Безнең юбилярыбыз

Безнең юбилярыбыз

Гатауллина Рәсимә Хөснимәрдән кызы матур табигате, биек-биек таулары, урманнары белән күңел кылларын тибрәтерлек гүзәл төбәктә – Сарман районының Яхшы Каран авылында 1952нче елның 1нче мартында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Хөснимәрдән абый гомере буе авылда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – тимерче булып эшли. Бик күп авылдашларына йортлар төзүдә ярдәм итә. Әнисе Хөсниямал апа да чисталыгы, пөхтәлеге, уңганлыгы белән аерылып торган хатын-кызларның берсе була. Үзе дә актан киенә, ире белән балаларын да ап-актан йөртә. Үзе шулкадәр моңлы тавышлы була, җырлавын ишетеп күпләр таң кала. Аның бу сәләте Рәсимәсенә дә күчә. Инде аларның вафатына да шактый еллар үткән. Әтисе дә, әнисе дә балаларының кадер-хөрмәтендә яшәп, бәхиллекләрен биреп, бакыйлыкка күчәләр.

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр!» дигәнме әле борынгылар? Чыннан да, тырыш, ярдәмчел, олы җанлы әти-әниләренең җылы кочагында канат чыгарган биш бала, бер йодрыктай, бөтен матур сыйфатларны үзләренә сеңдереп үсәләр. Туган җанлылык ана сөте белән кече яшьтән үк аларның канына сеңә.

Рәсимә бәләкәйдән үк спорт белән мавыга. Чана-чаңгыда шуарга бик ярата. Классташы Мөнҗия белән алар гел бергә уйнап үсәләр. 5-6нчы сыйныфта укыган вакытта ындыр табагында машинадан ашлык бушатканнары, 7-8нче сыйныфларда укыган вакытларда ат белән борчак саламы, силос ташыганнары хәтеренә сеңеп калган.

Балачакның күңелле мизгелләре инде хәзер якты хатирәләр булып күңел түрләрендә генә яши бирә.

1959нчы елда Рәсимә Яхшы Каран мәктәбенә укырга керә. 4 сыйныфны шунда укыгач, 5тән 10нчы сыйныфка кадәр 8 километр араны җәяү йөреп, Александровка мәктәбендә белем ала. Кыш көннәрендә интернатта яши. Мәктәпне тәмамлагач, кыз, хыялында йөрткән һөнәрен үзләштерү максатыннан, Бөгелмә медицина училищесына барып керә. Аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Чиләбе шәһәренең онкология үзәгендә 3 ел шәфкать туташы булып эшли. Анда кичергән авыр хатирәләрне Рәсимә куркыныч төштәге кебек кенә хәтерли.

Туган як кабаттан үзенә дәшеп кайтара газиз баласын. Рәсимәне Җәлил шәһәрендәге хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә шәфкать туташы итеп алалар. Ике елдан Казанга укырга җибәрәләр һәм ул анда рентген технигы һөнәрен үзләштерә. Пенсия яшенә җиткәнче, Җәлил хастаханәсендә шушы профессиясенә тугры хезмәт итә.

Ире Мәхмүт белән алар менә дигән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 38 ел бергә гомер итәләр. Олы кызлары гаиләсе белән Казанда, кече кызлары Италиядә яши. Балалары да үзләренә охшап, укымышлы, зур урыннарда эшлиләр. Оныклары да әби-бабаларының горурлыгы булырлык балалар.

Рәсимә ханым бүгенге көндә ялгызы гына гомер кичерә. Ире Мәхмүт әфәнде инде бакыйлыкка күчкән, урыннары оҗмахта булсын.

Адәм баласы яши-яши үзенең асылына кайта, кыйбласын барлый, изгелекләр кыла. Рәсимә ханым да нәкъ менә шундыйлар рәтеннән. Хәер, ул кечкенәдән үрнәк гаиләдә тәрбия алып үскәнгә, җанында гомер буе иман нуры йөртә. Ә бүгенге булмышы аны тагын да зыялырак, тагын да күркәмрәк итә. Шулай булмый ни, әнә бит, өлкән яшьтә булуына карамастан, мин булдыра алмам дип тормаган, дин белемен үзләштерергә керешкән. Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсенең 3нче курс талибәсе ул бүген. Буш вакытларында шигырь язарга, җырларга ярата. Үз өе белән яшәгәч, буш вакыты гына әз кала. Ни дисәң дә, җәен бакчасын карыйсы, кышын карын көрисе дигәндәй.

Рәсимә ханым 2013нче елдан «Ихлас» ансамбленә йөреп ала. Анда ул башлап җырлаучыларның берсе була. 2018нче елда Чаллы шәһәрендә үткән «Сәхнә осталары» конкурсында «Самавыр йоласы» күренеше белән алар беренче урынны яулыйлар. 2019нчы елда Казан шәһәрендә фольклор ансамбльләр арасында 1нче урын алалар.

Элеккеге эш урыннарыннан да һәрдаим кайгыртучанлык тоеп яши Рәсимә ханым. Бәйрәм саен тәбрик сүзләрен дә, бүләкләрен дә жәлләмиләр, ди. Ул мондый хөрмәткә чып-чынлап лаек. Юкка гына, хөкүмәтебезнең дәрәҗәле бүләге – «Татарстан Республикасының мактаулы медицина хезмәткәре» медале белән бүләкләнмәгән ул.

Рәсимә ханым әле бүген дә яшь кызларга үрнәк итеп куярлык. Җанында көч-дәрт ташып тора. Азнакай шәһәрендә эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмә әгъзасы да ул.

Амин, шулай булсын, алга таба да Рәсимә Хөснимәрдән кызы безне үзенең иҗаты, уңышлары белән сөендереп торсын. 70 яшьлек олуг юбилее уңаеннан барлык каләмдәшләр исеменнән тәбрикләп, без аңа күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, имин тормыш теләп калабыз.

«Гөлстан «әдәби берләшмә җитәкчесе

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии