Мөхәммәтгаяз мулла нәселе

Мөхәммәтгаяз мулла нәселе

Минем кайнатам Мөхәммәтгаяз исемле иде. Ул мин килгәнче бер ел элек бакыйлыкка күчкән булган. Ул вакытта дингә кагылышлы нәрсәләр кирәкми иде бит, шуңа күрә аның язмышы белән кызыксынмадык. Китаплары өйдәге шүрлектә катлап-катлап өелгән иде. «Иске төрек язуларыннан үзе күчереп язган китаплар», – дип сөйләгән иде кайнанам. Аның Указы бездә саклана. Анда исә болай дип язылган: «Центральное Духовное Управление Мусульман России». Дано сие Центральным Духовным Управлением Мусульман России гр. дер. Ятмас-Дусаевой Мамадышского кантона АТССР Мөхәммәтгаязу Абдулгазымову в том, что он был подвергнут в присуств. Оренбург Мохаммадан Дух. Собрания испытанию знании правил шариата, утвержден в звании имама вышеозначенной мечети…

22 июня 1925г. г.Уфа»

Әткәй Мамадыш кантоны Ишки авылының мулла кызы Шәмсеәнвәриягә өйләнеп (ул 1939нчы елны үлә), дүрт ул тәрбияләп үстерәләр: Мөхәммәт (1921), ул сугышта һәлак була, Хәмит (1925), Сәгыйть (1927), Әхмәт (1931). Барысы да югары белемле физика-математика укытучылары булып эшләделәр. Газимов Әхмәт Гаязович – атказанган укытучы, 10нчы классны районда беренче булып алтын медальгә ул тәмамлаган.

1936нчы елны Мөхәммәтгаязны бик кагалар, дингә каршы еллар була бит. Өеннән куып чыгаралар, алар бәләкәй генә мунчада яшәргә мәҗбүр була. Олы абыйлары Хәмит шул мунчага Фәүзия килендәшне килен итеп төшерә. Бу вакытта Мөхәммәтгаязны Ташкентка 3 елга сөргенгә сөрәләр. Ул чорларны кичкән олырак апаларның сөйләгәне бар: «Әхмәтне урамдагы бүкәнгә бастырып: «Мин мулла малае түгел, колхозчы малае», – дип кычкырталар иде».

Мөхәмәмтгаязның ике сеңлесе дә була. Сәгъдебану абыстай Яке авылында яшәгән, Долшәтбану Кыерлы авылында үлгәнче абыстай булып тора.

Мөхәммәтгаяз хәзрәт авылыбызда бик хөрмәтле кеше булып яшәгән. 1956нчы елны аны бөтен авыл белән елый-елый озатканнар. Ул балаларына да дини тәрбия бирә алган. Ирем Әхмәт күп догалар белә, гарәпчә укый иде. Хәмит абый сугыштан кайткач, Таҗикстанда яшәде, балаларга математика укытты, догалар өйрәткән. Аның биш кызы бар, барысы да медиклар. Уртанчы абый Башкортстанда яшәп, шулай ук балалар укытты.

Хәзер Газимовлар нәселен безнең малайлар: Илшат белән Илдус дәвам итә. Ләкин бер әйберне белмим – Мөхәммәтгаяз мулла шушы авылныкы булдымы, әллә берәр яктан килде микән?

Маһруза ГАЗИМОВА,

 Мамадыш районы, Шәдче авылы

Фотода Габделгазим улы Мөхәммәтгаяз белән Имаметдин кызы Шәмсеәнвәрия

Комментарии