«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ПРОГРАММА НИК ҮЗГӘРДЕ?

«Безнең гәҗит»не мин беренче чыккан көненнән бирле алдырам. Шуны гына сорыйсым килә: элек программада «Домашний» каналы да була иде. Соңгы атналарда «Домашний» программасы юк. Ни өчен чыкмый башлады икән?

Тәнзилә САБИРОВА

Казан шәһәре

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: «Шаян ТВ» телеканалы ачылгач, аның программасын урнаштырырга булдык. Әмма программа битен тагын да арттырып булмый бит инде. Кайбер урыс каналларын алырга туры килде. «Домашний» шул кыскартуга эләкте. Киләчәктә татар телле телеканалларны гына калдырып, программа битен киметергә хыялланабыз. Чөнки хәзер телеканаллар бихисап, телетапшырулары аерым челтәр белән урнаштырыла, вакытлары билгеле, аларны гәҗиттән карап эзләп утыручылар күп түгелдер. Ә бушаган урынга журналистларыбыз һәм укучыларыбыз кызыклы язмалар тәкъдим итәрләр иде. Шуңа күрә бу нисбәттән фикерләрегезне җыябыз.

БЕЛҮЧЕЛӘР ЮКМЫ?

Иремнең уникеилле эчәгендә шеш барлыгы ачыкланды. Газета укучылар арасында бәлки белүче бардыр. Алоэ суы белән ясаган төнәтмә яман шешкә каршы булышамы икән? Кемнәрдер, алоэ суын, киресенчә, яман шешне үстерә, диде. Кемнәрдер исә, булыша, ди. Икеләнеп калдык та, бу төнәтмәнең икенче партиясен ясаргамы, юкмы дип уйлыйбыз. Алоэ төнәтмәсе эчеп, яман шештән терелгән кешеләр булса, редакциягә шалтыратсын иде.

Зөлфирә ГАББАЗОВА

Алабуга шәһәре

СӨТ САТУЧЫ КҮРМӘДЕМ

Тукай районы ярминкәсенә барган идем. Ул Чаллыда уза. Бәяләр карарга, кем ни сата, шуны күреп кайтырга теләдем. Сатучылар күп иде. Эре терлек һәм тавык ите, бәрәңге, кабак, бал, көньяк җиләк-җимешләре белән бөтен прилавкалар тулган. Ит – 330 сум, суган – 25, бәрәңге – 15 сум… Әмма шәхси хуҗалыктан һәм фермерлардан сөт юк иде бу ярминкәдә. Ә бит бу ковид авыруын җиңү өчен күп итеп сөт эчәргә кирәк, дип укыган идем. Сөт күп авыруларга дәва. Күрше авылда Чернобыльдәге шартлау вакытында беренче «удар»ны үзенә алган кеше яшәгән иде. Ул бик озак яшәде, ә иптәшләре берәм-берәм үлеп барды. «Син әле һаман исәнмени?» – дигән аңа танышы. «Әйе, мин сөт эчәм бит. Көнгә өч литр сөт эчеп бетерәм. Шуңа озак яшимдер», – дигән. Тукай районы фермерлары ярминкәдә сөт тә сатмаслык булгач, алар кая киткән соң? Минем үземә сөт кирәкми, кәҗәм кечкенә сыер чаклы сөт бирә. Ләкин шәһәр халкы сөенә-сөенә алыр иде ул сөтне. Тавык йомыркасы сатучы да юк. Ярый инде, шунысы сөенечле: ипекәй күп, пешкән әйберләр, камыр ризыклары… Эх, шушы ярминкәдә бер чиләк йомырка, бер өч йөз шешә сөт һәм эремчек-каймак сатып утыручы бер авыл апасы булса! Ничек күңелле булыр иде. Әмма шәхси хуҗалыктагы сыерлар әкренләп бетеп бара шул…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АЧ, ЯТИМ, БӘХЕТСЕЗ БАЛАЧАК

Тыйнак кына, җыйнак кына итеп авылыбызда өлкәннәр көнен билгеләп үттек. 30нчы сентябрь көнне күчтәнәч-пакетлар тараттылар, 1нче октябрьдә исә клубта концерт карадык. Картлар өчен машиналар йөреп торды. Рәхмәт җирлек башлыгыбызга. Ел да шулай күңелләребезне күтәрә. «Бер-ике генә сүз әйтмәссеңме?» – дип, бәйрәмдә миңа да сүз бирделәр. Әйтер сүзләр барыбызда да бар инде ул. Шунда сөйләгәннәрне, озын булса да, сезгә дә шалтыратып әйтим дидем.

«Мин туганда әтием Салман дигән авылда укыта торган булган. Дөньяга сабый тугач, хәбәр биргәннәрдер инде. Әнием әйтә: «Атаң эштән кайткач, озак кына карап торды да: «Галия, кызыбыз бик матур булмас, борын төбендәге чокыры тирән – куян иренле булыр. Матур булмаса да, исән һәм бәхетле булсын», – диде», – ди. Бер яшькә кадәр пар канат астында бәхетле булып үскәнмен. Миңа бер яшь булганда төнлә килеп әтиемне кара машинага утыртып алып киткәннәр. Әниемә ун бала һәм «халык дошманы хатыны» дигән исем генә калган. Безгә дә «шайтаннан туган шайтан балалары», – дип әйтәләр иде. Олы апалар, абыйлар таралып бетеп, без әни янында дүртәү калганбыз. Дүртебез дә укыйбыз, хәреф танырга кирәк бит. Апа-абыйлар мәктәпкә үзләре җыена, әни мине җыендыра. Минем кулыма кияргә бияләем, өстемә бишмәтем юк, аягыма да бәйләгән оектан башка бер нәрсәм булмады. Безнең өйдә бер шәл бар. Әни шуны башымнан яба да, күкрәк-аркаларымны томалап, артка бәйләп куя. Беләгемә букчамны тагып, кулларымны шәл астына тыга. «Бар балам, чап! Чабып барсаң, туңмассың!», – дип, капкадан озатып кала. Бер көнне дәрес барганда абыем класс ишеген шакыды да: «Апа, сеңлем чыгып керсен әле?» – диде. «Мә, сеңел, өстеңә киеп кайтырга әйбер төшердем, ялангач чыкма, катып үләсең», – ди. Мин ул китергән киемне тотып та карамадым, кая элгәнемне генә чамаладым да, дәрескә кереп киттем. Дәрестән чыктык. Ике класстан 32шәр бала… Өстемә алып кидем. Матур гына куртка. «Берәрсе кайткандыр, бүләк итеп алып кайткандыр», – дип, шатландым. Балалар киенеп бетерделәр. Бер малай йөри: «Минем куртканы кайсыгыз киде?» – ди. Кесәсендә Ленин башы бар иде, ди. Карасам, Ленин башы минем кесәдә. Салып бирдем куртканы, миңа дигән кием ул булмаган икән – озын гына бер бишмәт булган минеке. Үзе дә, җиңнәре дә идәннән. Әни аны мин кайтуга күршеләргә кертеп бирде. Ул күрше Габделхак абыйның хайваннар караганда кия торган телогрейкасы булган икән.

Үткән көннәр үтте инде алар

Күңелләрдә генә калачак.

Сагыштан моң тулы күзләрем,

Ач, ятим, бәхетсез балачак.

Томан артларында калды

Балачаклар, үткәннәр,

Әле үтәлеп бетмәде

Хыялларда йөрткәннәр…

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА

Спас районы, Янбакты авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии