Рәхмәт, абый!

Тормыш сикәлтәләрен узганда, әти-әни киңәшләре гомер буена озата бара икән. Еш кына әниемнең теләкләре күңелемдә яңара. «Кызым, үз балаларыңа гына түгел, кеше балаларына да изгелек телә! Изгелекнең чиге юк аның, ул бар кешегә дә җитә!»

Әти-әниемнең шушы теләкләре кабул булып, абыема күчкәндер, ахры. Югыйсә, күңелдәге изгелеге бар җиһанга җитәрлек булмас иде.

«Хөрмәтле, Гомәр Хашимович! Мәктәпнең уңышлары өчен бөтен көчегезне куеп, вакытыгызны кызганмыйча, бирелеп эшләвегез өчен, безнең мәктәпкә җитәкче булып килгән көннән үк, иң элек үзегез үрнәк булып, яшь кенә булуыгызга карамастан бербөтен коллектив туплый алуыгыз өчен, тәҗрибәле картлар бирердәй акыллы киңәшләрегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт!

Тормышта туган төрле бәхәсләрне үзегезгә авырлык китереп булса да, аерым кешеләрне кыен хәлдә калдырмыйча, гадел хәл итә алдыгыз. Ә иң әһәмиятлесе – коллективны һәм балаларны усаллык белән түгел, үзегезгә карата хөрмәт белән яраттыра алдыгыз! Сезнең елмаюлы ачык йөзегез, тырышлыгыгыз, гадел була белүегез, акыллылыгыз безгә һәрчак үрнәк була».

Ихтирам белән Туембаш сигезьеллык мәктәбе. 1987нче ел, 15нче май.

Әлеге котлауны мин үземнең кадерләп саклана торган альбомым эченә салып куйганмын, чөнки анда минем абыема карата никадәр хөрмәт ярату аңлашыла.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетында укып югары белемле укытучы булуга, абыйны – 25 яшьлек егетне шушы мәктәптә директор итеп билгелиләр. Эшенең беренче көненнән үк аның тынгысыз хезмәт юлы башлана: тырышлыгы, намуслы хезмәте бүгенгәчә озата килә. 1991нче елда Мясной Борда эзтабарлар төркеме оеша. Шуннан бирле абыем үз укучылары белән юлда. Алар 200гә якын билгесез солдатның кем булуын ачыклыйлар. Барысы турында да җыеп сөйли торган бер очрак: 2004нче елда районда үткәрелгән «Алтын йөрәкле кеше» конкурсы җиңүчесе булса, 2005нче елда абыемның исеме «Русиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелде. Ел саен Фәнис Яруллин, Раниф Шәрипов, Әсгать абый Галимҗанов янында булып, укучылар күңеленә изгелек орлыклары чәчәргә тырышты.

Безне – өч бөртек туганны – әти-әни бер-беребезнең кадерен белергә, дөньялыкта яшәү дәверендә бергә елап, бергә көләргә өйрәтеп үстерделәр. Пар канатлы тату гаиләдә матур яшәп, туган йортыбызны калдырып, үз тормышларыбызны коргач, бәхетебез кителде. Бер-берсен ярты сүздән аңлаган, гомер буе бер-берсен санлап, олылап яшәгән әти-әниләребез бер-бер артлы дөнья куйдылар. Аларның – изге, кадерле кешеләребезнең – дөньядан китүләре иң авыр көннәр булып гомеребез буена озата барыр кебек иде. Шул көннәрдә без – өч туган – бер-беребезгә ничек кирәкле, кадерле кешеләр булуыбызны аңладык. Апам Фәридә белән мин Гомәр абыебыз тирәсенә тагын да ныграк елыша төштек. Үзебез икешәр балалы әниләр булсак та, юатучы, әти-әни җылысын бирүче абыебызның барлыгына сөенеп туя алмадык.

Куырылганда кара кайгылардан

Чын юаныч таба белүче,

Дөнья корган тирән сагышлардан

Булдың, абый, саклап килүче!

Бу язмамда абыема әти-әнидән күчкән тирән акыллылык, кешеләргә карата хөрмәт, үз эшеңә намуслы караш, җаваплылык булуы турында әйтмичә калсам, әти-әниебезнең рухлары тыныч булмас иде. Әтиебез Һашим, әниебез Фатыйма, гомерләре буе авылыбыз халкына тугрылыклы сәүдә хезмәте күрсәтеп, хезмәт итеп, гаделлекләре белән һәрчак үрнәк итеп куелдылар. Апам белән икебез дә шушындый ук һөнәрне сайлап эшләдек.

Абыйның Олыяз урта мәктәбендә эшли башлаганына да 20 елдан артык вакыт үткән. Бөтен барлыгын, белемен, сәләтен биреп эшләгән бу елларга һәйкәл булып, абый үзе дә белем алган, йөзләрчә балаларны олы тормыш юлына чыгарып җибәргән мәктәп белән янәшә яңа ике катлы мәһабәт белем йорты калкып чыкты. Яңа мәктәп ишекләрен киң ачып, үзенең балаларын каршылый. Мәктәп төзелешенә зур өлеш керткән, үзенең дә өч баласы бу мәктәпне алтын, көмеш медальләргә тәмамлаган колхоз рәисе Газинур Хәбибрахмановка бик рәхмәтле! Яңа мәктәп Газинур Хәбибрахманов исемен йөртә.

Абыем! Эшләгән изгелекләрең бик күпләрнең күңелләрендә урын алыр. Халык әйткәнчә: бар нәрсә дә бер үлчәмдә үлчәнмидер. Кемлегеңне халык белер, халык сизәр!

Абый! Бу язма өчен син минем башымнан сыйпап, рәхмәт әйтмәячәксең. (Гомер буена аерым игътибарны яратмадың.) Мин аны белсәм дә, синең яхшылыгың, күңелеңнең изгелеге турындагы тойгыларны үземнең генә йөрәгемдә саклап йөримдер сыман булды. Синең кемлегеңне белсәләр дә, тагын бик күпләргә җиткерәсем килде. Абый, ачуланма, рәхмәт сиңа! Алдагы тормышың зур уңышлар белән хәвеф-хәтәрсез булсын! Яшәү дәртең сүнмәсен, тырышлык нәтиҗәләрен күреп яшәргә насыйп булсын! Сүз уңаеннан барлык укытучылар коллективына авыр хезмәтләрендә уңышлар телим, һәрбер баладан сөенечле хәбәрләр генә килеп торсын! Һәрбер бала тормышта үз урынын тапсын, һәрбер бала игелекле булсын! Сезнең күңел шуны гына тели белә бит, хөрмәтле укытучылар!

Фәйрүзә ХАҖИЕВА,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Комментарии