Кыш бабай күпме торасың?

Кыш бабай күпме торасың?

Кыш бабайга ышанмаган бала бармы икән ул? Кечкенә чакта без аңа хатлар язабыз, ниндидер бүләкләр сорыйбыз, теләкләр телибез. Кыш бабайны күреп калу өчен Яңа ел төнендә йокламый ятуыгызны хәтерлисезме? Ә «ялгыш» кына йокыга китеп, күрми калгач кәеф кырылулар… Хәзер исә бар да башкача. Замана балалары Кыш бабайны кайчан күрәселәре килә, әти-әниләре шул сәгатькә чакырта. Дус кызым Раиләнең 4 яшьлек сеңлесе Кыш бабайны хәтта ике тапкыр чакырткан! Беренчесе 29 декабрьгә, туган көненә, икенче тапкыр исә Яңа елга, 31енә. Шулай итеп алар өенә бүләк өләшүче быел ике тапкыр килеп китәчәк.

Казанда, шулай ук Татарстанның зур шәһәр, районнарында Яңа ел киченә Кыш бабайны чакыру хәзер экзотика түгел. « һәм Кар кызы сезне Яңа ел белән котлый» дигән игъланнар декабрь урталарыннан соң һәр подъезда күренә башлый. Интернетта да сезнең Яңа ел кичегезне «бизәргә» теләүчеләр шактый. Мин дә Кыш бабайны өйгә чакырту күпмегә төшүен белешергә булдым. Яңа елда котларга теләүче һәм Кар кызлары моның кадәр күптер дип күз алдыма да китермәгән идем. Котлау программалары да төрледән-төрле.

Беренче номерны җыям. Трубканы егет кеше алды.

– Исәнмесез, мин игълан буенча шалтырата идем. 30нчы һәм 31нче декабрь киченә Кыш бабай чакыртасыбыз килә. Бәяләрен әйтә алмассызмы икән?

– 30 декабрьгә – 2 мең, ә икенче көннең киченә – 2 мең 700 сум. Программага шигырь сөйләү, табышмаклар әйтү, чыршы тирәли җырлап әйләнү керә. Бу якынча 15-20 минут булачак.

Икенче номерга шалтыраткач озак алмыйча тордылар. Күрәсең Кыш бабай белән Кар кызының инде урак өсте башланган. Монысының котлау программасы 3-4 мең тора булып чыкты. Әгәр дә сабын куыгы белән тагын программаны төрләндерергә уйласагыз, 6 меңегезне чыгарып салырга туры киләчәк. Әле бала-чагам булмаса да, яшь әни роленә кереп, администратор туташтан Кыш бабай һәм Кар кызыннан кала башка әкият геройларын чакыру мөмкинлеге бармы-юкмы икәнен дә сораштым. Чөнки игъланда «Үзегез теләгән әкият героен да кунакка чакыра аласыз» диелгән иде. Тиен яисә керпене чакырырга уйлаган идем, кызганыч, бу оешмада бары Убырлы карчык, Пират ише геройлар гына булып чыкты. Трубканы куйганда туташ: «Әгәр дә безне чакырырга уйласагыз, ашыга күрегез! 31 декабрь киченә 4тән 6га кадәр генә буш вакытыбыз калды. Калган сәгатьләргә чакыручылар инде бар», – диде.

Хуш, урыс телендә шигырь сөйләүче Кыш бабай белән Кар кызлары шактый булды. Ә Казанда татарча белүче Кыш бабай бармы икән соң? Бер уңайдан шуны да тикшереп карарга булдым. Татарча сөйләшүче Кыш бабайны эзләп, интернетта шактый кызынып утырдым. Мин шалтыраткан оешмаларның икесендә генә татарча белүче актерлар бар булып чыкты. Беренче оешмада татар Кыш бабае оныгы белән сезгә 25-30 минутка килеп китәргә әзер. Бу хезмәт 4 мең сум тора. Ә инде Кыш бабай белән Кар кызы гына аз дип санасагыз, әлеге дә баягы сабын куыгыннан шоу да карый аласыз. Монысы – 7 мең сум. Башка әкият геройларын чакырта аламмы дигәч, татарча белүче куяннар, төлкеләр, тиеннәрнең Казанда «яшәмәве» ачыкланды.

Икенче оешмада программа якынча бер сәгатьлек икән. Бәясенә килгәндә, кичке 9 сәгатькә кадәр – 3 мең, 9дан соң – 4 мең сум.

– Бәйрәм көе уйный башлагач Кыш бабай өйгә керә. Көй язылган тасманы без, әлбәттә, алдан ук өй хуҗаларына бирәбез. Аннары балалар белән танышу була. Кыш бабай белән Кар кызы шигырьләр сөйләтә, чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнә, аннан Кыш бабай үзе биеп күрсәтә, балалар белән уеннар уйный. Программа ахырында исә чыршы утларын кабызу була, – дип программа белән таныштырды икенче администратор. Җырлары гына урыс телендә икән. Нишләп алай дип сораган идем: «Татарча Яңа ел җырлары бармыни ул?» дигән җавап ишеттем…

Интернетта тагын бер кызыклы игъланга тап булдым. Яңа ел кичәләрен оештыручы бер оешма, бәйрәмне онытылмаслык итеп оештыру өчен, әллә ничә төрле хезмәт күрсәтергә әзер. Әгәр дә сез, хезмәттәшләрегез белән Яңа ел бәйрәмен уздырырга уйлап һәм корпоратив оештырасыз икән, бу кичәгә 15-20 мең сумга гына Кыш бабай белән Кар кызын чакырырга була. Әгәр дә 31е көнне өегездәге бәйрәмне шул рәвешле ямьләндерергә теләсәгез, 25 мең сум түләргә туры киләчәк. Төне буе Кыш бабай белән буласыгыз килсә, бу тагын да кыйммәтрәк – 60 мең сум тора. Шулай ук видеога, фотога төшәргә, җыр-биюләргә заказ бирергә, һәр бәйрәм киче өчен аерым сценарий төзетергә мөмкин. Бу оешмада мине җәлеп иткән нәрсә бәяләр түгел, ә башка нәрсә булды. «Бары тик» 15-30 меңгә сез Кыш бабайны өегез тәрәзәсе янына чакырта аласыз. Әкияттә Санта Клаус морҗадан төшсә, бу оешма Кыш бабайлары тәрәзәдән керә ала, җәмәгать! Ә 25-50 мең сумыгызны түләсәгез, Кыш бабай сезнең янга дельтапланда киләчәк!

Татарстанда тагын бер кызыклы проект эшләп килә. Арча районы Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясе ясадылар. Декабрьнең уртасыннан, гыйнварның 20ләренә кадәр Кыш бабай янына барып, аның өен, ничек яшәвен күреп кайтырга була. Әгәр дә үз машинагыз белән барасыз икән, Кыш бабай янына керү билеты балаларга 750, ә олыларга 1500 сум тора. Шулай ук Казаннан Кырлайга автобус та йөри. Бу очракта билет бәясе бермә-бер арта.

Яңа ел кичегезне Кыш бабай һәм Кар кызы белән үткәрү-үткәрмәү сезнең эш. Матди мөмкинлеге булган кеше баласына онытылмаслык Яңа ел киче бүләк итә ала, билгеле. Кемдәдер андый мөмкинлек юк икән, гаилә башлыгын Кыш бабай итеп киендереп тә бүләк өләшеп була. Иң мөһиме бала күңелендә Кыш бабайга, могҗизага ышану булсын!

Лилия ЛОКМАНОВА

Комментарии