Бөтен бәхетем картлыгыма калган

Мин 1937нче елның 10нчы сентябрендә Әминә белән Мөбарәкҗанның беренче баласы булып дөньяга килгәнмен. Әткәй дә, әнкәй дә колхозчылар булдылар. 1941нче елда әткәем сугышка китә. 1941нче елның маенда энем Мирхаҗыян туа. Шулай итеп, мин бала караучы булып калам. Әнкәйләр көне буе эштә. Бөтен авырлык минем өстә. Әле аның өстенә бозау карыйсы, тавык-кошлар бар. Җәй көннәре бик җылы, матур булса да, бик тиз үтә. Ә кыш көннәре бик авыр – ягарга юк, ашарга такы-токы, көннәре дә бик суык. Өйдә мич башында утырабыз, сукыр лампа яктысы гына. Әле әнкәйне эштән кайткач кәнсәгә чакырып, заемга язылырга кыстыйлар. Арган килеш төннәр буе утыралар иде. Аннан соң тагын эшкә китәләр. 1947нче елда 1нче класска укырга кердем. Исәнсеф авылыннан 25 бала булдык, мәктәптә суык, китап-дәфтәрләр юк, язу карасын корымнан ясый идек. Җәйге каникул вакытларында безгә уйнарга вакыт булмады, бик сирәк кенә уйный идек. Яз көнне кәлҗемә өчен кеше бакчасын казып бирәбез, ә аннан кукы, кәҗә сакалы китә. Ашарга нинди үлән табып була – барысын да җыя идек. Ягарга кипкән кура, әрем, сыер тизәкләрен җыеп барабыз.

Безнең өчен иң авыры тирес сугу иде, чит ихатадагы коедан су ташып әнкәйләр таптап бирә, ә без калып белән сугып куя идек, бу эш бик озакка сузыла иде. Ә басуда игеннәр уңа башлагач, борчак ашарга, арыш башларын уарга бара идек. Һәр басуда да каравылчылар бар иде, алар күрсә, атка атланып куалар иде. Бер вакыт Тат-Бүләр басуына борчак ашарга дип, мин, Рәкыйп, Рүфәт барган идек. Бригадир аты белән куып алып китте. Без өчәү өч якка чаптык. Рүфәтне куып китте. Чыбыркы очында тимер чыбык булган, аркасыннан каннар акты. Үзе исә ул борчак җирен ат белән күпме таптады. Ул әле үзебезнең авыл кияве иде. Үзе дә озак авырып, бик яшьләй вафат булды. Бәләкәй арба белән утынга баргач, урман каравылчылары очраса, арбаларны атларына тагып китәләр иде дә Пучы базарына алып барып саталар иде. Ә Хәниф белән безнең арбалар Рус Мөшеге авылында – Ефим дигән урман каравылчысында иде. Ул бик тиз генә бирмәде. Ул вакытта зелпе тамырын җыеп, кайнатып, кайнаткач кайрысын кубаралар иде. Шул эш белән биш көн йөргәч, арбаларыбызны бирде, ә өч кешенекен бирмәде дә. Җәй буена утын, печән әзерләп хәлләр беткәч, укуга бара идек. Ә анда инде башак җыярга чыгабыз. Башак җыйган өчен колхоз октябрь бәйрәмендә берәр төче күмәч бирә иде. Ул көнне парадка чыгабыз, бөтен авыл урамын тутырып, «ур-ра» кычкырып кайтабыз.

Киндер йолку дигән бик авыр эш була торган иде әле. Куллар канап бетәр иде киндер йолкыганда. Җитенне йолку алай ук авыр түгел.

Ул заманда мескен сыерларга да җиңел булмады. Әнкәй шулай бервакыт сыерны тырмага җигеп, басуга китте. Бик эссе көн, сыер, мескенем, чебен-кигәвенгә түзә алмыйча, тырмаларын сөйрәп басуда качып кайтып керде. Бераздан елый-елый әнкәй дә кайтып җитте. Сыерны җитәкләп тагын басуга алып китте инде. Көне буе тырма тырмалаган ач сыер күпме генә сөт бирә алгандыр? Ул вакытта бөтен авылына бер сепарат, аңа көндез чират алып куябыз да, төнлә сөтне аертабыз. Атнага бер тапкыр май язабыз. Үзебезгә ашарга түгел, хөкүмәткә тапшырыр өчен. Әле сепарат өчен дә күпмедер майны алып калалар иде. Шулай итеп яшәп ятканда, 1946нчы елда ике култык таягына таянып, икенче группа инвалид булып әткәй кайтып керде. Суслонгер газапларын ул да кичерде. Безнең Исәнсеф авылыннан бик күпләр шунда үлеп калды. Андагы мәхшәрләрне яздылар инде. Шунда үзебезнең солдатларны ач килеш авыр эш белән интектерүчеләр авылга кайтып, колхоз рәисе, авыл советы рәисләре булды, мондагы халыкны изде. Чыбыркы белән куркытып эшләттеләр халыкны. Сугышта катнашкан дип, соңыннан аларга машиналар, фатирлар бирделәр. Әтиләре сугышта үлеп калган сабыйларны искә дә алучы булмады. Исән кайтканнарга кирәк түгел иде ул, үлеп калганнарның балаларына кирәк иде ул бүләкләр. Бу хөкүмәтнең бик зур ялгышы булды. Әле мин белгән бик күпләр Германиядән алып кайткан товарларын сатып ятты.

1953нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, без дә колхозда эшли башладык. Такта арба белән комбайннан икмәк ташыйбыз. Комбайн көн буена бер дә туктап тормый. Ике хатын-кыз икмәкне зур капчыкка тутырып, арбага ата. Шуны бушатырга көч җитми. Өстәвенә кигәвен, атларны тыеп булмый. Ул икмәкне амбар алдына кайткач, чиләк белән бушатасы аннары. Бер вакыт кайтып киләм, арбада әзме-күпме бодай да бар. Каршыга уполномоченный, прокурор Акулов килә. Бетте баш, дим. Туктатты. «Бу нәрсәгә?» –дип сорый. «Куырып ашарга», – дим. «Куырып ашама, ботка итеп аша», – дип китеп барды. Ул вакытта безнең авылда бик күп кешеләр төрмәдә утыра иде. Минем әнкәй дә әздән генә утырмый калды. Әткәй бик яхшы эшләгән өчен генә алып калдылар. Председатель Иске Айман кешесе, халык өчен бик әйбәт иде. Безнең үзебезнең авылдан чыккан җитәкчеләр халыкка яман булдылар. Ирләре сугыштагы хатыннарны, җиде-сигез баласы була торып, юк сәбәптән утыртып куйдылар. Ә хәзер ун миллион урласа да утыртмыйлар.

1960нчы елда үз көчебез белән авыл башына яңа йорт салып чыктык. 1962нче елда Вәрәшбаш кызы Тәрҗемәгә өйләнеп, бик матур туй ясадык. Икебез дә терлекчелектә эшләдек. Әле 1963нче елда гына колхоз акча бирә башлады. 1963нче елның 7нче декабрендә әткәем сугышта алган яраларыннан 50 яшендә вафат булды. Тагын бер елдан олы кызыбыз Гөлдәмия туды. Ул бүген Вәрәшбаш авылында кияүдә, киявебез Рәфкать белән бик матур гына яшәп яталар, кибетләре бар.

1966нчы елда икенче кызыбыз Нурания туды. Кызым 34 ел Әлмәтнең 33нче больницасында шәфкать туташы булып эшләде. Киявебез генә бик иртә вафат булды.

1964нче елда үзебез дә башка чыктык. Өй салу өчен райплан 10 фесметр агач бирде. Ул Шуран авылы янында иде, бездән 25-30 километр ераклыкта. Авыл җитәкчеләре кеше хәленә керә торганнардан түгел, урман кисешергә дип бертуган энемне җибәрмәделәр. 10 айлык баланы алып, хатыным белән икебез октябрь аенда урман кисәргә киттек. Икәү агачларны кисеп, Вәрәшбаштан трактор сорап, ул агачларны урман кырыена чыгарып куйдык. Җил-яңгыр астында эшләдек. Хәзер телевидениедән, балага наз җитми, диләр. Элеккеге балаларга наз булган бит! Шунысына рәхмәт, өй салган кешеләргә колхоз тракторны бушка биреп торды. Кыш көне Мансуров Фердинант белән Миргалимов Мирзагали ул агачларны авылга алып кайтып бирде. Аларга чын күңелемнән рәхмәт (Мирзагали абый вафат инде, аңа бу язмам дога булып барсын). Агачлар кайтып бетте, Март аенда өйне башларга кирәк. Колхоз, хәзер чәчү җитә дип, балта остасы бирми. Актаныш районы Нур Баян колхозына бардым. Анда балта остасы булган абзый фермалар ремонтлый иде. «Колхоз җибәрсә, мин риза», – ди. Киттек колхоз конторасына. Бәхеткә, рәис урынында иде. Сөйләшеп киттек. «Үз колхозыгыз кеше бирә алмагач, мин бирәм инде», – ди. Шулай итеп өйне эшләп китте теге абзый. Бик авыр булды ул. Өй күтәрешергә дип килгән кешеләрне бригадир килеп алып китте. Югыйсә икебез дә шул колхозда терлек карадык. 1967нче елда өйне салып бетереп, Коръән укыттык. 1971нче елда өченче кызыбызны – Зәфрүнәне алып кайттык. Ире Разыйф белән бик матур итеп яшәп яталар, өч балалары бар. Балалар бакчасында мөдир булып эшли. Ире Мөслимдә алдынгы механизатор.

1988нче елда әнкәем алты гына көн авырып ятып, вафат булды. 84 яшендә китеп барды. Аннары инде колхозларның да рәте-чираты китте, бүлгәләү башланды.

Балалар, кияүләр, бертуган энем Казыйхан, туганнарым белән тагын бер өй салдык әле без. Монысы инде өченчесе иде, бу юлы таштан күтәрдек. Ул вакытта колхоздан атлар, дуңгызлар югала башлады. Бригадир бездән шикләнә. Бу авыр заманда ничек өй салып була, дуңгызларны шулар урламый микән, дип сөйләшәләр икән. Туганнарым ярдәм итмәсә, салып булмас иде, дөрес. Энем Казыйхан бер тиен акча алмыйча эшләде. Ә бездән шикләнгән кеше гараж белән сарай салдырды. Ул бер үзе эшләде, ә без ун кеше идек. Колхоз техника белән пилораманы бушка биреп торды. Минем 60 яшем тулганда өйне эшләп кердек. Шушы үткән 60 ел гомернең 30 елын ачлы-туклы, бик интегеп яшәсәк, 30 елын хатыным белән матур итеп яшәп торабыз әле. Өйгә газ да, су да кергән. Икебезнең дә пенсияләр җитәрлек. Каршыбызда гына кибет, атнага өч тапкыр яңа пешкән ипи алып кайталар. Кызларыбызның өчесенең дә машиналары бар, кияү-оныклар гел ярдәм итеп тора. Әле дә сарыклар, тавыклар асрыйбыз, үзебезгә генә җитәрлек умарталарыбыз бар. Кыш буена үзебез үстергән яшелчәне ашыйбыз. Тормышыбыз бүгенге көндә бик рәхәт, Аллага шөкер. Миңа 10нчы сентябрьдә 85 яшь тула. Ә хәләлем Тәрҗемә белән яши башлавыбызга октябрь аенда 60 ел була. Яшь чакта төрле хәлләр булды, гел рәхәт яшәдек дип әйтеп булмый. Бәхет ул картайгач кирәк икән, без ул көннәрне күрдек. Алдагы көннәрдә дә илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии