Утсыз биш көн

Кичен кинәт кенә ут сүнгәч, без аның биш көнгә сузыласын белмәгән идек әле. Бераздан гына шалтыратып, “Ут бер-ике атна булмаячак”, – дип әйттеләр. Шуннан башланды инде хәлләр…

Көн яктысында өй эшләрен әзерли-әзерли кич була. Аннан өйләр кап-караңгы булып кала, бары тик фонарь, шәмнәр генә янып тора. Караңгыга ияләшә алмый интеккәндә, “Элекке заманда ничек яшәгәннәр икән”, – дип уйлап куясың. Ут белән бергә, әлбәттә, телевизор, мәңге тынмас компьютер да сүнде, армый-талмый эшләгән суыткычлар да тынып калды. Бу бер яктан файдалы да булды, минемчә. Безгә алыштыргысыз хезмәт күрсәткән техникага да бераз ял кирәк бит. Суыткычларга исә кышкы һава торышы ярдәм итте. Көн салкын булганга, бозыла торган әйберләрне урамга ташыдылар. Электр насосларына көйләнгән суның килмәве дә авыл халкы өчен өстәмә мәшәкать тудырды. Суны күпләр коедан, инештән ташырга мәҗбүр булды. Кибет киштәләрендә озак вакыт тузан җыеп яткан шәм, фонарь һәм башка яктылык чаралары рекордлы вакытта сатылып бетте. “Кибеткә керүченең ни алырга теләвен белә идек инде”, – ди сатучылар.

Менә утсыз биш көн булды дигәндә, кичен гөлт итеп ут кабынды. Өйдәгеләр шатланышып: “Гүрләрең якты булсын”, – диеште. Караңгыдан туйган күзләрне уа-уа компьютерны хәрәкәткә китердем. Әмма интернетны әле тагын бераз көтәргә туры килде. Бар кадере юкта беленә диләрме әле?! Авыл халкы моны бик яхшы аңлады…

P.S. Шактый гына мәшәкатьләр тудырса да, миңа бу көннәр бик ошады. Гадәти чакта кичен кем – телевизор каршына, кем компьютер каршына утыра. Ә менә бу көннәрдә кичләрен шәм яктысында барыбыз да бергә җыелыштык, төрле кызыклы вакыйгаларны яңартып уздык.

Алсу НУРГАТИНА.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии