Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Кешегә ни чаклы начар булса, аларга шул чаклы яхшырак

«Безнең гәҗит»нең 17нче санында (5нче май, 2021нче ел) «Социаль батыру бүлеге…» дигән язма басылган иде. Анда Кама Тамагы районындагы социаль яклау бүлеге эшчәнлегенең кимчелекләре турында бәян ителгән. Мин әллә безнең Зәйдә генә микән андый хәл дигән идем. Ялгышканмын. Димәк бөтен Татарстанда да шулайдыр инде. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тиешле ярдәмнәрне төрле сылтаулар табып, түләми калалар. Ул акчалар кая китә икән соң? Чыккан җиренә кире кайта торгандыр инде. Анда урыны табыладыр…

Җылылык өчен миңа субсидия каралган иде. Малаең дөрес документ тапшырмады дип, шул субсидияне түләмәделәр. Тагын ике таныш карчыкка түләнмәгәнен беләм ул субсидияләрнең. Күп кеше: «Әйдә, чукынсын шунда!» – ди дә, артыннан йөрми, белешми, сорамый. Ә боларга шул гына кирәк тә. «Социаль яклау» сүзен бөтенләй аңламый кебек алар. Кешегә ни чаклы начар булса, аларга шул чаклы яхшырак.

Дөрес, мин Әхәт Сабиров кебек тиз генә кул селтәп китмәдем, бүлек хезмәткәрләре, җитәкчелеге белән 3-4 ай дәвамында «хат алыштым». Ахыр чиктә җитәкчесе ни дип җавап бирергә белми башлады. Чиле-пешле җаваплар килде. Нәтиҗәсе генә булмады. Шуннан чыгып әйтеп була инде: социаль яклау бүлекләрендә, дөрестән дә, оятсызлар эшли, дип.

Саҗидә САФИНА,

Зәй шәһәре

Бушап калган йорт та ярар иде…

Мин Питрәч районының Кәвәл авылында яшим. 1962нче елда шушы ук авылда туганмын. Мәктәптән соң, армия сафларында хезмәт иттем. Аннан 2016нчы елга чаклы тормыш юлым Казан шәһәрендә үтте. Төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде: алдан милициядә 5 ел, аннан Казан шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында, соңыннан Казандагы хәрби частьта. Анысы таралгач, 1994нче елга чаклы балалар колониясендә.

Шул елларда эш белән бергә Казан индустриаль-педагогика техникумында укып, диплом алдым. 54нче төзелеш училищесында технолог, җитештерү белемен бирү мастеры булып та эшләдем, төрле объектларда сакта да торырга туры килде… Соңгы эш урыным торак-коммуналь идарә компаниясе булды. Анда штатка кереп түгел, ә килешү нигезендә генә хезмәт куйдым. Шунда эшләп йөргән вакытта, 2013нче елда бәхетсезлек очрагына тарыдым. Ике аягымны да нык кына пешердем. Алган җәрәхәтләр төзәлмичә интектерде. Электән җыелып килгән чирләр нәтиҗәсендә катлауланды, диде табиблар. Ә элеккеге чирләр, имгәнүләр шактый иде шул. 2007нче елда җиңел машина белән Камаз астында калдык. Ул вакытта аяк-кулларның, бөтен гәүдәнең сынмаган җире калмаган иде. Башның яртысы ярык. Шул һәлакәттә беренче хатынымны һәм 16 яшьлек улымны югалттым…

Күрәмсең, шул юл һәлакәте вакытындагы имгәнүләр нәтиҗәсендә дә, аякларым пешүдән төзәлә алмады. Алдан бармак башларын кистеләр. Соңыннан табанны, аннан тагын югарырак… Ике ел дәвамында дүрт тапкыр операция ясап, туракладылар аякларны. Хәзер сул аягым тез астыннан юк, ә уңының ярты табаны киселгән.

Менә шул хәлдә 2016нчы елда туган нигезгә кайтып егылдым. Без үскән йорт апам исемендә. Әлегә шунда яшим. Гап-гади авыл өе ул, 32 квадрат метр мәйданлы гына. Шул кечкенә йортта апам ире белән һәм мин – коляскалы, 2нче группа инвалид. Бер почмакта җан асрыйм инде шунда. Урамга чыгарга да бик кыен, баскычтан төшәргә кирәк, җайсыз. Кечкенә генә үз өем булса, керү-чыгу юлларын үземчә җайлап, шунда яшәр идем дип хыялланам. Шул үтенеч белән Питрәч районы хакимиятенә, прокуратурасына мөрәҗәгать иттем. Мине дөрестән дә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип, чиратка куйдылар. Тик һаман торак кына күренми. Миңа шәһәрдә, район үзәгендә күп катлы йорттагы кыйммәтле фатир да кирәкми. Хәзер авылларда кешесез калган йортлар күп бит. Якын тирәдә шундый бер кечерәк йортны алып бирергә булышсалар да, яхшы булыр иде.

Николай КОРНАШОВ,

Питрәч районы, Кәвәл авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Николай Корнашовның үтенече белән Питрәч районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Питрәч муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллин җавабыннан аңлашылганча, дөрестән дә, Николай Корнашов торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар чиратына кертелгән.

– Тик ул гомуми чиратта тора, – ди Рөстәм Вәлиуллин. – Чөнки тапшырылган документлары һәм мөрәҗәгать итүченең халәте аны өстенлекле чиратка куярга мөмкинлек бирми. Ә гомуми чират бик акрын бара. Аның сәбәбе гади: финанс мөмкинлекләр чикле булганлыктан, андый мохтаҗлар өчен фатирлар аз төзелә. Соңгы вакытта Питрәчтә ул эш бөтенләй тукталды диярлек. Инде Николай Корнашовның «берәр авылдан бушап калган йорт булса да ярар иде» дигәненә, шуны гына әйтә алабыз: закон нигезендә андый мөмкинлек каралмаган шул. Без законны бозып, бюджет акчасын ниндидер авылдагы иске йортны сатып алырга тота алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк.

Өстәп тагын шуны искәртеп китү урынлы булыр, Питрәч муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллин сүзләренчә, тапшырылган документларга караганда, Николай Корнашовның хезмәт стажы да бик аз күренә икән. Фатир алырга өстенлекле чиратка басу өчен исә, гражданин турында барлык мәгълүмат та әһәмияткә ия. Шунлыктан, безгә мөрәҗәгать иткән укучыбызга торак шартларын яхшырту максатыннан тапшырылган документларны тагын бер кат барлап, тикшереп чыгарга киңәш итәбез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии