«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

СУСЫЗЛЫКТАН ИНТЕГӘМ

Мин 83 яшемдәге карчык. Дүрт ай инде хәзер сусыз интегәм. Әллә кайларга шалтыратып бетердек, вәгъдә бирәләр – бер үзгәреш тә юк. Ярдәмчем булыр, эшемне җиңеләйтер, дип, кер юу машинасы алган идем – ул да эшсез тик утыра, бәдрәфемдә дә су юк. Бөтенләй үк юк дию дөрес булмас, анысы. Чәйлек кенә агып тора – җеп юанлыгы калынлыгында бар. Инде ничә айлар шуны эшләрләр, дип өметләндем, югыйсә. Хәзер көз җитте – юк. Түләү кәгазен китерәләр – анысын түләп барабыз. Түләмәс идең дә, аннан соң бурычың җыела да, судка бирәләр. Мәхкәмәдә йөрер яшь тә түгелмен.

Бу хәл бөтен авылда түгел, мин яшәгән Ленин урамында гына шулай. Ун-унбер кешедә юк. Су булмауны шуның белән аңлаталар – башняга су җыелса да, соңыннан каядыр китә, югала, диләр. Җәй буе шулай югала инде.

Авыл җирлеге башлыгына барган идек: «Ясарга иде инде аны, ясарга иде», – диде. Шуның белән бетте. Башка тавышы да тыны да булмады. Хәзер нәрсә эшләргә? Бу проблемага 4 ай инде. Аңа кадәр килеп торды, югыйсә, кер юу машинасы да эшләде – шул кадәр әйбәт иде. Инде суҗылыткыч бойлер куйдырган идем, су килмәгәч, ул да янып чыкты. Безгә хәзер нишләргә?

Роза ГАЛӘВЕТДИНОВА

Лениногорск районы, Керкәле авылы

Сезнең зарыгыз буенча Лениногорск районының Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Хөсәен кызы Ширияздановага шалтыраттык.

– Су бар бездә. Ленин урамында да, ун кешедә түгел, 2 йортта гына юк. Бөтен кешегә су килә, бакчаларында да агып тора. Мин әйткән ике кешенең берсе үзбелдеклеләнеп, рөхсәтсез-нисез генә тоташты линиягә. Без аңа бер сүз әйтмәдек.

Су насосыбыз 2010нчы елда куелган иде. Моңа кадәр яхшы гына эшләп килде. Әмма быел нидәндер югары очта берничә йортта су тормый башлады. Без Роза апаның үзе белән бу хакта сөйләштек бит инде. «Шәһәрдә яшәүче улың бар, ул яныңа атна саен кайтып тора, су торбаларыңны карасын әле, синең бәлки торбаң тыгылгандыр?» – дидем. «Әйе, шулайдыр, күп еллар булды инде ул торбага», – диде. «Яки суга тоташтырганда, торбаңны өске яктан тоташтырган булгансыңдыр. Су шул сәбәпле дә килеп җитмәскә мөмкин, менеп җитә алмыйдыр. Шуның өчен син насос алып куй, насос белән суыра ул», – дидем. Зарлана алмыйм кызлар су юк, дип. Роза апа су торбаларын гына каратсын, – диде ул.

НИШЛӘП БЕТИК БЕЗ?!

Матбугат чараларыннан күренгәнчә, кайбер зыялы милләттәшләребез: «Татар теле, милләте бетәчәк», – дип сөйләгән язмалар басылып тора. Ә менә башка милләт вәкилләре туган телебез турында төпле фикерләрен әйтәләр. Мисал өчен, Павел Шмаков, сәясәтче Алексей Малашенко. Соңгысы болай диде: «Татар теле югалмаячак. Нигә? Дөньяда аз санлы, тик күренекле өч халык бар: яһүдләр, әрмәннәр һәм татарлар. Алар нинди шартларда да мәдәниятен саклап кала алганнар. Димәк, үз телләрен хөрмәт итәләр һәм итәчәкләр», – дип язган «Реальное время» газетасында. Бик дөрес фикер. Чөнки татар халкы 500 елга якын коллыкта яшәп, мәҗбүри чукындыруларга, тере килеш яндыруларга, бәкеләргә батырылып үтерелүләргә карамастан, өметсезлеккә бирелмәгән һәм бирелмәячәк. Татар халкы – бөек халык!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

«ШИФАЛЫ ГӘҖИТ»ЕМ КИЛМИ

«Шифалы гәҗит»кә язылдым, бик яратып укыйм, көтеп ала идем шуны. Ләкин соңгы вакытта китерми башладылар: бер айда чыкканын китерәләр, икенче айдагысы – юк. Авылдагы почта бүлекчәсенә барып белешкән идем: «Безгә Буадан җибәрмәделәр, булмаган гәҗитне кайдан алыйк. Килсә – таратыр идек, без аны нишләп тик яткырыйк инде», – диләр. Очына чыгарга булышмассызмы?

Заһит ХАТТАПОВ

Буа районы, Исәк авылы

Редакциядән: Заһит абый, сез безгә шалтыраткан көнне үк Буа районы үзәк почта бүлекчәсенең язылу буенча инженеры Сөмбел Әгълиулла кызы Шәмсетдинова белән элемтәгә кердек. «Бу мәсьәлә буенча тикшерү үткәрәчәкбез, газетаның нидән килмәвен яхшылап тикшерәчәкбез», – дип җавап бирде. Әгәр «Шифалы гәҗит»не табып китермәсәләр (югалган саннарын да), безгә яңадан шалтыратыгыз!

Тагын бер кабатлап әйтәбез, почта бүлекчәсендә, килмәде, булмаган гәҗитне ничек таратыйк, дип җаваплаулары, бернинди кануни кысаларга да җавап бирми. Мондый хезмәткәрләрне үзәк почтамтка шикаять итеп, акылга утыртабыз. Алар абунәчедән акчасын алган бит, һәм гәҗит өчен матди җаваплылык та алар өстендә, шунлыктан гәҗитне табып бирергә тиеш. Таба алмаганда, акчасын абунәчегә кире кайтарырга, бу күпчелек очракта үз кесәләреннән кайтарттырыла. Редакция гәҗитләрне үз вакытында почтага илтеп тапшыра. Һәм һәр югалту очрагына, эленке салынкы эшләүчеләргә зур игътибар бирә.

ХАТ ТАШУЧЫГА РӘХМӘТ

Сезнең газетаны күптән укыйм, бик яратам. Берәр битләп, берәр битләп кенә укыйм – атна буена җитсен, дим.

Хат ташучыбыз Дания Госманова гәҗит кенә түгел, азык-төлек тә китерә безгә. Үзем җиде ел инде өйдән чыкмыйм – тезләрем авырта, кушылып беттеләр, йөри алмыйм. Ялгыз яшим. Нәрсә кирәк – хат ташучы кызыбыз барысын алып килә: энә-җептән алып, макарон, сыек майларга кадәр. Үзе дә пенсиядә булса да, бөтен авыл халкын канәгатьләндереп тора, ни сорасаң, шуны китерә. Зур рәхмәтләр яусын аңа!

Хатифә ХӘЛӘПОВА

Баулы районы, Кызыл Яр авылы

ПОЧТА БУЛМАГАЧ, ГАЗЕТА АЛДЫРЫП БУЛМЫЙ

Җирлегебездә 1139 кеше яшәсә дә, бездә почта бүлекчәсе эшләми. Гомер күрелмәгән нәрсә бу. Мин үзем дә 19 ел буе авыл советында эшләп чыккан кеше, мондый хәл элек юк иде. Хәзер без матбугаттан мәхрүм калдык.

Дөрес, безнең авылда элек почта бар иде, аны әле күптән түгел генә бетерделәр. Хат ташучыларга 4 мең сум хезмәт хакы түләделәр – ул акчага кем эшләп йөрсен, кешенең гаиләсе, балалары бар бит. Хәзер почта бүлекчәсе булмагач, газеталарга да языла алмыйбыз. «Безнең гәҗит»не күп еллар яратып укый, алдыра идем, югыйсә. Ә ни өчен языла алмыйбыз – чөнки почта таратып йөрмиләр, пенсияне дә Чаллыдан китереп кенә өләшәләр…

Рәсмия ГАЛИМУЛЛИНА

Тукай районы, Күзкәй авылы

КОНДУКТОРЛАР КАЙЧАН КЕШЕЧӘ СӨЙЛӘШӘ БАШЛАР?

Автобуска бәяләрне арттырырга җыеналар. Әле шуны уйлыйм: поездларда, самолетларда бөтен проводникларга махсус кием бирәләр, энәдән-җебенә киендерәләр. Ә менә автобусларда кондукторларга андый кием каралмаган. Кайбер автобусларга кереп утыргач, кондукторларына карарга да чирканыч. Алар кайда эшләгәннәрдер, эчүдән соң калган кешеләр кебек. Кием салымнарын әйтерлек тә түгел. Әгәр дә бәяләрне күтәрәләр икән, кием-салымнарын да алыштырсыннар иде, дим.

Аннан соң, җәмәгать транспортында кешеләргә итагатьле хезмәт күрсәтү юк. Кайберәүләр тукталышларны микрофоннан гына әйтә – ул яхшылап аңлашылмый да.

Пассажирлар арасында «Тукталышны алданрак әйтегез әле?» – дип сораучылар бар. Ләкин шулай дип сораганда да, тукталышларны үтеп китәләр, туктамыйлар. «Нишләп әйтмәдегез тукталышны?» – дип сорасаң, «Ишек төбенә килеп басмадыгыз бит!», – дип, синнән дә арттырып, уздырып кычкыралар.

Мин еш йөри торган 72нче маршрутта күптән түгел бер хәл булды. Ике өлкән яшьтәге әби, матур киенгәннәр, янында оныклары. Беренче мәртәбә балалар поликлиникасына килүләре икән. Тукталышларын үтеп киткәннәр – кондуктор кызга алдан кисәтегез дип сорасалар да, кыз кисәтмәгән. Шушы сүзне ишеткәч, яшь кенә кондуктор кычкырыпмы-кычкырырга тотынды боларга: «Без һәр җирдә дә туктарга тиеш түгел! Мин сезнең кайда чыгасын каян белим!» – ди. Түзмәдем, үзем дә сүзгә кушылдым. «Туктагыз әле, – минәйтәм – кычкырмагыз. Сез бурычлы – кеше чыгамы, юкмы, һәр тукталышта туктарга тиешсез. Бөтен кешедән ныграк кычкырмагыз», – дим. «Ошамаса таксида йөрегез», – дия башлады. Әгәр һәр кеше таксида йөрсә үзләре үк эшсез каласы, югыйсә. «Үзегезнең кәефегезне генә түгел, башкаларныкын да бозасыз бит. Кешеләр белән эшли торган эш ошамаса, китегез эшегездән», – дидем.

Гөлнур САФИНА

Казан шәһәре, Юдино бистәсе

ОЯТ БУЛСЫН ӘЛЕ!

Безнең җирлектә инвестор «Уңыш» ҖЧҖсе. Район башлыгының энесе аның җитәкчесе. Пай җирләребез өчен бик аз түли – 10 сутый печәнлек булган бер пай җиренә ике капчык фураж биреп кенә котыла. Аның белән терлек асрап буламы соң?! Сез моны язып чыксагыз, әзрәк оятына көч килмәсме, минәйтәм. Газетадан укып торабыз бит – башка якларда бер гектарга 300-600 сум акча түлиләр, ди!

Исемем редакция өчен генә

Әтнә районы, Шимбер авылы

ОНЫГЫМА БҮЛӘККӘ – ТАТАРЧА ПЛАНШЕТ

Әлмәт театры инженеры, 32 яшьлек Рафис Камаловның татар әлифбасына өйрәтүче планшетлар ясап чыгаруы турында язып чыккан идегез. Шуларның телефонын язып алмаганмын. Оныгым Даниярның тиздән туган көне. Балалар бакчасында гел русча гына сөйләшәләр бит, телне онытып бетермәсен дип, бүләккә аласым килгән иде. Кабат телефоннарын язып чыкмассыз микән?

Асия ЗИННУРОВА

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Рафис Камаловның кесә телефонын тагын бер тапкыр язабыз: 8-917-871-95-58. Татарча сөйләшә торган планшетның бәясе – 1200 сум.

КЕШЕ КИТӘ, ҖИРЕ КАЛА

Соңгы арада еш кына бер сәясәт уены уйныйлар: район җитәкчеләрен җир саткан да, акчасын бюджетка түгел, үз кесәсенә салып куйган, дип, эшеннән җибәрәләр. Шушы схема буенча бер район главасын эшеннән куган вакытта, ул торып басып әйтте: «Без бер команда булып эшләдек, рәхмәт», – диде. Аны эшеннән куллар чабып озатып калдылар. Соңыннан: «Җирләр саткан, бюджетка акча кертмәгән», – диделәр. Кулга алып, аннан соң кире чыгарып, шундый сәясәт уены уйнадылар.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии