МӨСЕЛМАННАН ЗЫЯН КҮРГӘНЕМ ЮК

Татарстанда соңгы айларда булган хәлләр, мине, намаз укып, мәчеткә йөрүче карт әбиегезне бик тетрәндерде. Аеруча да Илдус хәзрәт белән булган хәлләр борчый. «БГ»га инде күптән язган бер хатымда «мөфтинең эшли башлавы бик куркыта», дип язган идем. Илдус хәзрәт, Татарстанның һәм хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм улымның данын да пычратып, дөньяга чыгарды дип саныйм. Мөфтине шартлатуда 600 кешесе катнаштымы икән соң?! Шартлау турында да бик күп сораулар туа. Минем табиб буларак 50 еллык тәҗрибәм бар. Шуңа да шартлаудан соң нинди яралар булуын мин бик яхшы беләм. Ә Илдус хәзрәтне телевизордан күрсәткәндә йөзендә бер тырналган җире дә юк иде бит! Хуш, аяклары сынган дип сөйләделәр. Тик ул сынган аяк белән ничек даруханәгә кергән дә, аягүрә торып никадәр тамашачы каршында Венера Ганиеваны кочаклады алай булгач? Ә Дәүләт Советына үзен инвалидлар коляскасында китерделәр… Дәүләт Советына баргач та, Минтимер Шәрип улы белән күрешкәндә «ялт» итеп кенә сикереп тормакчы иде, ярый да элеккеге президент, мөфтинең җилкәсенә кулын куеп, кире утыртты. Бу спектакльгә ничек ышанырга?

Мин Корьәндә традицион ислам турында сүзләр бардыр дип тә уйламыйм. Шул ислам турында сөйләп йөрүче муллалар үзләре ниләр майтара соң? Тәре таккан марҗа кызы белән татар егетенә никах укыйлар. Балаларга исем кушканда Данис, Денис, Радмир ише исемнәр кушалар. Мулла булгач, «Сез бит мөселман, бәлки, балага да мөселманча, татарча исем кушарсыз?», дип тә сорамый бит алар! Әле күптән түгел бер исем кушу мәҗлесендә булырга туры килде. Өй хуҗасы (хатын-кыз) кыска итәктән йөри. Чәчләре чыккан, күкрәкләре ачык күлмәк кигән. Табында утыручыларның да билләре ачык, корсаклары күренеп тора. Өстәвенә, балага Данил дип исем куштылар. Мулла шул ялангач утырган хатын-кызларга карап, Корьән багышлады. Башларына яулык бәйләргә дә кушмады хәтта.

Татар зиратына керсәң, хәзер нинди генә исемнәр очрамый. Берсендә, татар егетенең кабере өстенә, дуслары сары тәре куеп китүен күрдем. Йөрәгем ярыла язды. Муллалар хәзер зиратка бармый, тикшереп йөрми, мәетне озатканда да ул турыда кисәтми. Русиядә, тәре төшерелмәгән берәр оешма калдымы икән соң инде?

Әйтәсе килгән фикерем шул. Безгә андый мөфти кирәкми! Илдус хәзрәтнең бар сөйләгән вәгазе «ваһһабчылар» турында. Әгәр дә алар бар икән, минем ул ваһһабчылардан бер генә зыян да күргәнем булмады әле. Ә менә мөфти бөтен мөселманнарны мәсхәрләде.

Исемем редакция өчен генә.

Азнакай шәһәре.

ТАМГАЛАР

Мөселман, мөфтиМӨСЕЛМАННАН ЗЫЯН КҮРГӘНЕМ ЮК , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии