«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КӨНЕ-ТӨНЕ ЭШЛӘДЕК

22нче декабрь – энергетиклар көне. Мин үзем 25 ел шул өлкәдә эшләдем – Хуҗамәт подстанциясендә кизү торучы электромонтер булып хезмәт куйдым. Эшебез бик авыр иде. Хәзер генә бик алга китте ул: читтән торып кына эшлиләр, аварияләр булмый диярлек. Ә безнең вакытта кәрәзле телефоннар да, рацияләр дә юк. Диспетчер аша гына аралашабыз, барысын да кул белән эшлибез. Колхоз-совхозларның гөрләп эшләп торган чагы, подстанциягә басым бик зур, шуңа күрә гел авария була иде. Авария булуга чыгып чабасың: тиз арада утлы итәргә кирәк бит. Көне-төне эшләдек. Пенсиягә чыккач кына әзрәк ял итә, йокы туйдыра алдык. Шөкер, бәйрәмнәрдә онытып бетермиләр, кәефне күреп торалар. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан бүләк тә бирәләр, «Балкыш» санаториена барып дәваланып кайту мөмкинлеге дә тудыралар. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне чын күңелдән үзебезнең бәйрәм белән котлыйм!

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ПЕНСИЯМНЕ «АРТТЫРДЫЛАР»!

Сезнең белән шатлыгымны уртаклашыйм дип шалтыратам. Мин 7185 сум 57 тиен пенсия алам. Шуңа 2 сум 27 тиен федераль өстәмә түләү җибәргәннәр, рәхмәт яугырлары! Кая куярга белми аптырыйм хәзер ул акчаны. Берсендә килгән иде инде ул миңа, аннары юл акчасыннан тотып калганнар иде. Монысын тагын нишләтерләр. Шуңа тизрәк сезнең белән уртаклашып калыйм дидем.

Газизә әбиегез,

Балык Бистәсе районы, Татар Казаклары авылы

«БАЛАЛАР КҮБӘЙСӘ… ТӘРӘЗӘНЕ АЧЫП ТОРАЛАР»

Энекәшнең баласы балалар бакчасыннан авырып кайтты. Хатыны да, үзе дә эшләрен калдыра алмыйлар, шуңа баланы карап торырга мин килдем. Бала әйтә: «Без йокларга яткач, тәрбияче апалар тәрәзәне ачтылар, мин юрган астында да туңып яттым», – ди. Хәзер ул бала дарулар эчә, бик кызганам үзен. Нишләп шулай эшли икән ул тәрбиячеләр – аптыраган. Минем, чыннан да, тәрбиячеләрнең: «Балалар күбрәк йөри башласа, әз генә тәрәзәне ачып алабыз – балалар шундук кими», – дигән сүзләрен ишеткәнем бар. Мин үзем бакчада ясле төркемендә эшләгән кеше. Миндә кыш көне грипп вакытларында да 18әр бала йөри иде. Ата-аналар әле хәзер дә «Наилә апа» дип үлеп торалар. Бу яшь тәрбиячеләрне аңлый торган түгел… Шундый хәлләр дә бар, дип белеп торсыннар әле – шуны әйтәсем килде.

Наилә СӘЛӘХИЕВА,

Казан шәһәре

Редакциядән: Наилә апа бу хәлнең кайсы балалар бакчасында булуын да әйткән иде. Ләкин без алар белән элемтәгә чыга алмадык. Шуңа күрә кайсы бакча икәнен атамый гына бирергә булдык.

БЕЛҮЧЕ ЮКМЫ?

Безнең әтиебез тик торганнан сөйләшә алмый башлады. Теле әйләнми, селәгәе күп ага. Табибларга да бик күп йөрдек, берсе бер диагноз куя алмый. Халык дәвачылары турында күп язасыз. Әтинең авыруын белә торган берәр кеше булмас микән?

Тимерҗан ХӘКИМОВ исеменнән кызы шалтыратты,

Ютазы районы, Урыссу бистәсе

Белүчеләр булса, 9нчы гыйнварда иртәнге 10нан 13:00 сәгатькә кадәр редакция телефонына шалтыратып әйтүегезне сорыйбыз.

ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ ЧАКЫРСАЛАР, ЯЗМЫШНЫ СӨЙЛӘР ИДЕМ

«ТНВ» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» дигән тапшыру бара. Үзе бик матур, бик гыйбрәтле ул. Алдан ук гафу үтенәм, ләкин тапшыруның исеме җисеменә туры килми шикелле. Язмыш булгач, анда әче язмышлырак кешеләр кирәк бит инде. Андыйлар күп бит бездә: сугышны күргәннәр, авыр хезмәттә эшләгәннәр, инвалидлар. Без әтидән 4 бала ятим калдык. Мин әтине күрмәдем дә, ул фронтка киткәч туганмын, әти дип әйтә дә алмадым. Менә ул язмыш булды безнең. Әгәр мине чакырсалар, мин аларга ул язмышны сөйләп күрсәтер идем. Китап язарлык ул безнең замандагы язмышлар. Бер мин генә түгел, безнең шикеллеләр күп ул. Безнең авылда дүрт бала белән калган тагын бер апа бар иде. Кечкенә кызы белән бер класста укыдык. Юклык заманында үстек, үсеп җиттек, кияүгә киттек. Ул кыз гомер буе фермада эшләде, дүрт малай тапты. Кечкенә малаена 4 яшь булганда ире үлеп китте. Шул дүрт баласын бер үзе аякка бастырды, укытты, өйләндерде. Менә язмыш нинди була ул.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

***

Кадерле укучыларыбыз! Бу – быелның соңгы кайнар элемтәсе иде. Турыдан-туры элемтәнең чираттагысы 9нчы гыйнварда гадәттәгечә иртәнге 10нан 13:00 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Әгәр сорау биреп тә, аңа җавап тапмаган булсагыз – борчылмагыз. Димәк, ул сорауларга җавап эзләнә. Ел бетте дип кенә биргән сорауларыгызны бетереп ташламыйбыз, аларны җавап алгач бастырырбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии