Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

УЯУ БУЛЫЙК

Русия җитәкчеләре Татарстанның мөстәкыйльлеген юк итәргә бар көчен куя. Шуңа күрә безгә дә уяулыкны югалтырга ярамый. Бу елның апрель аенда узачак халык санын исәпкә алуда татарларны берничә төркемгә бүлеп, милләттәшләребезнең санын киметүне күздә тоталар. Шунлыктан инструкторлар, хисапчылар татар җанлы милләттәшләребезнең булуы бик зарур. Халык санын алу вакытында үзебезнең татар икәнлегебезне онытмыйк! Г.Тукай шигырендәге сүзләрне истә тотыйк: «Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын».

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

РӨХСӘТ БУЛМАСА

Үткән елны сезнең газетада үлгән кешеләрне яруга кагылышы язма басылган иде. Шул битне җыеп алып куйган идем, хәзер таба алмыйм. Үзеңнең рөхсәтең булмаса, ярмыйлар да бугай. Кыскача гына яза алмассызмы?

Мәсхүдә апагыз,

Азнакай районы

РЕДАКЦИЯДӘН: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының законнарында чагылган кайбер таләпләрне язып үтик. 70тән 75 яшь арасында үлгән кешенең туганнары тарафыннан баш табиб исеменә гариза язылса яки кеше үз кулы белән, үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, аны нотариуста раслатып, амбулатор картасына керттереп калдырган булса, аны ярмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Хәтта яшьләр дә үзләре үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, махсус бланкта гариза яза ала. Ул кешенең нинди чир белән авырганын участок табибы белеп торганга күрә, үлем турындагы белешмәне дә шул табиб язып бирә. Өендә үлсә, участок инспекторы да килеп карый. Андый кешене беркем дә мәҗбүри ярдырмый. 75 яшьне узгач, үлемнең сәбәбе картлык саналганга, ярылмый.

ХӘЛЕ НИЧЕК?

Тәне пешкән Тәлгать Каюмовның хәле ничек икән? Күп булмаса да, аз гына ярдәм кулы да суздым. Алга китеш бармы икән, шуны беләсе иде.

Илдус абыегыз,

Түбән Кама шәһәре

Тәлгатьнең хәлләрен сорап, аның әнисе Фәнзия ханым Каюмова белән элемтәгә кердек. Ул болай дип җавап бирде:

– Сүземне рәхмәт әйтүдән башлыйм әле. Безгә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Безнең өчен догада булган, улым терелсен, дип теләгән һәркемгә Аллаһ озын гомер бирсен. Сез булмасагыз, мин улыма берничек тә ярдәм итә алмый идем. Тәлгать үзе дә зур рәхмәтләрен җиткерә. Бүген алга китеш сизелә инде. Менә кичә генә Тәлгать кул тырнакларын үзе кисте. Шуңа сөенеп туя алмыйм. Яралары да әкренләп төзәлеп килә. Больницада ятканда үлем турында уйлап йөргән егет бүген, Аллаһка шөкер, шаярта, көлә, сөйләшә, үзе ашый. Барысы да яхшы. Тагын бер-ике айдан аягына басар дип өметләнәбез. Елдан артык больницада ятып дөньядан тәмам ваз кичкән иде бит ул, хәзер өмет чаткысы бар инде. Кичә дусты кереп, телефонын рәтләп чыгып китте. Дус-ишләре гел шалтыратып хәлләрен белеп торалар. Һәрберегезгә тагын бер кат бик зур рәхмәт.

ЯРАТЫП КАРЫЙБЫЗ

Узган атнада, «Җәвит Кәмит»кә күп кеше каршы чыккан иде. Әйтәсе килгән сүзебез шул: теләмәгән кеше карамасын. Бик күңелле тапшыру, яратып карыйбыз, яңа чыгарылышын көтеп торабыз.

Арчалылар

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии