Яшьләргә бер нәсыйхәт

Без үткән гасырда коммунизм төзү турында хыялланып һәм шуңа омтылып яшәдек. Совет кешесе өчен мораль кодекс ориентир булды. Төп нигезе шулай калса да, бүген илебез белән, халык белән идарә итү структуралары башкачарак кебек. Кешеләребезгә теләп яшәү өчен шактый мөмкинлекләр, ирек бирелә. Өстән кушып кына капитализм да, коммунизм да һәм башкасын да төзеп булмыйдыр ул. 
Комфортта яшәү өчен үзеңә дә кыймылдарга, телефоныңны куеп, диваннан торырга кирәктер. Мин шулай итәм дә. Әле менә савытымны тотып, чишмәгә бардым. И-и, ул чишмә суы белән кайнаткан чәйләр тәмле бит. Иртән суга барганда әйләнә-тирәне күзәтеп барам. Аралары ике метр булган бер агачтан икенчесенә үрмәкүч пәрәвезе күзгә чалына. Җирдән биеклеге дә 1,5-2 метр чамасы. Менә бит җан иясе ничек яшәргә тырыша. Көн саен яңа җәтмә үрә үрмәкүч. Аның тормышы шундый. Чебен-черкиләр белән туклана. Үрмәкүчкә ашамлыкны берәү дә әзерләп, тотып бирми. 
Ә кешенең яшәве әхлаклы булырга тиеш. Җәмгыятьтә, кешеләр белән аралашып, бергәләп яшибез чөнки. Билгеле, илнең тотрыклы үсеше өчен бик күп әйбер кирәк. Безнең илебездә буыннар бәйләнеше бүгенгә кадәр әле көчле булды дип әйтәсе килә. Әйтик, үткән гасырда кеше гаиләдә туып үсте, әби-бабай, әти-әни тәрбиясе алды. Өлкәннәр, җитлегү чорына керү белән, балаларын өйләндерергә, кияүгә бирергә тырыштылар. Бүген бу мәсьәлә үз агымына куелган кебек. Эшкә кергәндә күп җирдә хәзер контракт төзиләр. Ә гаилә төзегәндә нигә килешү төземәскә? Яшьләр гаилә килешүе төзүгә ничек карый? Бәлки, очраклы аерылышулар кимер иде. Бүгенге яшьләребез өчен законлы гаилә төзеп яшәү нәрсә ул? Бала тудырып, аны тәрбияләүне максат итеп куялармы? Гаилә өчен, баласының бүген яшәве өчен җаваплылык тоялармы? Вакытларын, акчаларын жәлләмиләрме? Билгеле, матур яшәүче гаиләләр дә күп. Ә кайсылары күбрәк? Яшьләргә теләкләрем дә бар иде.
Шатлыгың күзләрдә чагылсын!
Яшьлегең атына атланып чапканда
Тезгенең булсын имин вөҗданың.
Юньсезләргә бакма, саулыгыңны сакла,
Юлыңда очрар гомерлек сөйгәнең.
Яшьлек атыңның көче тиз бетәр,
Кереп чумганда виртуаль тормышка.
Вейп, тәмәке, алкоголь, наркота –
Әкрен үлем ул реаль тормышта.
Гаилә кыйммәтләре торса үзәктә,
Ярату хисләрең булыр йөрәктә.
Бәхетең табарсың тормыш юлыңда
Таян акылыңа, ышан Аллаһка.
Мәхәббәт – бәрәкәт, аңлаган кешегә,
Сөю хисләрең җитсен гомергә.
Килеп йөрсеннәр дусларың өеңә,
Сөенеп яшәсен улларың, кызларың.
Әти-әниеңне ихтирам иткәндә,
Чәчәк атканда бакча гөлләрең,
Җимеш биргәндә синең агачың
Бәхет сибелә бар табигатькә.
Ә яшәүнең сере изге китапта!
Кеше гомере «чак»ларга бүленә,
Бөтен әйбергә вакыт бирелә,
Балачак, үсмерчак, яшьчак...
Һәм, әлбәттә, картлык та киләчәк.
Һичкайчан сүнмәсен хисләрең,
Шатлыгың күзләрдә чагылсын,
Җиребез нур алып балкысын!
Очрашып сөйләшсен кешеләр,
Кавышсын яраткан йөрәкләр.
 

Рафаэль ЗАРИПОВ,
Мөслим районы, Тегермәнлек авылы

Комментарии