Гөберле бака кыйссасы

Гөберле бака кыйссасы

Узган гасырның илленче еллары. 6нчы сыйныфта укып йөргән чак. Гаиләбез ишле. Сәндерәдә эссе булгач, идәнгә төшеп яттым. Урын алмашкангамы – йокы керми. Дөм караңгы, шомлы. Мич астында тараканнар гына кыштырдый. Шул арада идәндә шап-шоп иткән тавыш килә. Шап-шоп, шап-шоп! Торып, электр утын кабызам. Шушы көннәрдә генә колхоз су электр станциясе корып, авылга Ильич утлары кабызган иде. Күрәм – баздан мәче тишегеннән гөберле бака менгән. Кечкенә чакта бака белән күп уйнаган кеше буларак, чирканмыйча баканы тотып алып, үз юлына – мәче тишегенә ташлыйм.

Бу хакта иртән торган әнигә сөйләгән идем, исе китми генә, базга түгел, болынга төшереп ташларга кирәк булган, базда бакалар күбәеп китте әле, дип куйды. Ә мин идән астындагы 4-5 баканы чиләккә тутырып алып, болынга – Бозау киртәсенә төшереп ташладым. Тик юкка... Җәй айларында базда кабаттан бакалар пәйда булды.

Ул заманнарда йортлар хәзерге шикелле монолит фундаментка утыртылмаган, көздән өй нигезе туфрак белән җылытыла, яз ачыла. Идән асты һава алсын, күгәрмәсен, янәсе.

Әни: «Йөзе каралар, теге бакаларың кайтканнар бит», – ди. Инде нишләргә? «Әйдә кызык итәбез: берсенең тәпиенә тамга салып җибәрәбез. Шул бакалар кире кайтамы, юкмы икәнен белербез», – дибез. Мин тотып торам, әни бака тәпиенә кызыл чүпрәктән чорнау тегә. Шулай итеп без әни белән «эксперимент» ясарга булдык. Мин тагын ул бакаларны чиләккә тутырып, болынга киттем...

Җәйләр үтеп, көзләр, аннары кышлар җитте. Бакалар турында гел оныттык. Шулай да әни идән астына кирәк-яракка төшүендә кабат бакаларга тап була. Бактың исә, теге вакытта без тамгалаган бака кайткан. «Менә, безнең бака, кара әле тәпиенә теккән чүпрәге уңып, таушалып беткән», – ди. «Гөберле бака» операциясе шуның белән төгәлләнде. Мин аларны кабаттан чиләккә тутырып, болынга юнәләм...

Ул болынны Бозау киртәсе дип йөртүнең сәбәбе бар. Анда Түбән очлар һәм без – Шәйхи Маннур урамында яшәүчеләр җәйге чорда бозау арканлый идек. Шуңа да болынның ул урыны Бозау киртәсе дип йөртелә.

Су буенда яшәүчеләр яхшы белә: яз ахыры-җәй башында «бака туе» була иде. Никтер ул «туй» былтыр ишетелмәде. Күке дә бер-ике генә кычкырып алды. Сандугач сайравын да ишетмәдек. Ник икән?

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии