Миңнеханов интернетта татарга бәйсезлек даулармы?

Миңнеханов интернетта татарга бәйсезлек даулармы?

интернетчылары үз доменыбыз турында күптән хыяллана иде инде. Моңа кадәр бу мәсьәләгә иҗтимагый даирәләр генә игътибар итте, ә Татарстан түрәләре кирәкмәс эш дип карады. Ниһаять, Миңнеханов соңгы вакытта бу эшне үз кулына алды. Ләкин ахырга кадәр ерып чыгармы? «.tatar» исемле доменга дәгъва итеп гариза бирелде, әмма аңа каршы чыгучылар булуы да ачыкланды.

ТАТАРСТАН ДОМЕНГА АКЧАСЫН САРЫФ ИТӘРМЕ?

Доменнар белән идарә итүче халык­ара ICANN оешмасы агымдагы елда доменнар өчен дәгъва белдерүчеләрне атады. Исемлектә «.tatar» домены да бар. Аны теркәү 5 млн сумга төшәчәк. Әлеге чыгымнарны хөкүмәт үз өстенә алды. Гаризалар агымдагы елның ноябрендә расланырга тиеш. алу – катлаулы мәсьәлә. Интернетта үз урыныңны булдыру өчен күптөрле процедуралар, аерым алганда, белгечләр һәм җәмәгать оешмалары аша үтәргә кирәк һәм моңа якынча 1 ел сарыф ителәчәк.

«.tatar» исемен республиканың коммерция оешмалары да файдаланырга мөмкин. Әлбәттә, бушка түгел. Алардан кергән акчалар исә домен чыгымнарын капларга китәчәк. Шулай да, татар домены табыш чыганагы итеп каралмый.

Милли җәмәгатьчелек аның турын­да 15 ел элек сүз кузгата башлаган ­иде. Дәүләт дәрәҗәсендә беренче ­адым 2005 елда татар интернетчыла­ры җыенында башланды. Казан, Мәскәү белгечләре, татар җәмәгатьчелеге «.tat» доменын булдыру турында уртак фикергә киләләр. Оештыручылар фикеренчә, ул вакытта республика түрәләре моның ихтыяҗын күрми. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмчеләре кирәкмәс эш дип бәяли. Һәм проект зур диңгездә йә батып, йә калкып кына торды.

Татарстан моңа тотынган икән, ул аны ахыргача башкарып чыга алырмы? Инде 5 млн сум түләнсә дә, бу башлангыч кына булып тора. Доменны теркәсәләр, ел саен аңа акчалата ярдәм итеп торырга кирәк булачак. Һәм ул 2-3 млн долларга төшәчәк. Бу сынау: тиздән белербез – Татарстан җитәкчелеге өчен спорт якынракмы, әллә интернеттагы милли бәйсезлекме?

ГАРӘПЛӘР ТАТАРГА КАРШЫМЫ, ЯКИ ИКЕ МИЛЛӘТНЕ СУГЫШТЫРУМЫ?

Теркәлә калса, «.tatar» Русиядә беренче милли мәдәни-лингвистик домен булачак. Әмма уйламаган җирдән проблема чыгарга тора. Согуд Гарәбстанының мәгълүмати технологияләр комиссиясе вәкиле ICANN оешмасы чыгарган исемлектә «.gay», «.sucks», «.porn», «.vodka», «.baby» кебек доменнарны тыюны таләп итә. Әлеге исемлеккә «.tatar» да эләккән. Гарәпләр Евразия буйлап яшәгән татарлар исеменә аерым бер даирә генә хуҗа була алмый дип саный. Тәфсилләбрәк аңлатсак, татар домены өчен гаризаны «Татарстан төбәк домены координацион үзәге» тапшырган, ул ачык акционер оешма. Моның артында дәүләт тора, чөнки үзәкне Элемтә министрлыгы оештырган. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үз Твиттерында, татар барыбер доменлы булачак, дип белдерде. Кирәк икән, ICANN оешмасына да хат юллая­чаклар. Бу вәзгыятьне гарәпләрнең проблеманы дөрес аңламавы дип күрсәтәләр. Шул ук вакытта, моны аерым көчләр татар белән гарәп арасында каршылык тудырырга тырыша, дигән фикер дә бар.

ТАТАР – РУСИЯДӘ БЕРЕНЧЕ, ДӨНЬЯДА – СОҢГЫ

Интернетта мөстәкыйль урыныңны булдыру – бәйсезлек яулау кебек. Бу күптәннән дәүләтчелекнең әләме, гербы кебек бер символ буларак сурәтләнә. Мисалга каталоннарны алыйк. Испания эчендә автоном статуска гына ия булсалар да, инде 2005 елдан алар милли доменлы. Аларның үз доменнарына 53643 исем теркәлгән. Хәзерге вакытта Шотландия, Уэльс, Галисия, Басклар Иле гариза тапшырган. Татар болар арасына керә алырмы? Бу да Татарстанның ихтыярына кала.

«.tatar» доменының язмышы уңай хәл ителсә, ул әле киләсе елның ахырына гына кулланылышка тапшырылачак.

Раил Гатауллин, Белем.ру порталы башлыгы:

Домен алу өчен катлаулы процедуралар үтәргә кирәк. ICANN оешмасы күпмедер дәрәҗәдә дөнья белгечләренең, җәмәгатьчелекнең фикерен алып, мониторинг ясаячак. Аннан соң гына кирәкме-юкмы дип карар кылыначак. Аннан соң документлар, индекслау башлана.

«.tatar»га коммерция оешмасы дәгъва белдергәч, димәк, моның белән акча да эшләмәкчеләр. Миңа калса, Татарстан хөкүмәте моңа акча жәлләмәскә тиеш. Татар доменына дөрес пиар эшләнсә, ул беренчел зур суммаларны берничә ел эчендә каплаячак.

Тәбриз Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе урынбасары:

Әгәр без интернетта татар ­сегменты булырга тиеш дип әйтәбез икән, шул дәрәҗәгә күтәрелер өчен безгә татар домены кирәк. Безнең форумда күтәреләчәк төп мәсьәләләр арасында милли интернетның киләчәге дә каралачак. Яшьләр дөнья пәрәвәзендә татар домены күптәннән булырга тиеш дип саный. Без моны, һичшиксез, резолюциягә дә кертәчәкбез.

Булат Сруров, Интертат.ру электрон газетасы директоры:

Ай-ти республика дип алга барабыз. Хәзер барысы да каталоннарны үрнәк итеп сөйли. Ни өчен без һаман доменсыз? Казанның меңьеллыгы булды. Ни өчен 2005 елларда ук ала алмадык икән? Инде соңга калып барабыз.

Данил Сәфәров, Матбугат.ру дайджесты башлыгы:

Коммерция ягыннан, практик яктан әһәмияте булыр дип уйламыйм. Мин аны кирәк түгел димим. Теоретик яктан ул зарури әйбер. Әмма барысы да аңа барып тоташмый. Доменны фундамент дип атыйлар. Юк, бу форма гына. Татарның интернетта фундаменты – сыйфатлы сайтлар. Игътибарыбызны, хөкүмәттәге миллионлаган сумнарны шуңа юнәлтергә кирәк. Аннан соң «.tatar» исеме матур яңгыраса да, бик отышлы түгел. Бигрәк тә гади кулланучылар өчен 2-3 хәрефтән торган домен куллану кулайрак.

Илнар Фәттахов, Татарстан­ Мәгъ­­лүматлаштыру һәм элемтә ми­нистрлыгының бүлек җитәк­чесе:

Согуд Гарәбстаны 100дән артык доменга каршы төшкән. Ләкин аларның дәлилләре аермачык түгел. «.tatar» доменына гариза бирүне безнең министрлыктан тыш, татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясе, сәүдә-сәнәгать палатасы яклап чыкты. Шуңа да гарәпләрнең дәгъвалары бөтенләй нигезсез. ICANN оешмасы кагыйдәләре буенча, кем дә булса каршы төшкән очракта, дәлилләр бәйсез экспертлар тарафыннан тикшерелә. Алар өстәмә ачыклык­лар кертү өчен заявка бирүчеләргә мөрәҗәгать итә. Безгә чыксалар, без җавап табарбыз, мәсьәләне чишәрбез. Мондый хәл булмас, чөнки безнең домен өчен дәгъва кылуыбыз шактый саллы.

Җәүдәт Сөләйманов, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

Татар доменын алу – ул дөньяда милләтне күрсәтү, Татар­станны таныту. Каршы чыгучылар бар икән, мәсәлән, гарәпләр мәсьәләнең асылын аңларга тиеш. Домен белән без татарлыкны, республиканы күрсәтергә телибез. Дошманнар аз булмас, Русия үзе дә бу изге эшне хуплап каршы ала дип әйтмәс идем.

Мин татарның доменлы булуына һәм дәүләтчелегенә ышанам. Ләкин киләсе елда ук булырмы – өздереп әйтә алмыйм. «.tatar»лы булыр өчен финанс ягы да бар. Чыгымнарны, бәлки, татар эшмәкәрләре дә үз өстенә алыр. Татар домен өчен акча җиткерә алырмы? Бу әлегә сорау булып кала.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, этнограф:

Бүген бөтен дөнья интернетта утыра. Әгәр милләтнең анда үзенең югары дәрәҗәдәге урыны юк икән, димәк, бу милләт әле җитлекмәгән булып чыга. Доменны алырга була, әмма без еш кына эчтәлек турында да онытабыз. Әгәр анда гуманитар өлкәне, аерым алганда, тарих, социологияне һ.б.ларны берләштереп булмый икән, бу үле проект була. Интеллектуаллар белән эшләргә кирәк. Боларның барысын да бер үзәккә берләштереп эшләргә мөмкин. Татар конгрессы, мисал өчен.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Миңнеханов интернетта татарга бәйсезлек даулармы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии