Төркиядә миллилек яшәячәк!

Төркиядә Яңа ел Русиядәге кебек зурдан кубып үтми. Үзләрен югары сыйныф мөселман санаучы дини гаиләләр аны бөтенләй игътибарга алмый. Әмма мин бу бәйрәмгә дини күзлек аша карамыйм. Беренчедән, безнең өчен ул ваемсыз балачакның салават күпере төсләре кебек ямьле, ялтыравыклы, күңелле, тәмле бәйрәме булып кала. Икенчедән, мин Яңа елны христиан дине белән бәйләп карау ялгышыннан үземне азат иттем.

Яңа елны каршылау, чыршы бизәү кебек гадәтләрнең кешелек тарихына Тәңречелек аша кереп калганлыгын яхшы беләм. Хәер, халкы, хәтта христианнар да аны дини бәйрәм итеп күрми. Яңа бер елның башлануы белән котлау, бер-береңә матур теләкләр теләү начармыни? Бигрәк тә балалар өчен эчкерсез, самими бәйрәм бит ул. Ел буе көтеп алынган Чыршы бәйрәмендә һәрберсе үз осталыгын күрсәтергә тырыша, ә Кыш бабай биргән күчтәнәчләрнең чиксез шатлыкка төренгән тәмен берничек аңлатып булмый.

РФның Истанбулдагы генконсуллыгында да Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Ватандашлар чакырылган дисәләр дә, Истанбулда яшәүче татарларны дәшмәгәннәр. Мине исә журналист булганым өчен чакырдылар. Кечерәкләр өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмендә дә балалары юк. Күрәсең, алар татарларны «ватандаш» итеп күрми. Татарстанның Төркиядәге үз вәкиле дә балаларын кайгыртмагач, нигә татарларга игътибар бирсеннәр инде?!

Әйе, җәмәгать, чит илләрдә үсеп килүче кечкенәләребез безнең үз җитәкчеләребезгә дә үги! Ә бит араларында бик талантлы, сәләтле балалар бар, төрле белем олимпиадаларында җиңүче, сәнгать, иҗат бәйгеләрендә беренче урынны алучыларны безнең вәкил танырга да теләми.

Ноябрь аенда Истанбулда Русия ватандашлары балалары өчен яңа мәктәп ачылды, ләкин анда татар балалары укымый. Укучыларның күпчелеген консуллыкта эшләүчеләрнең балалары тәшкил итә. Төркиядә яшәүче татар балалары исә төрек мәктәпләренә йөри. Аларга Мәскәүдән дә, Казаннан да бер китап та бирелгәне юк. Төркиядәге татар балалары ата-анасының шәхси тырышлыгы белән генә татарча белә. Кайбер гаиләләрдә ата-ана татар булуга карамастан, үзара русча аралашканга, бала я төрекчә генә яки туган телен русча дип белеп үсә. Бу балаларга рус һәм курслары, җыр-бию һәм башка иҗат түгәрәкләре оештырылса, милләтебез өчен бик файдалы буын үсәр иде. Күрәсең, татарларның чит илләрдә куәтләнеп китүеннән куркалар. Куркучылары исә – үзебезнең татар җитәкчеләре!!

Хәер, татар балалары өчен тәрбияви әһәмияткә ия булган Габдулла Тукайны искә алу чарасына да кертелми бит безнең балаларыбыз. Моның тәҗрибәсен узган елның апрель аенда Әнкарада Тышкы эшләр министрлыгында оештырылган кичәдә күрдек. Анда бер генә татар баласы да сәхнәгә чыгып, шагыйребез иҗатыннан шигырьләр сөйли алмады. Хәтта ишеккә килүче була калса, аларны бусагадан да уздырмаячакларын әйтте оештыручы. “Тышкы эшләр министрлыгы ярминкә оештырмый, бала-чаганың ни эше бар анда”, – диде алар. вәкиле исә үз ватандашларын якларга теләсә дә, мондый адымга барырга кыюлыгы җитмәде. Әлеге җыенда төп доклад белән чыккан танылган галимебез Надир ага да мәсьәләгә чишелеш кертергә алынмады. “Төркиядә татар балалары татарча бер шигырь дә белми икән”, – дип уйлый күрмәгез. Юк, белә! Алар өчен курслар, мәктәпләр эшләмәсә дә, Тукайны да, Такташны да, Роберт Миңнуллины да, Разил Вәлиевны да һәм башка шагыйрь-әдипләребезне укыйлар, шигырьләрен ятлыйлар, хәтта төрекчәгә дә тәрҗемә итәләр. Татар вәкиллеге ул балаларны ничаклы татарлыктан суытырга, аларны күпме читкә этәрергә, күрмәмешкә тырышса да, елганың агышын үргә борып булмаган кебек, миллилекне яшәтүдән туктата алмый.

Кызым Татарстан-Яңа гасыр телевидениесен карап утырганда: “Әнием, нигә Татарстан дәүләте безгә дә Чыршы бәйрәме ясамый? Без бит Татарстан ватандашы!” – дип сорап куйды. Нәрсә дип җавап бирим соң балама? Татарстан дәүләтенең андый мөмкинлеге юк, дипме? Ләкин акыллы кызым аңа ышанмас шул, белә бит ул Татарстанның Төркиядә вәкиллеге булганын, аның зур залы барлыгын, Татарстанның Төркиягә елына миллион тонна нефть, нефтехимия продукциясе сатканын. Белә бит ул Татарстан вәкиллегенең “BMW”, “Хонда”, “Мерседес” машиналы кабарык корсакларны ифтарда ашатырга, таныш-белешнең китапларын нәшер итәргә, дус-ишләрне аэропорттан каршылап, Төркиядә кунак итәргә, затлы рестораннарга алып барырга, якыннарының Төркиядә укучы балаларының проблемаларын хәл итәргә һәм башкалар өчен акча тапканын…

Кызымның Яңа елга җавапсыз калган сораулар белән керүен теләмим. Шуңа күрә Татарстан дәүләт җитәкчеләренә хат яздым әле, сабыемның соравына алар җавап бирсен…

Рушания АЛТАЙ,

Төркия, Истанбул шәһәре.

Комментарии