Безнең сукмак сузылды су буйлап…

Идел ярының калкулыгына, урман эченә урнашкан Яшел Үзән шәһәре. Татарстанда гына түгел, Русиядә иң яшел шәһәрләрнең берсе ул. 1932нче елны нигез салынган шәһәр ике хәрби завод хисабына үскән. Без күчеп килгән елларда шәһәр күбрәк агач йортлардан, бараклардан гыйбарәт иде. Бер генә урамга да асфальт түшәлмәгән, бу эш 1953нче елны гына башланды. Шәһәрдә Париж коммунасы исемендәге һәм «Родина» мәдәният йортлары бар. Аның белән янәшә шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбе эшли иде. Мин дә шунда укыдым. Ир һәм кыз балалар өчен аерым тулай торак. Төрлебез төрле яктан булсак та, мәктәп безне берләштерде, дуслаштырды. Балачагыбыз иң авыр чорга – сугыш елларына туры килде. Китаплар, дәфтәрләр юк, үзебез ач-ялангач. Мәктәп салкын. Кияргә кием юк. Ашарга алабута да черек бәрәңге. Әтиләребез сугышта. Күпләре шунда ятып калды. Ул еллар исемә төшсә дә, йөрәгем «жу-у» итә. Укытучыларның күбесе хатын-кыз, белемле ир укытучыларны сугышка алдылар.

Тормыш җиңел булмады. Мәктәпнең тулай торагындагылар күбесе бәрәңге шулпасы гына ашап яшәде. Ничә еллар үтсә дә, шул вакытларны искә төшереп, еш кына уйланып куям. Безнең буынның белемгә шулай омтылуы, тырышлыгы чын тормыш юлына бастырды. Без бик дус булдык. Төрле түгәрәкләргә йөрдек. Мин фотография белән мавыга идем, тирәмдә күпләр чуалды.

5нче мәктәптән республикада гына түгел, хәтта дөнья күләмендә танылган шәхесләр үсеп чыкты. Бер чорда укыган Нурмөхәммәт Хисамов – атаклы галим, шагыйрь, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы. Нурмөхәммәт Хисамовларның гаиләсе галимнәр һәм рәссамнардан гына тора дисәк тә ялгыш булмас. Аның хатыны Фәһимә ханым бик зур галим һәм укытучы иде. Филология фәннәре докторы Казан дәүләт университетында укытып, ничә буынга күпме белем бирде. Аның укучылары нинди генә өлкәләрдә эшләмиләр. Без аны хәзер дә сагынып искә алабыз. Бик кешелекле кеше иде ул, урыны җәннәттә булсын. Аларның ике уллары рәссам. Нурмөхәммәт Хисамов үзе озак еллар Тел, әдәбият, сәнгать институтының директоры булып та эшләде.

Рәшит Хәйруллин минем классташым иде. Казан дәүләт университеты доценты гомере буе һава белән хыялланып яшәде. Дөресрәге, аның бөтен тормышы һава торышына бәйле булды, чөнки география факультетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасында эшләү дәверендә, ул Казан, Татарстанны гына түгел, Җир шарының байтак төбәкләрендәге күкләрне «айкап» тикшергән кеше. Аның 125 фәнни хезмәте арасында 6 монография, 7 уку-укыту китабы бар. Ә 1997нче елда Русия географлары арасында бердәнбер кеше буларак, «Сорос доценты» дигән югары исемгә лаек була.

Биш ел география факультеты деканы вазыйфасын үтәгән дәвердә СССРда иң беренчеләрдән «Кар десанты» хәрәкәтен башлап, Татарстанда оешкан 146нчы укчы дивизия эзе буенча Калуга, Смоленск, Новгород өлкәләренә һәм Балтыйк буена кышкы походлар оештыра.

Фарук Нәфиев белән бер партада утырдык. Армиядә хезмәт иткәндә аның белән «Русский» утравында очраштык. Бу очрашу икебез өчен дә шатлыклы очрашу булды. Еракта, хәрби хезмәттә классташың белән очраш әле! Аннан соң да дуслык Казанда дәвам итте. Яшел Үзәндә мәктәп янында гына урнашкан шәһәр китапханәсеннән никадәр кызыклы китаплар алып укыдык без аның белән. Биредә мөдир булып эшләүче чал чәчле, ак мыеклы, балаларга карата аеруча ягымлы, мәрхәмәтле бер абзый бар иде. Ул безне дәресләрдән соң алып калып, революция, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, үз башыннан үткән гыйбрәтле хәлләр, әдәбият, күренекле язучылар турында кызыклы әңгәмәләр үткәрә торган иде. Баксаң, ул язучы Идрис Туктаров үзе булган икән.

Армиядән кайткач, Фарук дустым Казан дәүләт университетының филология һәм тарих факультетына укырга керде. Аны тәмамлап, эшкә Тәтешкә билгеләнде. Анда озак еллар район газетасының баш мөхәррире булып эшләде. Үзен бик оста журналист итеп танытты. Типография директоры булып эшләде.

Классташым Фирдүс Сафин – инженер-конструктор. Тольятти шәһәрендә автомобиль заводы төзелешендә эшли, туган шәһәренә әйләнеп кайта. Тормыш корып җибәрә, бер кыз һәм малай үстерә.

Безнең белән бер чорда укыган Искәндәр Фәйзуллин – галим, фәннәр кандидаты. Казанның төрле оешмаларында зур урыннарда эшләде.

Хәлимә Хәсәнова – балалар табибы (язучы Мәхмүт Хәсәновның сеңлесе), Яшел Үзән шәһәренең балалар хастаханәсе мөдире булды.

Илгизәр Вәлиев Казан травмотология институты директоры урынбасары, медицина фәннәре докторы, профессор.

Без – барыбыз да сугыш чоры балалары идек. Инде барыбыз да өлкән яшьтә. Безнең сафлар да сирәгәя бара. СССРны төзүдә дә безнең буын актив катнашты. Мәктәпне тәмамлаган еллар ераклаша барган саен, күңелдә классташлар, бер мәктәптә укыган сабакташлар турындагы уйлар тирәнәя. Дусларның кайчандыр кылган эшләре бүген күз алдына килә, уйландыра, сокландыра. Кайчандыр лаек та түгел кебек тоелган хәлләр еллар узгач яңа мәгънәләре белән ачыла.

Безнең сукмак киткән су буйлап,

Гомер үтә икән уй уйлап, – дигән гыйбарәне борынгылар, мөгаен, мондый очракны истә тотып әйткәннәрдер. Чәчләребезгә чал төшсә дә, дәү әниләр, дәү әтиләр булсак та, шул елларда укыткан укытучыларыбызны еш искә алабыз. Алар безне укытып, олы тормыш юлына чыгарды. Урыннары җәннәттә булсын. Кызганыч, без укыган мәктәп тә 1979нчы елда ябылып, бинасы инде сүтелгән.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии