Бутамасагыз иде

Сугыш чоры баласы белән сугыш ятимен бутамаска кирәк. Аяксызмы, кулсызмы, утырып кына торамы – ул синең әтиең. Син аңа, әти, диеп әйткән, күзең белән күргән, үлсә – җыеп күмгән.

Ә безнең әтиләр күбесе баласының кем булып туганын да белми корбан булды, без күбебез әниләребезнең корсагында калдык. Күмгәннәрме аларны, юкмы – билгесез, әллә һаман да таралып ятамы? Сугыш чоры балаларының күбесе әти белән үсте, хатыннары үлгән ветераннарга кияүгә чыгып, фатирлар алды.

Хөкүмәт ул турыда бик кайгыртырга теләми, үлеп беткәнне көтәләр булыр. Теләсәләр, җаен табарлар иде. Бирәселәре булса, барысына да бирәсе иде, чөнки сугыш чоры балалары көчләре җитмәс чакларда авыр эшләрдә эшләделәр. Шулай да сугыш чоры баласы белән сугыш ятиме икесе ике төркем.

Без, эш урыннарыбыз беткәч, социаль яклау бүлегендәге өлкәннәр исемлегендә дә тормыйбыз. Кем кая билгеләнгәнне тикшереп була. Киткәннәрне төшереп калдыр, яңаларын исәпкә ал. Азык кына димәгән, хөрмәт йөзеннән бер открытка җибәр.

Зөлфия КӘРИМОВА,

Буа шәһәре

Комментарии