Заяга узмаган гомер

Заяга узмаган гомер

Хөрмәткә һәм данга лаек була,

Саф намуслы хезмәт кешесе.

Җирдә үз урынын таба ала

Йөрәген ул бирсә эш өчен.

12нче гыйнвар көнне Ташкичү төп гомум белем мәктәбендә зур бәйрәм узды. Үзенең 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек олы шәхес – Гарифҗанов Мәсхүт Зариф улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Моннан 60 ел элек Арча районы Мәмсә авылында, Зарифҗан абый һәм Гөлбикә апалар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз сала ул. 1959нчы елның 12нче гыйнвары – Мәсхүт Зариповичның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн. 1974нче елда, кулына өлгергәнлек аттестаты алып, Арча педагогика училищесына юл тота. Арча педучилищесын 1978нче елда тәмамлап, Яңа Кенәр урта мәктәбенә комсомол секретаре итеп эшкә кайткан егет Казан Дәүләт педагогика институтының география факультетында читтән торып укуын дәвам итә. 1980нче елда Совет Армиясе сафларына алынып, ике елдан соң кабат Яңа Кенәр урта мәктәбенә кайткач та бөтен көчен, энергиясен балалар укытуга һәм тәрбия бирүгә куя.

Изображение удалено.1990нчы елдан 2004нче елга кадәр Мәсхүт Зариповичның тормышы һәм эшчәнлеге Ашытбаш урта мәктәбе белән бәйле. Биредә ул география укытучысы, класстан тыш эшләр бүлеге мөдире, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнаша, «Ел Укытучысы–1996» республика конкурсы лауреаты, 1998нче елда «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек була.

2004нче елдан Мәсхүт Зарипович хезмәт юлын үзе укыган Ташкичү урта мәктәбендә дәвам итә. География фәне укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 2018нче елда тырыш хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының Халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мәсхүт Зарипович – бәхетле. Ул бүген үз укучылары, хезмәттәшләре янәшәсендә. Алдагы көннәрдә дә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе коллективының таянычы, ышанычы, маягы булып озак еллар кулга кул тотынып эшләргә насыйп булсын Сезгә!

Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе коллективы

Комментарии