АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

КӘҖӘЛӘРЕМ НӘҮМИЗ КАЛМАСЫН

Дәүләт кәҗә асраучыларга аерым субсидия өләшә, дип беләм. Безнең районда аны 25 кешегә биргәннәр, ә дәгъва кылучылар саны 100дән артык. Аны ничек алып була икән? Җирле хакимияткә барып карадым, миңа: «Сез исемлеккә кермәгәнсез», – дип әйттеләр.

Икенче соравым шундыйрак: Мөслим районы, Олы Чакмак авылында хатынның пай җире бар. Шул биләмә өчен безгә 3 центнер бөртек тә, көрпә дә түгел – бодай чүбе бирделәр, башка берни юк. Ә пай җире өчен салымны үзебезгә түлисе. Нәрсә дип аңларга инде моны?

Габделҗәмил ГАЛИМОВ,

Азнакай шәһәре

Беренче сорауга җавапны Азнакай районы Башкарма комитетының финанс-икътисад бүлегеннән алдык. Белгеч Венера ӘХМӘТОВА субсидиянең кәҗәләргә кан анализы ясаткан хуҗалыкларга гына каралганын әйтте. Ул хакта мәгълүматны җирле ветеринар станциясе тапшыра. «Анализны елга ике тапкыр – яз һәм көз ясатасы. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгарган карарда элек андый нәрсә юк иде, быелдан яңа тәртип керттеләр. Субсидия күләме – һәр кәҗәгә 1 мең сум. Укучыгыз, бәлки, киләсе елда аңа дәгъва итә алыр».

Мөслим районы, Олы Чакмак җирле үзидарә рәисе Илнур ГАБИДУЛЛИН сүзләренә караганда, пай җирләре өчен түләү килешү нигезендә башкарыла, аның күләме пайчылар җыенында тавыш биреп кабул ителде. «Башка елларны 2 центнер ярым иде, җир салымы пайчыларның үзләренә йөкләнгәч, 3 центнерга кадәр күтәрелде», – диде ул һәм төгәлрәк мәгълүматны әлеге биләмәләрне арендага алган Рөстәм ХӘКИМОВтан сорап карарга киңәш итте.

«Пайчыларга быелгы уңыштан шул җирлектә сугылган чип-чиста, иләнгән бодай бирдек. Дөрес, быел җәй бик коры килде, бөртекләр гәрәбә кебек эре түгел, алай да сыйфаты начар, дип әйтеп булмый. Пайчылар өчен әшәкерәген аерып алу дигән нәрсә бездә юк, «чүп бирделәр» диюләре – нахак. Күләменә килгәндә, ул килешүдә билгеләнгәнчә булды. Пайчыларның дәгъвалары бар икән, шул дәгъвалары белән килсеннәр, без аларга каршы түгел», – диде Рөстәм Хәкимов.

КӘБИР АБЫЙГА РӘХМӘТ

Балтач районыннан Кәбир абый Камаловка чын күңелемнән рәхмәт әйтеп шалтыратуым. («Эчәгеләремне тастымалга асып йөрдем», «Безнең гәҗит», №36, 7нче сентябрь, 2016). Ул ясап биргән дару-мазьлар белән астма чиреннән дәваланып ятам, бик нык файдасын күрәм. 15 кенә көн кулланам, ләкин инде чын кешегә әйләнгәнемне сизәм, рәхәтләнеп урамнарда йөрим, тын юлларым ачылып китте. Кәбир абый әле миңа җибәргән һәм почтада югалып, озак кына яткан бандеролемне эзләп табып та бирде. Аңа кадәр күпме дарулар эчеп карадым, берсе дә булышмады.

Хөрмәтле редакция! Шундый язмаларыгыз белән безне таныштырып, файдалы мәгълүмат биреп, без шуны кулланып, укып гыйбрәт алабыз. Сез тормыштан нинди генә мисаллар китермисез. Дөньяда әллә-ниләр бар икән, дип, исем-акылым китеп утырам. Эшегездә уңышлар телим.

Альбина,

Чаллы шәһәре

ГАЗЕТА КИЛМӘДЕ

«Безнең гәҗит»нең узган атнадагы саны килмәде. Почтада сәбәпләрен аңлата алмадылар.

Гөлсинә ХИСМӘТУЛЛИНА,

Минзәлә шәһәре

Минзәләдәге 423700нче почта бүлекчәсе операторыДинара ЗАКИРОВА әйтүенә караганда, газетаның килми калуына хат ташучының больничныйда булуы сәбәпче булырга мөмкин. Аны алыштыра торган хезмәткәрләр участокны йөреп чыгарга өлгерми. Мәсьәләне тиз арада хәл итү кирәклеге турында Динара Закирова үзенең җитәкчесенә җиткерәчәген белдерде.

ФИКЕРЛӘРЕБЕЗ БЕР

Сезнең гәҗиткә һаман язылып торабыз, быел да язылдык. Сәяси мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләләрегезне укыйбыз, бик ошый. Иптәшем белән без укытучылар, телевизорны карыйбыз да, фикерләшәбез. Мин әйтәм аңа: «Тукта әле, менә хәзер «Безнең гәҗит» килә, анда язылганнар безнең фикер белән туры килерме?..» Һәрвакыт сез безнең өчен ниндидер соңгы инстанция, безнең фикерне раслаучы, дөреслеккә чыгаручы. Бик батыр йөрәкле кешеләр сез, без сезнең белән, шундый милләтпәрвәр кешеләр белән горурланабыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Мактау сүзләре дип кабул итмәгез, бу чынбарлыкта шулай. Иҗади уңышлар, укучылар саны артуын телибез, исән-сау эшләгез.

Нәҗмиевләр, Әлмәт районы,

Елховой авылы

«СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»н УКЫРГА ТЕЛИМ

Исәнмесез! Редакциягез чыгара торган «Серләр гәҗите»нә Татарстаннан читтә язылып булмый икән. Ә укыйсым килә. Миңа нишләргә?

Һәм тагын бер соравым бар. Язучы Физәлия Дәүләтгәрәева китапларын кайдан табып була икән? Бәлки, укучыларыгыз белә торгандыр.

Гүзәл ҖАМАЛЕТДИНОВА,

Чуашстан, Козловка районы, Әлмән авылы

Дөрестән тә, гыйбрәтле язмышлар, мавыктыргыч хикәяләрне үз эченә алган «Серләр гәҗите» белән сәламәт яшәү рәвеше, халык медицинасы, дөрес тәрбия турында язучы «Шифалы гәҗит»не (айга бер тапкыр чыгалар, индекслары П3322 һәм П3321) Татарстанда гына алдырып була. Башка төбәк-республикаларда яшәүче укучыларыбызга без әлеге басмаларны, искәрмә буларак, хат белән җибәрә алабыз.

Берочтан шуны да исегезгә төшерәбез: 1нче декабрьдән 11енә кадәр Русия һәм Татарстанның почта бүлекләрендә абунәче ункөнлеге үтәчәк. Ул вакытта редакциябез нәшер итә торган барлык гәҗитләргә дә СИЗЕЛЕРЛЕК ТАШЛАМА белән язылып була. Ашыгыгыз! Без бергә булганда гына көчле!

ЮРИСТ ЯРДӘМЕ КИРӘК

Банкларның халыкка кредит өләшеп, соңыннан коточкыч процент каерулары гына җитмәгән, халыкка әллә-нинди иминиятләштерү программалары, башка төрле комиссияләр дә тагалар. Узган саннарның берсендә андый түләүләрне кайтарып була, дип язган идегез. Аның тәртибе ничегрәк?

Талия РИБАЕВА,

Нурлат шәһәре

Редакциядән: Сүз «Акчагызны кайтарып була» дигән язма турында бара, дип аңладык («Безнең гәҗит», №46, 16нчы ноябрь, 2016). Кредит биргәндә законсыз тотылып калган түләүләрне банктан кире алу турында тәфсилләбрәк сезгә язманың авторы, юрист Галимҗан Ханов сөйли алыр. Телефоны 8-952-048-10-27.

ДЕКРЕТ АКЧАЛАРЫН КҮРМИМ

Балама инде 5 ай тулып килә, ә мин һаман да бала туганда бирелә торган бердәм акчалата түләүне (единовременное пособие при рождении ребёнка) алмадым. Ай саен түләнгәне исә килә. Эш урынымда бөтен кирәкле документларны, гаризаны июль аенда ук тапшырган идем үзе. Декретка мин «Перекрёсток 1588» ширкәтеннән киттем.

Регина САЛИХОВА,

Чаллы шәһәре

Регина ханымның эш бирүчесе белән элемтәгә кердек. Оешманың кадрлар бүлегендә аңлатуларынча, мондый вәзгыять ике очракта килеп туарга мөмкин. Беренчесе – документлар дөрес тапшырылмаган булса, икенчесе – ул кәгазьләрнең кадрлар бүлегендә югалуы. Бу нисбәттән укучыбызга кабат эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

БАЗАРНЫ КАЙТАРСЫННАР!

Бездә элекке базарны бетереп, аның урынын чиркәүгә биргәннәр иде. Ә сәүдә мәйданчыгын башка урынга күчерделәр һәм бик күп кешене эшсез калдырдылар. Зур базар иде, бөтен халык шунда җыела иде. Хәзергесе – элекке стоянка урынында кечкенә генә почмак, анда минзәләлеләр йөрми дә. Менә шуны, мөмкинлегез булса, үз күзләрегез белән күреп, язып китегезче.

Айрат БИКТАШЕВ,

Минзәлә шәһәре

Редакциядән: Айрат әфәнде, сез күтәргән теманы яктыртыр өчен кабат редакциягә шалтыратып, телефон номерыгызны калдырыгыз.

БЕР СОРАУ ҺӘМ ИКЕ ЗАР

1) Җир салымы түләр чак җитте. Пенсионерлар өчен хәзер ташлама бармы?

2) Ял көннәре җиттеме – безнең авыл тирәсендәге урманнарда берөзлексез мылтык ата башлыйлар. Участковыйның да, район полициясенең дә бернинди рейдлар үткәргәне юк кебек. Ул аучыларның документлары, рөхсәт кәгазьләре бармы икән? Бернинди дә чара күрелми шуларга.

3) Нефтьчеләр безнең авыл аша авыр техникалары белән йөри һәм юлларыбызны җимерә. Кечкенә генә авылыбызны мыскыл иткән кебек килеп чыга. Авыл советы да аларны нишләптер туктата алмый.

Алексей ПАВЛОВ,

Сарман районы, Баткак авылы

Аучылар тудырган кыенлыклар мәсьәләсендә без авылның участковые, полициянең өлкән сержанты Руслан ХАРИСОВка мөрәҗәгать иттек.

«Алексей әфәнде борчылмасын – аучылар тикшерелеп тора, бөтенесенең дә лицензияләре бар, җәнлекләрне законлы нигездә атып йөриләр. Авыл янына ук килеп атарга тиеш түгелләр, алар моны белә. Аучылар оешмасы белән даими рейдлар оештырыла, аларда үзем дә катнашам», – диде Руслан Харисов.

Калган ике сорауны без Баткак авылы керә торган Иске Кәшер авыл җирлеге җитәкчелегенә юнәлттек.

«Нефтьчеләр белән безнең аралар әйбәт, һәрвакыт та аңлашып эш итәбез, безгә булышып торалар – әйтик, кыш көне урамнарны аларның грейдерлары чистарта. Аларның үзләренең юллары бар, бик сирәк кенә авыллар аша йөргәли техникалары, ләкин юлларны җимереп бетерә, дип әйтмәс идем», – диде муниципаль берәмлек җитәкчесеРаян ДӘҮЛӘТҖАНОВ.

Аның сәркатибеЛәйсәнә ЗАХМАНОВА исә җир салымын түләү нечкәлекләрен аңлатып бирде: «1нче һәм 2нче төркемдәге инвалидлар, сугыш инвалидлары салым түләгәндә җирнең кадастр бәясеннән 10 мең сумны чигерә ала. Мәсәлән, 40 сутый җирең 30 мең сумга бәяләнгән икән, аның 20 меңеннән генә салым исәпләнә. Башка категория гражданнар, шул исәптән пенсионерларга да, бернинди дә ташламалар каралмаган».

***

Узган атнада «Безнең гәҗит» укучылары менә шундый сорау-фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. Исегездә тотыгыз: һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында «Безнең гәҗит»кә шалтырата аласыз. Телефон номеры: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии