Иң зур байлык – бала

“БГ”да “Ярдәм кирәк” (1 декабрь, 2010 ел) исемле язма чыккан иде. Анда 1 яшь тә 9 айлык Юныс Салиховка дәвалану өчен матди ярдәм кирәклеге турында сүз бара. Юныс турындагы әлеге хәбәр күпләрне битараф калдырмагандыр, мин дә аның хәлен, дәвалануга әзерлек турында тулырак белергә теләп, Салиховлар яшәгән тулай торакка юл тоттым.

Гаиләнең иң зур байлыгы, ата-ананың олы куанычы – бала икәнен бу бәхетне татыганнар белә. Балалы кеше – бай кеше, диләр бит. Башта сабый дөньяга исән-имин тусын, аннары авырый күрмәсен, тора-бара тәртип бозмасын, тәүфыйклы булып үссен, бәхетле булсын дип, ата-ана гомер буе ут йотып, бала өчен җанын биреп яши. Юныс тугач та, әтисе Рөстәм, әнисе Зәрия күз нурлары сәламәт булсын, дип теләгәндер. Әмма без дигәнчә генә түгел бит. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен сыный, диләр. Иман юлында булган, 5 вакыт намаз укыган бу гаиләгә дә Хак Тәгалә зур сынау җибәргән.

Зәриягә 25 яшь. Ул ике бала әнисе. Азнакайдан Казанга килеп, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган кыз бәхетен дә шунда таба. Чиләбе якларыннан бирегә укырга килгән Рөстәм белән алар мәдрәсәдә таныша һәм бераз очрашкач, 2003 елда кавышып та куялар. Озак көттерми беренче уртак җимешләре – Зөлхиҗә дөньяга аваз сала. Ә аннан уллары Юныс туа. Әмма бәхетле көннәр озакка бармый. 1 яшь тә 3 айлык чагында бала авырый башлый. Эш шунда: Юныс нәрсә генә ашаса да, ризык аның карынында озак тормый. Бала азыкны ничек кабул итсә, ул эшкәртелмичә шулай чыга.

– Мондый хәлнең нәселебездә дә күзәтелгәне юк. Ярый әле бала гел ашый, ризыкны кире төртми. Шуңа гына яшидер дә. Чөнки ризык ашказанында озак тормый. Үзе актив, йөгереп йөри, нәрсәдер сөйләргә маташкан була, йокысы да әйбәт.

Ике тапкыр Республика балалар клиник хастаханәсендә дә ятып чыктык. Мәскәүдә дә дәваланып кайттык. Файдасы юк. Диагноз куя алмыйлар. Без аптырашта. Германиядә дәвалану үткән очракта, нәтиҗәсе булырга тиеш, диләр. Мәскәү табиблары әйтүенә караганда, анда барып дәвалану өчен, 500 мең сум тирәсе акча кирәк, – ди Зәрия.

Алар дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты тулай торагында яши. Ире Рөстәм шунда электрик вазифасын башкара. Ә Зәрия үзе моңа кадәр дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында лаборант булып эшләгән. Бүген бала белән утыра. Билгеле, гаиләнең матди хәлен мактанырлык дип булмый. Шуңа алар башкалардан ярдәм сорарга мәҗбүр.

– Арабызда мәрхәмәтле кешеләр күп. Юнысны Мәскәүгә алып баргач, дәвалану өчен 60 мең сум акча китте. Аны да ярдәм кулы сузучылар тырышлыгы белән генә тормышка ашырдык. Германиядә дәваланыр өчен исә счетыбызда бүген 51мең сум җыелган. 500 меңне туплап бетерү үзебезнең генә хәлдән килми. Сатар зур әйберебез дә юк. Югыйсә уйлап та тормас идек. Тулай торактагы студентларга исем китте. Кемнәр безне белә, ничек булдыра, шулай ярдәм итте. Югыйсә стипендия, ата-анасы җибәргән акчага гына көн күрәләр бит. Яхшылыклары үзләренә дә меңе белән әйләнеп кайтсын иде, – ди Зәрия.

Ярдәм дигәннән, үзебезнең генә түгел, Чиләбе, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән дә акча җибәрүчеләр булган. Айрат исемле бер эшмәкәр 30 мең сум күчергән. “Зәкәт” фонды 10 мең сум биргән. Эх, мин әйтәм, Айрат шикелле 30-40 кына киң күңелле, ярдәмчел шундый эшмәкәр, табылса да, баланың язмышы уңай якка хәл ителер иде. Ә республикада алар саны җитәрлек. Тамчыдан күл җыела бит.

Яшәү шартларына килгәндә, тулай торакны үзегез беләсез. Студентлар торгач, тынычлык турында хыялланасы гына кала. Шәһәрдә торыр урын зур проблема икәнен исәпкә алсак, артык зарланып булмый. Гаилә үзе дә шулай, ди. Әле монысы да Рөстәм шунда эшләгәнгә генә бирелгән. Бу эштән туктаса, бүлмәсез дә калачаклар. Алар дүртәүләшеп шунда яшәгән. Яшәгән дим, чөнки бүген 5 яшьлек кызлары Зөлхиҗә Азнакайда әбисе карамагында.

– Кызыбызны, Юныс белән шундый күңелсез хәл килеп чыккач, әнигә кайтардык. Анысы да бала бит әле, энесе авыргач, аңа да өйдәге борчылуларыбыз тәэсир итми калмый. Карап та җитешә алмыйм. Әле бу больницада, әле Мәскәүдә икешәр атна йөрергә кирәк. Бала әнидә булгач, ышанычлы. Бик сагына инде ул. Үзебез дә гел юксынабыз. Әмма башка шундый бәла төшкәч, бүтән чара юк, – ди Зәрия.

Салиховлар бүлмәсеннән иман нуры, яктылык, тынычлык бөркелә. Һәр почмакта Юнысның уенчыклары тора. Өйнең яме бала белән шул. Сабый онытылып уйный, көлә, әлбәттә, елап җибәрергә дә күп сорамый. Бик тере үзе, күз тимәсен. Эх, шушы авыруы да булмаса… Зәрия исә ярдәм кулы сузучылар табылыр дип ышана, дога кылганда Аллаһы Тәгаләдән гел шул хакта сорый. Догалары кабул булсын иде.

Лилия ЙОСЫПОВА

Юнысның әнисе – Зәрия Салихова, тел.: 89172994092.

БАНК РЕКВИЗИТЫ:

получатель: Салихова Зария Адиповна,

Приволжское ОСБ 6670 г.Казань

Банк получателя Отделение Банк 8610 г.Казань.

Сч. получателя: 42307810662211650663/48 Кор.счет.30101810600000000603 Бик 049205603 КПП 165902001

ИНН 7707083893. Назначение платежа: деньги на лечение Юнуса Салихова.

Комментарии