Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР

«Безнең гәҗит»нең 5нче июль санында Илфат Фәйзрахмановның «Почта вакытлы матбугатны үтерә» (№26, 2023 ел) дигән язмасын укыгач, бик кызганыч булып китте. Шундый җаваплы, мактаулы эшне ничек бетерергә белмиләр. Нигә аңа депутатлар, хөкүмәт игътибар итми икән? Авыл халкы өчен бик кирәкле хезмәт бит ул. Инде райпо, военкомат – барысы да чит шәһәрләргә китеп беттеләр. Аларга барам дисәң, ничә чакрым юл үтәргә кирәк. Мин үзем дә ат белән почта ташыдым. Авылга алып кайтып өләшә идем. Ул вакытта газета-журналлар дисеңме, хат яки посылкалармы – бик күп киләләр иде. Һәр авылда почта бүлекчәсе булды – бернинди уңайсызлыклар тумады. Мөслимнән икешәр ат белән почта ташыйлар иде. Аларның акчасы ул вакытта да аз иде инде, ләкин болай мыскыл итмиләр иде. Дәүләт бу эшкә мөнәсәбәтен үзгәртсен, барысын да җайга салсын иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

НИЧЕК ТАБАРГА?

Рабит Батулла тәрҗемәсендәге татарча Коръәнне кайсы кибетләрдән сатып алырга мөмкин икән? Аңлаешлы телдәге урысча тәрҗемәсе кайларда сатыла? 

Бер апа,

Казан шәһәре

Әлеге сорауны Татарстан Диния нәзарәтенә юлладык һәм мондый җавап алдык:

– Рабит Батулла тәрҗемәсе турында берни әйтә алмыйбыз, чөнки ул безнең басма түгел. Китапханәләрдә булырга мөмкин. Нәзарәтнең урыс һәм татарча мәгънәви тәрҗемәләре сатуда бар. «Хозур» нәшрияты кибетендә дә (Париж коммунасы ур., 6), сайтында да. Белешмә өчен +79600727463 номерына шалтыратырга мөмкин.

Интернет мәгълүматларына күз салсак, Рабит Батулланың «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре» китабы интернет китап кибетләрендә бар. «Бәрәкәт», «Озон» сайтлары аша да аны сатып алырга мөмкин. 

РӘХМӘТЕМ ЧИКСЕЗ

Соң булса да, уң булсын. 25нче июньдә әбиемне югалттым. Аның белән 57 ел бергә бәхетле гомер кичердек. 2012нче елның июлендә инсульт кичергән иде, шуннан соң тернәкләнә алмады. Иске Карамалы авылы җирлегендә участок фельдшеры бар. Шунда эшләүче шәфкать туташы Зифа Әбузаровнага һәм безгә ярдәм күрсәткән коллективка зур рәхмәт әйтәсем килә. Районнан атнасына ике тапкыр килеп, әбием турында кайгыртып торган табиб Рамил Әзһәровчика олы рәхмәтләрем. Шушы коллективта эшләп чыккан үземнең күршем, шәфкать туташына бик рәхмәт. Ул әбием турында 2012нче елдан бүгенгәчә кайгыртып торды. Озатырга килгән, ярдәм кулы сузган авылдашларыма, дус-туганнарга – барысына рәхмәт! 

Шушы урында бер сорау да бирми кала алмыйм: авыл советы рәисе мәрхүмне җирләргә килергә тиешме? Ник алар кешене сайлап кына киләләр? Якын арада авылдан өч мәет чыкты, авыл җирлеге башлыгы шуның берсен озатырга килде, икесенә юк. Без гади колхозчылар булгач, шулай итәләрме икән?.. 

Рифкать НӘБИЕВ,

Мөслим районы, Күбәк авылы

Әлеге сорау бер Рифкать абыйны гына борчымый, узган атнада Теләче районының Айдар авылыннан да шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать белән шалтыраттылар. Укучыларыбызны борчыган әлеге темага күләмле язма әзерлибез, ул газетаның киләсе саннарында басылачак.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп 

Комментарии