- 28.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу мыжык карт тагын нинди проблема күтәрә инде, диючеләр буласын белсәм дә, язам әле. Файдасы азлыгына карамастан, кимчелекләргә эче пошканнан мәкалә язучы кыбырсыклар, шөкер, мин генә түгел. Ә инде файдалы эш коэффициентының түбәнлеге абүнәчеләр бик аз булудан һәм тәнкыйди язмаларга игътибарлы булырга тиешле вазифаи затларның тиреләре калын булудан килә. Төп сәбәбе – илдә көчле конструктив оппозиция юклык, әлбәттә...
Сәясәт ягына салуладым, гафу, җәмәгать. Инде төп темага күчим тизрәк. Шушы арада гына безнең җиде кешедән торган төркемебез микроавтобуста бер районның бер авылына, бер һәвәскәр язучының иҗат кичәсенә җилдерде. Чалт аяз кич, яхшы машина, ялт иткән тигез асфальт юл. Тик яңгырлар булмау сәбәпле саргайган иген басулары гына күңелне бимазалап юл буе озата барды...
Иҗат кичәсе бик җылы фонда, өч сәгать дәвамында булып, төнге сәгать 11дә генә «Туган тел»не җырлап тәмамланды. Шәп узган бит, серлелек япмасы ябып, районын, авылын, язучының исемен атамау гына сәер, дисәгез, җавабым әзер. Кешеләр бик үпкәчелгә әверелде хәзер, җитәкчеләр бигрәк тә. Аңлатам: баргач, әлеге авылда бер танышны очраттым бит әй. «Теге вакытта оешмаңа аяк киемен салмый кергән өчен сүгеп чыгардың», – дип бәйләнде генә бит. Егерме еллап вакыт узып киткән югыйсә, атасын үтергәнмен диярсең, үпкәсен онытмаган. Ул арада эчтән генә, менә ни өчен күпчелек түрәләр халык белән очрашудан тайчыналар; пенсиягә чыккач җәмәгать эшләрендә дә катнашмыйлар, дип, үземчә нәтиҗә дә ясап куйдым. Әйтеләчәк вәзгыять һәркайда диярлек күзәтелә, шуңа күрә исемнәрне атамадым. Әлеге очрашуда катнашканнар болай да белә бит. Әйтеләчәк тәнкыйтем дә шактый төбәкләргә кагылганын күпләр аңлар, әгәр укысалар.
Инде язганымча, яхшы узды иҗат кичәсе. Сценарий да әйбәт иде. Ул район үзәгеннән килгәннәрнең һәм авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Тик никтер иң авырткан мәсьәлә – телебезнең бүгенге хәленә, татар халкының киләчәгенә кагылышлы фикерләргә генә вакыт җитмәде. Язучының туганнары, күршеләре, классташлары килгән иде анда. Чәчәкләр дә мулдан бирелде, мактаулар, рәхмәтләр дә искиткеч күп яуды. Язучы үзе дә авылдашларына карата эчкерсез рәхмәтләрен кызганмады, әлбәттә.
Инде хәзер эчемне бик нык пошырган вәзгыятькә тукталыйм. Кыскасы, бу җирлек өчен гаять мөһим мәдәни чарага авыл халкының бик аз килгәнен күреп, язучы каршында гаебем булмаса да үземне бик уңайсыз тойдым. Шуңа күрә исемен атап, аның күңелен төшерәсем килмәде. Югыйсә, шушы авылда туып-үсеп, КФУда югары белем алган, мәгариф өлкәсенең өске катламын яулаган, КПСС органнарында эш күрсәткән шәхес. Берүк вакытта, күз нурларын түгеп, шушы төбәкнең тарихын өйрәнеп китап та чыгарган, шигырьләре тупланган өч китап авторы да бит әле. Сәхнәдә яңгыраган моңлы җырлары, шул исәптән бу авылга атап язылганы гына да ни тора.
Кайда монда, халык белән даими эшләргә бурычлы җирле үзидарә, аның рәисе, депутатлары, җәмәгать оешмалары, терәлеп торган дүрт авылның укытучылары, аларның укучылары? Турысын әйткәнгә гафу итегез, бу авыл кешеләре, миңа бер дә ошамады сезнең битарафлыгыгыз, үз эчегезгә бикләнеп яшәвегез. Сезне данлап, яшьләрегезгә үрнәк булып яшәүче, иҗади бәгырьле авылдашыгызга карата мондый мөнәсәбәтегез бер кысага да сыймый. Кызганыч, урыслардагы «Нет пророка в своем Отечестве» дигән гыйбарәгә туры килә бу кыланыш. Бәлки бу очракта Тукайның «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!» дигән сыкраулы сүзен куллану дөресрәктер...
Мондый битарафлыкны үз җилкәмдә шактый татуым сәбәпледер, авыр кабул иттем бу ваемсызлыкны. Моннан ике елга якын элек республикада үткәрелгән әдәби бәйгедә «Җәмнихан балкышы»дигән повестем кызыксындыру премиясенә лаек булган иде. Анда үз эшенә фанатларча бирелгән клуб мөдиренең авыл җирлеге рәисе ярдәмендә ирешкән казанышлары, соңрак дәүләткүләм проблемаларны кузгатканы өчен үтерелүе тасвирлана. Повесть уңай бәясен алды алуын, әмма беркайда да басылмады. Укучылар конференциясе уздыру кирәклеген аңлаучылар да әлегә күренми. Аңарчы ун ел элек басылган «Чал ветеринар кыйссалары» дигән китабым да шундый ук язмышка тарыган иде.
Дөрес, бу чараның бик югары дәрәҗәдә үтүе турында югарыга хисаплар бирелер, сайтларга фотолар да куелыр. Әмма халкыбызда талантлы ул-кызларына карата туган битарафлык чире генә, диагноз куелмаса, үз вакытында дәваланмас. Менә шулардан килеп чыга да инде мәкаләнең башына куелган «Без ник шундый» дигән сорау. Җавапны җәмәгатьчелек белән күмәкләшеп таба алсак кына уңай якка үзгәрә алырбыз, бәлки...
Татарстанның атказанган ветеринария табибы
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии