кавказ, Карпат токымнары җылы яклар өчен яраклашкан. Безнең якларда аларны асрап маташкан умартачылар хәзер шуны аңлый да башлады кебек. Күбрәк үзебезнең Урта рус токымына кире кайталар. Ләкин базарда яңа корт – Карника барлыкка килде. Аны мактап реклама китте, күз тондырып алырга тотындылар. Аңлырак умартачылар бу төр кортның да кимчелекләре байтак икәнлегенә төшенә генә башлады, коммерсантлар тагын яңасын – Бакфаст дигәнен уйлап таптылар. Шул рәвешле дәвам итә. Чынлыкта исә, токымнарны бутау бара. Ә ул Карника, Бакфаст дигәннәре бөтенләй яңа токым түгел, әллә ничә токымны бутап ясаган гибридлар алар. Матур, ялтыравык кәнфит савытына гап-гади шикәр салган сыман, мактый-мактый шул гибридларны саталар. Безгә алар нигездә Үзбәкстаннан кайтарыла. Билгеле инде, янәшәңдә шундый гибридлардан торган умарталыклар бар икән, синең чагыштырмача чиста токымлы кортың да алар белән кушылып, әллә нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Шундый мөнәсәбәт, контрольсез селекция нәтиҗәсендә без нәселе, токымы булмаган кортлар белән калабыз. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән Урта Рус токымы юкка чыгарга мөмкин. Әнә бит, үзенчәлекле табигатькә ия булган Кырымның үз токымы бар иде. Ул юк хәзер. Грециянең дә үз токымы юкка чыкты. Европада, Англиядә шул ук хәл…

Инде кайбер умарта оялары ни өчен начар кышладылар дигәндә, болай аңлатырга мөмкин: алдан ук төп бәла – токымның чиста булмавында дидек. Һәрбер климат поясында үзенең вакыт үзенчәлекләре дә бар. Ул кайчан кояш чыгып көн була, кайчан төн җитә дигән сүз генә түгел. Гәрчә, анысы да мөһим. Тагын шуны онытмаска кирәк, бездә кыш озын – салкын чор 7 ай тирәсе сузыла. Кайдадыр ул 2-3 ай гына, ә кайдадыр кыш бөтенләй булмый. Һәрбер климат поясына яраклашкан җан иясенең үзенә генә хас биологик сәгате эшли. Бал кортлары андый үзгәрешләргә аеруча сизгер. Чит төбәкләрдән кертелгән кортлар, аларның катнашмалары булган гибридлар үзләренең табигатьләре буенча инде гыйнвар аенда ук югары активлык халәтенә күчәләр. Бал җыю сезоныннан соң да, нык салкыннар җиткәнче активлыкларын югалтмыйлар. Чөнки аларның биологик сәгатьләре үзләренчә эшли. Әлеге төр бал кортлары бездәге салкын вакытта да йомырка салып, нәсел чыгару белән мәш киләләр. Әйе, аларны карасаң, иртә язда ук уңышлы кышлаган гаиләләрдә оя яңа корт белән шыплап тулган була. Тик бу хәл яхшы дигәнне аңлатмый бит әле. Беренчедән, салкын вакытта ял итәргә, көч тупларга тиешле кортлар кыш буе хәрәкәттә, талчыгалар. Икенчедән, шул кысан ояда, кислород та дефицитка әйләнгән шартларда яңа буын ни дәрәҗәдә сәламәт, көчле булып үсәр икән? Нәкъ менә кысанлыктан, тынчулыктан еш үләләр андый гаиләләрдә кортлар. Өченчедән, кыш уртасында үрчи башлаган кортларга азык запасы да күбрәк кирәк. Вакытында азык өстәлмәсә дә, ачтан үләргә бик мөмкиннәр.

Изображение удалено.Ә Урта рус токымлы кортларны карасак, алар апрель аена чаклы тирән йокы халәтендә булалар. Ярты елдан артык очмыйча яшәргә сәләтлеләр һәм соңыннан табыш артыннан ерак араларга оча алалар. Беренче очудан соң гына үрчи башлыйлар. Аның каравы, тизрәк темпларда. Бал җыю сезоны тәмамлангач Урта рус токымлы кортларның очу активлыгы кинәт кими. Алар физиологик ресурсларны экономияләү режимына күчәләр, озын кышлау чорына әзерләнәләр. Һәм нәтиҗәдә кышны уңышлы үткәрәләр дә.

Катнаш токымлы, гибрид кортларның начар кышлавына безнең кырыс шартларда югары активлыкларын саклап, үрчеп ятулары сәбәп булудан тыш, тагын бер нәрсә этәрергә мөмкин. Ул – бетләр, ягъни варроатоз чире. Хәзерге вакытта әлеге зәхмәттән кортларны дәвалау өчен төрле препаратлар бар. Нигездә махсус дарулы төтен җибәреп дәвалау ысулы киң кулланыла. Дарулы эретмәне оядагы кортларга сиптерү ысулы да бар. Варроатоздан дәвалау ысулларының барысы да яздан көзгә чаклы вакыт аралыгында башкарыла. Икенче төрле әйткәндә, инде кышлау сезоны башлангач ул эшләрне үтәп булмый. Ә катнаш токымлы, гибрид бал кортларының бетләгән очраклары нәкъ менә кышлау чорында да күзәтелә. Чөнки, инде югарыда искәртелгәнчә, әлеге төр кортлар кыш буе диярлек йомырка салып, үрчеп ята. Ә беткә үрчер өчен бал кортлары салган шул йомыркалар кирәк тә. Бет әлеге йомырка эченә үз йомыркасын сала. Бет личинкасы шунда тукланып үсә. Ә ул йомыркадан чыгучы бал корты йә зәгыйфь була, йә үлә. Бетләр исә, үзләре өчен кулай шартларда үрчиләр генә.

Гомумән, бал кортларының төрле токымнары турында шактый өйрәндем мин. Үз тәҗрибәмдә берничәсен асрап та карадым. Ләкин безнең табигый шартлар өчен иң яхшысы – Урта рус токымы дигән нәтиҗәгә килдем. Әлеге бал кортлары катнаш токымлылардан, гибридлардан эрерәк. Димәк көчлерәк тә. Эрерәк булгач, тагын шунысы бар: әлеге кортларга кәрәз өчен балавыз формалары ясаганда, кәрәз тишекләре зуррак булырга тиешлекне онытмаска кирәк. Мәсәлән көньяк төбәк кортлары өчен кәрәз тишекләре формасының диаметрын 5,27 миллиметрдан башлана. Ул 5,4 миллиметрга чаклы була. Ә Урта рус токымы өчен 5,6 миллиметр тиеш. Шул 0,2 миллиметрлыктагы аерма сизелерлек үзгәреш бирә. Кечерәк диаметрлы кәрәз бүлемтегендә үскән корт та кечерәк була. Ә корт ваклана икән, табыш җыю тизлеге, мөмкинлеге дә кими.

Кызганыч, соңгы вакытларда Татарстанда әлеге зурлыктагы балавыз формаларын беркаян табу мөмкинлеге юк. Аптыраганнан, Урта рус токымлы бал кортларын асраучы умартачылар аларны Свердловск өлкәсеннән кайтарта башладылар.

Ахырдан Урта рус токымлы бал кортлары турындагы берничә уйдырма фикергә дә тукталып китик:

1.Аларны усал диләр.

Юк, алай түгел. Урта рус токымлы кортлар эшчән һәм аларның үзләренә дошман эзләп йөрергә вакытлары юк. Кыска җәйдә мулрак табыш җыеп калырга тырыша алар. Ә усалларга килгәндә, иң явызлар, чагарга ашкынып торучылар – катнаш токымнар.

  1. Урта рус токымлы корт гаиләсе яңа күчләрне бик еш аерып чыгара.

Безнең шактый кырыс климат шартларында табигать иң тату, бердәм гаиләле бал кортларын булдырган. Корт гаиләсе яңа күчләрне никадәр күбрәк аерса, бездәге озын кышка җитәрлек күләмдә азык запасы туплау мөмкинлеге дә шул кадәр кими. Шунлыктан Урта рус токымлы кортлар табигатьләре белән андый түгел.

  1. Табышны начар җыялар.

Кем Урта рус токымы белән эшләп карамаган, шуларның гына фикере ул. Әйе, яңгырлы-салкын көннәрдә алар очмый. Ә кая очарга соң, чәчәкләр андый һава торышында нектар бүлеп чыгармыйлар. Андый вакытта көньяк токымы каны булган кортлар, гибридлар гына оча. Алар караклар, табышны җыярга түгел, ә урларга очалар.

Урта рус токымлы бал кортлары исә, бөтенләй урлашмыйлар. Бу умартачының көчен һәм нервысын саклауга китерә. Чөнки күрше умарталардан чир алып кайту куркынычы юк. Шулай ук ана корт чыгару, кышка ояларны әзерләү җиңелрәк була.

Санап кителгәннәрдән тыш, Урта рус токымлы кортларның өстенлеген дәлилләп, тагын шуны искәртергә мөмкин: әлеге кортлар җыйган бал иң сыйфатлылардан санала. Чөнки бездә һава шартларына бәйле кортларның оча алмый торган чорлары 8әр айга кадәр сузылырга мөмкин. Әлеге вакыт эчендә кортлар әзерләгән азык, ягъни бал әчемәскә, кристаллашмаска тиеш. Урта рус токымлы кортлар балны шуңа бик югары сыйфатлы итеп ясарга тырышалар.

Сәхифәне Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии