- 29.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2018, №39 (26 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
(уены-чыны бергә)
Зур түнтәрешләргә бай булган гасыр ахырына якынлашып барган вакытлар. Дөньяның кайсы якка барганын аңлап, халыкның активлашкан чоры. Кемнеңдер милли аңы уянып, милләт өчен көрәшкә күтәрелгән, кемнеңдер хөкүмәткә бил бөгәсе килмичә, үз эшен хәстәрләп йөргән чагы, кайсысыныңдыр үз ихатасын европадагыча кыяфәткә кертеп, яңаны төзисе килеп йөри башлаган еллар бу. Җилнең кай якка авышканын компартия, совет функционерлары иң элек сизеп алды. Танышларым арасында да, бар кешенеке кебек үк, төрлесе бар. Намуслылары да, ялганчылары да, туры сүзлеләре дә, милли җанлы ватанпәрвәрләре дә.
Шундыйлар арасыннан берсе – Галим Галиевич. Аның теле белән җиңел эш йөртә белүен сөйләп тормыйм, озакка китә. Тикмәгә аны илдәге партия мәктәпләренең берсендә кул белән түгел, тел белән эшләргә дүрт ел өйрәтмәгәннәр бит инде. Теле су тегермәненнән дә яхшы тарта иде аның. Эшкә килгәндә – чүкеч тотып кадак кагу, балта тотып утын яру аныкы түгел! Яратмады ул тир түгеп эшли торган эшне, эшләмәде дә, теләмәде дә. Чордашлар без, яшь аралары да булса ике-өч елдыр. Очрашканда ил яңалыклары, дөнья хәлләре, НЛОларны кайда күргәннәрен, әфгандагы безнең солдатларның интернациональ бурычларын ничек үтәүләрен, кырлардагы урак эше барышын, кемнең айныткычта төн кунып чыгуын, галәм, океан киңлекләрен гизү – берсе дә калмый иде. Беркөн шулай очрашкач, зур мәшәкать башларга җыенуын әйтеп салды Галим Галиевич:
– Яшьти, дөньялар үзгәреп китәргә тора бит әле. Безнең ише вак түрәләргә югарыдагылар бик сөйләп бетерми, нидер яшерәләр. Алдагысын бер Аллаһ кына белә. Үзеңнең якны кайгырта башларга кирәк. Йорт-җирне киңәйтергә, мәсәлән, бушлай йортлар бирү дә булмаска мөмкин моннан соң, кем белә?! Балаларга беренче взнос маясы сала башлау начар булмас, яшәп китү өчен дим!
– Синме соң бу, Галим? Син атеист кеше бит, Аллага ышанмыйсың. Аны телгә алганда да йөзеңне читкә бора идең. Тел төбеңне аңлап бетермәсәм дә, Тәңрене искә төшергәч, чыннан да үзгәрешләр булыр микәнни?
– Булыр-булыр... мин әйтте дип әйтмә! Син дә үз ягыңны кайгырта башла. Әнә йортың тузган, яңасын салу турында уйла. Мин дә яңаны салам. Кулымда чагында төзелеш материалларын табу авыр булмас. Банктан бераз акча да бирсәләр... Бакчага янәшә тагын бер йорт салып куям әле. Эчне тишмәс. – «Буду строить на века!» дип куйды ул урысчалатып. – Таштан салам, малайлар гына түгел, оныклар да яшәрлек булсын мин төзегән йортта. Балтик илләрендә әнә «Царь горох» вакытында төзелгән йортларда яшиләр. Без үз гомеребез җитсенгә агачтан төзибез дә, балаларга тагын яңа йорт төзергә кала. Булгач, булсын, син дә уйла!
– Әйе, ансат кына салырсың, бар! Минем кулда синеке кебек власть та, бушка китереп бирә торган эшем дә юк. Аннан өем дә менә дигән әле. Салсаң, үзең сал инде, – дип калган идем артыннан...
Әтисе салган йорты да шалкан кебек тора иде әле. Тимер кебек каткан каен бүрәнә туза димени? Синең кирпечең тузанга әйләнгәндә дә ул утырачак әле түбәсеннән су үтмәсә, кышын бүрәнәсе суланмаса. Сугышка нокта куеп, армия хезмәтен дә кушып җиде ел солдат шинеле киеп йөреп кайтып, ишле гаиләдән гарык булып салып кергән иде йортын Гали абзый. Тырыш кеше иде. Фермада да эшләде, саламын да эскертләде, кушсалар, комбайнына да утырды, чәчүен дә чәчеште. Малае, янәшәдә генә җиләк-җимеш бакчасына йорт салам, дигәч, шатлангандыр гына. Төп нигездә дәвамчың калгач, ата кеше ничек шатланмасын, ди? Җиләк-җимеш агачларын да үзе кисеп ташлады. Озак та үтмәде, алар ихатасында машина-трактор гөрелтесе ишетелә башлады. Кайтардылар кирәк-ярагын: цементын, кирпеч-тактасын, мәш килделәр. Авыл халкы: «Салыр инде, кулында бит», – дип кенә куйды, аларның йорт сала башлавын ишеткәч. Ай дигәндә йортның нигезе дә күтәрелде, подвал өлеше әзер булды. Шуннан шул, төзелеш никтер берничә елга шып туктап калды. Юк, туктап ук калмаган икән. Анда бер яки ике кеше килеп ниндидер вак эшләр эшләп йөрде. Кырына ук цемент блоклардан мунча да күтәреп куйдылар. Галимнең мунчасы Гали абзыйның өеннән зуррак та, биегрәк тә булып чыкты. Әти кеше башта шатланса, аннан шиккә калды. Мунчаны җылытырга да кирәк, утын ягып кына шул кадәр нәрсәне җылытып буламыни? Ярар, җәен җылыныр да, кышы бар бит аның. Мунча өй түгел, анда куышлы уйныйсы юк. Ул өч бүлмәдә нишләмәк кирәк? Малае, утын якмыйм, газ кертәм мин аңа, дигәч, тынычланды тагы. Газы да акча тора бара, тиен генә булмас... Алай да әйтеп, малаеның кәефен җибәрәсе итмәде.
Төзеп бетерделәр дә мунчаны, ишегенә йозак элделәр. Шуның белән мунча дистә елларга консервацияләнде. Әниләре Гайшә сугыш елларында урман кисеп, торф чыгарып чыныккан, сүзгә күршегә керә торган хатын түгел иде.
«Килен малайга, ата-анаң мунчага аяк атламасын. Йорт төзелеп беткәч, бәлки, аңарчы оныклар да булыр, шул чакта керә башларбыз, дигәндер. Оныкларны җәйге ялга да кайтармыйлар. Әбиләре дөрес тәрбия бирәлмәс диләрдер. Малай аның сүзеннән чыгалмый, итәк астына кереп бетте. Сөремнән каралып бетсә дә, мунчабыз менә дигән, шунда керербез, анысына кайгырмыйм. Кара сөремгә буялып чыккан юк», – дип турысын бәреп әйткән, имеш Гали Галиевичка бер ачуы килгәндә Гайшә. Аны кемгә әйткәндер, без капчыкта ятмый, авыл халкына барып җиткән иде сүзе. Үз хәлеңне күршедән сора, дип тикмәгә әйтмиләрдер.
Стенасы күтәрелеп, түбәсен ябасы гына калгач та яңгыр, кар астында берничә ел торгандыр гасырларга җитәргә тиешле яңа йорт. Галим карт бу йортның төзелеп бетәсенә өметен өзеп: «Мин күрә алмам инде аның төзелеп беткәнен», – дип көрсенеп йөри торгач, якты дөнья белән саубуллашып китеп барды. Озак көтте ул улының яңа йортын төзеп бетергәнен. Яңа гасырга чыккан елның кара көзе иде ул...
Гайшә карчык балалар үскән, карты белән кырык биш ел бәхетле гомер кичергән йортта берүзе яшәп калды. Аңа бу йортның бүрәнәсе генә түгел, бүрәнә арасындагы мүгенә кадәр якын да, кадерле дә иде. Шуңа да үзе исән чакта йортына ремонт та ясатмады. Мин үлгәч ясарсыз, гына дия иде ялга шәһәрдән кунакка кайтып ремонт турында сүз башлаган балаларына...
Галим Галиевичның балалары да буйга җитеп, кайсысы кая таралышып бетте. Теге болганыш елларында компартияне таратып ташлап, бинасына зур йозак элгәч тә, бер кешесе дә эшсез урамда калмады. Ул яктан сүз юк партия башлыкларына. Галим Галиевич та кечкенә генә бер керемле оешмага урнашты. Утыз биш яшемә кадәр эшләмәгәч, эшләмим инде мин калган гомеремдә дә, дип, Галим Галиевич бер сәгать тә көрәк тотып эшләмәде. Яңа заманасына күрә дә кешедән ким-хур яшәмәде, бүләкләрен дә бирделәр, ялына да баргалады...
Гомер ничек яшәсәң дә, ничек эшләсәң дә үтә шул. Беркөнне Галим белән кабат очраштык. Тормыш хәлләрен, авылдашларны, теге вакыттагы сөйләшүне искә төшердек.
– Яшьти, йортның эше бетеп бетмәде әле. Эше бар әле... – диде бик сөйлисе килмичә генә.
– «На века» төзим дип йөреп, синең «вековая стройка» булып чыккан инде алайса, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Сүзнең материальләшкәнен ишеткәнем бар минем.
Ул миңа текәлеп диярлек карады да, дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй:
– Вакыт юк бит, пенсиядә булсам да эшләп йөрим. Акча артык булмый, беләсең. Замана башка, акча алдан йөри. Җиткереп булмый. Аякта чагында йөрим әле. Аннан ул йорт безгә шәһәрдән кайтып бакчада бераз казынгач, кереп ял итеп, шашлык-машлык пешерер өчен дача урыны өченгә генә кирәк булып чыкты. Малайга кирәкми, үзебез яшәгән кадәр яшәмәбез. Мунчасы да зуррак булган, еш керсәң, газ өчен берничә меңне чыгарып салырга кирәк. Пенсионерга шактый сиздерә ул. Шуңа кышын бик кайтмыйбыз. Аптыраган...
Ярар, җитәр, дигәндәй, сул кулын югары күтәреп саубуллашты да ярык бамперлы эш машинасына кереп утырып газ педаленә басты...
Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дигән белән генә түгел икән бит! Эше дә күп икән, вакытны да күп сорый икән бит. Әле ярый ул чагында аның сүзе белән йорт сала башламаганмын.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре
Комментарии