Яхшылыкның чиге юк

Халкыбызның бик мәгънәле әйтеме бар: «Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри». Чыннан да шулай ул.

Уйламаганда, бер мизгел эчендә, ирем Рәсим, егылып, бот башын сындырды. Дөнья беткән кебек булды, чөнки ул бик күп авырулар, операцияләр кичерде. Олыгайган көнендә монысын ничек кичерер инде дип еладым.

Ирем белән бәхетсезлек очрагы булуга, авылда яшәүче кызым Ләлә чабып килде һәм Рафаэль Гыйззәтев, Илдар Ярмөхәммәтов белән район сырхауханәсенә алып та киттеләр, ә аннан тиз генә Казан Республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Миһербанлы табиблар, шәфкать туташлары бөтен көчен куеп тырышты. Операция уңышлы үтте, шөкер. Рәсим аякка басты.

Шул авыр көннәрдә хәлебезне белешеп, исәнлек-саулык теләп шалтыратучылар да бик күп булды. Кешеләрдә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек төшенчәсе бетмәгән икән әле. Чын күңелдән шатландым. Һәрберсенә олы рәхмәт әйтеп, бәла-каза күрмәсеннәр дип телим.

«Безнең гәҗит»нең 19нчы декабрь санындагы «Миңа хәер бирделәр…» мәкаләсен укып, И. Фәйзрахмановның автобуста билет өчен акча таба алмагач нинди авыр хәлдә калуын, ә бер япь-яшь кенә кызның (аңа Аллаһының рәхмәте яусын!) ничек итеп ярдәм кулын сузуын укыгач, күземнән яшьләр килгән иде. Шушы коры, болганчык заманда яшьләрнең нинди олы хисле булулары яшәргә көч бирде, әле яшьләребез арасында да мәрхәмәтлелек орлыклары салынганнары яши икән дип бик нык сөендем.

Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, икенче вакыйга тагын күңелләрне хушландырды.

Йомшак ап-ак кар яуган декабрь иртәсендә ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Чабып чыксам, ике күрше егете: «Фәридә апа, пенсионер укытучыларга Җәмил берәр капчык шикәр комы өләшә, кая куйыйк?», – диләр. Аптырап киттем, күземнән яшь бәреп чыкты, нәрсә әйтергә дә белмәдем. «Күпме акча кирәк?» – дим. «Юк, бушлай, бүләк итеп өләшә!», – диләр. Әй игелекле бала! Сиңа нинди рәхмәтләр әйтергә инде? Ә Җәмил Дәүләт улы Дәүләтшин –безнең авыл егете. Үзе Казан шәһәрендә яши, гаиләсе бар, ул авылда фермерлык белән шөгыльләнә. Безнең Бик-Үти мәктәбен тәмамлаган иде. Без, аның укытучылары, бу олы хөрмәте өчен аңа чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлеге нык булсын, эше гөрләп барсын, гаилә бәхете теләп калабыз.

Җәмил авыл халкын да онытмый, картлар көненә ел саен күчтәнәчләр өләшә, ураза аенда мәҗлес ашы үткәреп, авыз ачтыра, олыларга һәрчак ярдәм итеп тора. Рәхмәт сиңа, Җәмил! Үз яхшылыгың үзеңә меңе белән кайтсын. Яхшылык, игелеклелек җирдә ятмас!

Фәридә ГЫЙЛӘҖЕВА,

Буа районы, Бик-Үти авылы.

Комментарии