Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТӘКЪДИМЕМ БАР

21нче апрель – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне иде. Минем туган ягым, Кама Тамагы районы Балтач авылы үзенең авыл советы рәисе, җирле үзидарә җитәкчесе Имаметдин абый улы Динар Мөхәммәдуллиннан бик уңды. Авылдашлар гел мактап тора үзен. Зиратны гел каратып тора, су белән проблемалар чыкса, шундук тиешле кешеләрне чакырта. Безнең якта гел юл проблемасы булды, аны да гел карата, дип мактыйлар. Әле менә зур эш тә башлаганнар: сугышта һәлак булганнарга яңа обелиск ачасылар икән. Искесенә исән кайтып үлгәннәрнең исемнәрен язасылар. «Безнең гәҗит»не читтә яшәүче авылдашларым да укый, сугыштан исән-сау кайтып, тыныч чакта үлгән туганнары турында мәгълүмат җибәрсәләр иде.

Икенчедән, тагын бер фикерем бар. Күптән түгел газета битләрендә Павел Шмаков турында язма чыкты. Мине Фәрит Нигамедзиновның нәрсә эшләгәне шаккаттырмады, ә менә бу сүзләре истә калды: «Павел Шмаковны элегрәк мактадым, хөрмәт тә итә идем. 21нче мартта миңа шалтыратып, дәресегезне кыскартам дигәч, фикерем үзгәрде». Шул юлларны укыганда Рәдиф Гаташның «Ирләр булыйк» дигән шигырен искә төшердем. Без мәктәптә хатын-кызлар артык күп, ирләр кирәк, дибез. Менә уйлап карадым да, үзенең дәресен кыскартканга да фикерен үзгәртә торган ир урынына хатын-кыз укытучыларны эшкә алыр идем дигән фикергә килдем.

Наилә ВИЛЬДАНОВА,

Чаллы шәһәре

ФАЙДАЛАРЫ ТИМИ

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның авыруы турында «Безнең гәҗит»тә дә яздылар, «Атна вакыйгалары»ннан да укып белдек. Безнең Татарстанда телевизор белән радиодан гел акча теләнеп яталар, җомга көнне «Манзара» тапшыруында гел хәер сорашып кына утыралар. Мин үзем гади генә кеше булсам да, оялып куям. 450шәр мең сум алган депутатлар, миллиардерлар ничек гарьләнми икән? Нигә мохтаҗларга бюджеттан акча каралмый? «Татарлар» тапшыруын карасаң, төрле милләтләр Татарстанга рәхмәт яудыра. Мәчет салганда ярдәм иттегез, сезнең ярдәмнән башка яши алмыйбыз, дип торалар. Ә үзебезнекеләргә хәер сорашырга гына кала. Биргәнне кем яратмый инде – шуңа Татарстанны мактыйлар. Республикада нинди генә чаралар үткәрмиләр, анысына акча бар. Кызганыч, тик хәзер күпләр ипотека түли, авылларда үзара салым җыялар. Юлларны ремонтлау, утларны карау – барысы да халык өстендә. Көн саен әйбер хакы артып тора, кибеткә керерлек түгел бит. Ә телевизордан тыңлап торсаң, барысы да ал да гөл. Алай түгел шул! Газ кермәгән авыллар да юк түгел, утын ягып яшәп яткан пенсионерлар да бар бит. Хәзер сайлау җитә, ә хөрмәтлеләребез ничек тә тагын сайланып калырга икән дип документлар тапшыра. Аларның барысын да алыштырасы бар инде. Берсенең дә халыкка файдасы юк.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

БУ ТАРИХНЫ ОНЫТМАСЫННАР

Рамазан аенда бер изге кеше турында язасым килә. 1995нче елда Тукай районы Сәет авылында бик матур мәчет ачылды. Мин һәм «Якты юл» газетасы редакторы Д.Х.Вәгыйзов мәчет ачу тантанасы турында язарга бардык. Аңа кадәр газета аша акча җыю, акча сорау – берсе дә калмады, тик мәчет төзелешенә акча җыелмады. Шул вакытта без изге күңелле Миңлехарис исемле абый белән таныштык. Мәчетне Сабантуйга кадәр ачасыбыз килде, тик акча җитмәде. Шул чакта Миңлехарис абый бик матур кара төстәге лачыны – «Жигули»ен сатты. Шул акчага мәчет төзелде, Аллаһы йорты ачылды. Бу авылда бик күп бай кешеләр яши. Шуларның берсе – Васил Шәйхрәзиев. Мин Миңлехарис абыйның бу батырлыгы турында бик күп газеталарга яздым һәм безне Мәскәүнең «НТВ» каналына телевидениегә чакырдылар. Әлбәттә, мин бармадым, ә бабай түбәтәен киеп, экранга чыгып, сорауларга җавап биреп утырды. Ул вакытта Миңлехарис абый Чаллы шәһәренең милли паркында урманчы вазыйфасын башкара иде. Мәчет гасырлар буе тора, аның тарихы бар. Менә бу изге күңелле кешенең дә тарихы онытылмасын. Гадел җанлы кеше турында сөйләгәннәрем Рамазан аенда аңа бер дога булып ирешсен иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ЯЗУЧЫЛАРГА ЭШ БАР

13нче апрельдә күренекле шагыйрь Рәшит Гәрәйгә 90 яшь тулды. Ул үз вакытында тиешле бәясен алып җитешмәгән дияргә мөмкин. Аның туган авылы Малтабарда авыл мулласы Җәүдәт хәзрәт очрашу үткәрде. Ветераннар советыннан берничә кешене чакырган иде. Рәшит Гәрәй шигырьләрен яттан беләм дип мактана алмыйм, чөнки үз вакытында аны күтәрмәделәр. Бу очрашуда Җәүдәт хәзрәт аның музее белән таныштырды, аннары концерт күрсәттеләр. Мәктәп яшендәге балалар, яшьләр Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган җырларны башкарды. «Кыр казы» дигән бик матур җыр бар, монысы да Рәшит аганың сүзләренә язылган икән. Уйлавымча, бу җыр авылның гимнына әйләнгән. Рәшит Гәрәйнең бала һәм яшь чагын да искә төшерделәр. Әтисе сугышка алынгач, аның әнисе дүрт бала белән берүзе авылда кала. Ачлык, ятимлек – менә шундый авыр тормышны күреп үскән шагыйрь ул. Әйтәсе килгәнем шул: безнең татар драматурглары бар. Менә бу авылга килеп, Рәшит Гәрәйнең тормышын өйрәнеп, берәр язма әзерләсәләр, ул сәхнәдән төшмәс иде, мөгаен. Күз яшьләре белән искә алып сөйләгән әлеге хатирәләр китапта уелып калырга тиеш дип уйлыйм.

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә районы

БЕРӘҮ – ТУЕП, БЕРӘҮ – ТУЛЫП

Санкцияләрнең зыяны юк дәрәҗәдә, дип әйтергә ярата Русия Федерациясе җитәкчеләре. Чынлыкта исә ашамлык һәм дару бәяләре көннән-көн чүпрә салган кебек күперә бара. Халыкның алган кредитлары, коммуналь хезмәт түләүләре, бурычлары миллиард сумнардан исәпләнә. Шул ук вакытта кирәкмәгән чыгымнарның күләме дә арта бара. Санкцияләр түрәләргә сизелми ул, чөнки аларның хезмәт хакын гади халыкның пенсиясе белән чагыштыру мөмкин түгел. Берәү – туеп, берәү тулып сикерә, диләр. Вәзгыять шушы әйтемне сыйфатлый түгелме соң?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии