АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Кадерле укучыларыбыз! Безнең иң популяр сәхифәләребезнең берсе – сезнең белән турыдан туры аралашырга, гозерләрегезне, газетабызга карата киңәш-тәкъдимнәрегезне тыңларга мөмкинлек биргән «Алло, «Безнең гәҗит» тә узган елга үзенә күрә нәтиҗәләр ясый. Шушы чорда һәр чәршәмбе саен уза торган өч сәгатьлек «турыдан туры элемтә сеанслары» дәвамында меңгә якын шалтырату кабул ителде. Аларның күбесенә газета битләрендә җавап яздык, телдән генә, шалтыратучыларның үзләренә дә шәхсән аңлатып бирдек. Безгә шундый ышаныч белдергәнегез өчен мең рәхмәт! Җаваплар проблемаларыгызны чишәргә ярдәм иткәндер, дигән өметтә калабыз. Алга таба да шулай бергә булыйк, бер-беребезгә көчебездән килгәнчә ярдәм итик.

Ә 2016нчы елда соңгы аралашуыбыз вакытында менә шундый сораулар булды.

АВТОБУС КИЛЕП ҖИТМИ

Моннан берничә ел элек Можайский урамыннан Киров районының травматология бүлегенә кадәр 22нче маршрут автобус җибәргәннәр иде. Аңа без, шул тирәдә яшәүчеләр, бик нык шатландык, еш та йөри башлады. Тик кыш көне уңайсызрак эшлиләр: соңгы тукталышка җиткәнче автобустан кешеләрне төшереп калдыралар да, буш килеш, яңа пассажирларны утыртмыйча гына әйләнеп килеп, юлның икенче ягында туктыйлар. Ә ул якта кар күп җыелган була, чистартмыйлар. Ягъни, автобуска утырыр өчен безгә теге якка ашык-пошык чыгып, юл кырыена трактор эттереп калдырган көртләргә менеп басарга кирәк. Монда бит инде травмпунктка килүчеләр дә, инвалидлар да бар – алар ничек газаплана, шуны уйлаучы юкмы? Автобусның туктаганы туры килмәсә, мин, таякка таянып, 46нчы маршрутка бер тукталыш җәяү барам еш кына.

Фидания ЯРУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Казанның транспорт комитетында аңлатуларынча, алар шәһәрдәге барлык маршрут автобусларын да ГЛОНАСС системасы аша күзәтә ала. Шулай итеп, җәмәгать транспортының нинди урамнардан йөрүен, кайда тукталышлар ясаганын комитетта күрәләр. Һәм автобус йөртүче пассажирлар ташу кагыйдәсен боза икән, аңа кисәтү ясала. Шикаятьләрне комитет исеменә kt.kazan@tatar.ru электрон почтасы яисә (843) 292-04-17 телефоны буенча җибәреп була. Ә тукталышларны кардан чистарту өчен Киров һәм Мәскәү районы хакимияте җаваплы.

УРАМДА КАРАҢГЫ

Без Хәйруллин урамы башында торабыз, кырый йорт. Берничә ай элек урамга ут тоташтырганнар иде – әз генә яктыртты да ул, хәзер юк. Аны Балтачтан килгән бригада ясады. Ниндидер гарантия бар диләр үзләре, ләкин килеп төзәтүче юк. Караңгы, күңелсез, куркыныч…

Зөлфия ГӘРӘЕВА,

Питрәч районы, Шәле авылы

Шәле җирле үзидарә башлыгы Илшат ӘХМӘТҖАНОВ җавабы:

«Ул урында, чыннан да, 4 яктырткыч куелган, әмма алар эшләми, чөнки фотоэлементлары янып чыккан. Бөтен авырлык шунда ки – фотоэлементлар килешү буенча гарантиягә керми, һәм җиһазларны китергән фирма аларны үз хисабына гына алыштыра ала. Гомумән, яктырткычларның 3 еллык гарантиясе бар һәм без бу мәсьәләнең чишелешен эзлибез. Авыл буенча барлыгы 17 шундый бракланган яктырткыч бар иде, тора-бара унлабында яңа фотоэлемент куелды. Баганалар «Сетевая компания» балансында тора, минем аларга кагылырга вәкаләтләрем юк».

ФОРСАТТАН ФАЙДАЛАНЫП…

Декабрь-гыйнвар айларында бик күп татар язучылары, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәре билгеләп үтелә. Шуларның берсе – Айдар Хәлимнеке 1нче гыйнварга туры килә. Ул минем Мөхәммәт Мәһдиевтан соң иң хөрмәт иткән язучым! Газета аша аны чын күңелемнән туган көне белән котлыйсым килә.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРЕВ,

Казан шәһәре

Бәйрәм яллары уңаеннан укучыларыбыз белән чираттагы аралашуыбыз чәршәмбе, 11нче гыйнвар көнне, 10-13 сәгать аралыгына билгеләнгән. Сорау-фикерләрегезне көтеп калабыз. Редакция телефоны: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии